Кичә Түбән Каманың Советлар Йортында шәһәр советының утыз икенче сессиясе булып узды, аны шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина җитәкләде.
Көн кадагында төп сорау булып Түбән Кама шәһәренең генераль планын раслау билгеләнде. Аңа кадәр август аенда әлеге генплан "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ тарафыннан тикшерелгән иде.
Түбән Каманың генпланында Дмитриевка һәм Ильинка торак пунктларының яңа чикләрен билгеләү, шулай ук яңа торак пункт - Биклән урманчылыгы бистәсен төзү каралган. Аның мәйданы 17 га тәшкил итә.
Генераль планга үзгәрешләр кертү буенча эшләр башлану федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге яңа чаралар белән дә бәйле. Бу - «Идел» М-7 федераль әһәмиятендәге автомобиль юлын төзү, ТР Кама сәнәгать кластерын үстерү максатларында «Алабуга» предприятиесенең индустриаль паркын урнаштыру, ТАИФ-НК объектларын шәһәр чикләренә кертү һәм Түбән Каманың яңа төзелешләрен исәпкә алып, функциональ зоналарын төзәтү.
Планны тормышка ашыруның ике вакыты эшләнгән:
– беренче чиратта, 2025 елга кадәр генераль планны тормышка ашыру буенча беренчел чаралар билгеләнгән;
- генераль планның барлык төп проект карарлары 2040 елга кадәр планлаштырылган.
Планда торак йортлар һәм социаль объектлар төзү һәм ремонтлау, шәһәр парклары, иҗтимагый корылмалар урнаштыру, транспорт инфраструктурасы, акватория зоналары һәм башкалар каралган. Мәсәлән, беренче чиратта генераль план һәм исәп-хисап срогы буенча 9 150 урынга исәпләнгән 40 балалар бакчасы һәм 22 616 урынга исәпләнгән 24 мәктәп төзү карала. Шулай ук исәпләнгән срокка шугалак, футбол кыры, воркаут өчен мәйданчык, теннис мәйданчыгы булган, тамаша залы 5 000 урынга исәпләнгән спорт объекты төзү тәкъдим ителә. Моннан тыш, уен залы һәм тамаша залы 200 урынга исәпләнгән физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ябык йөзү бассейны, театр, мәдәният үзәге, иҗтимагый үзәк һәм тамаша-күргәзмә комплексы төзү тәкъдим ителә, ә 2030 елга кадәр Түбән Кама ТЭЦ-1не реконструкцияләү планлаштырыла.
Үзгәрешләр депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде. «Бу чыннан да стратегик документ, аның буенча безгә алга таба да эшләргә кирәк», - дип ассызыклады Марина Камелина.