2023 елның 30 апреленә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт милкеннән һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 172,89 млн сум тәшкил итте. 2023 елның 30 апреленә Татарстан Республикасы бюджеты алдындагы бюджет йөкләмәсе 31,96% ка үтәлгән.
Республика бюджетына:
милекне арендалаудан - 87,54 млн сум, план 40,7 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан - 27,01 млн сум, план 33,4 % ка үтәлгән;
сервитуттан - 1 млн. сум план 33,3 % ка үтәлгән;
мөлкәт сатудан - 23,81 млн сум, план 79 % ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән - 31,71 млн сум, план 83,5 % ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше - 0,05 млн сум, план 0,1 % ка үтәлгән.
башка керемнәрдән - 0,01 млн сум.