Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль район Советының район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендәге 36 нчы утырышы эшендә катнашты.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Идел буе Цеолитлары» Сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Фәнил Баһаветдинов һәм Татарстан Республикасы Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Артем Абрамов катнашты. Утырышка районның төрле оешмалары, шулай ук Кайбыч районы белән хезмәттәшлек итүче төбәк, республика, федераль ведомстволар вәкилләре чакырылган иде.
Совет утырышында үз чыгышында Фәнил Әһлиуллин илдәге һәм республикадагы гомуми вәзгыять турында кыскача мәгълүмат бирде. Республикада Россия Федерациясенең яңа субъектлары һәм күченеп килергә мәҗбүр булганнарга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Бу эшкә бизнес бергәлеге вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар актив кушылды. Төп икътисади күрсәткечләр буенча республика Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклый. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2023 елда барлык республика программаларын узган ел дәрәҗәсендә дәвам итү турында карар кабул ителде.
Шулай ук министр күчемсез милек хуҗаларының хокукларын яклау мәсьәләсенә дә кагылды. Барлык райондашларның да күчемсез милеккә хокукы Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлмәгән. Әгәр дә хуҗаның теркәлүе юк икән, димәк, ул үз йорты яки җиренең хуҗасы булып тормый. Фәнил Әһлиуллин район администрациясе һәм авыл җирлекләре башлыклары игътибарын БДКМРна юкка чыккан мәгълүматларны кертү эшен көчәйтү зарурлыгына юнәлтте.
Чыгышның ахырында министр район халкына үзара аңлашып яшәве, ил һәм Татарстан җитәкчелегенә ярдәм күрсәтүе, илебез иминлеге хакына тырышып хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде.
Районның 2022 елдагы үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар турында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Аерым алганда, ул волонтерларның мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләре белән эше турында сөйләде. Район башлыгы районның туризмны үстерүдә зур потенциалы булуын һәм тиешле структураларга әлеге юнәлештә актив эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Агросәнәгать комплексы район икътисадының мөһим өлеше булып кала бирә, дип ассызыклады район башлыгы.