Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев муниципаль милектә булган җир кишәрлекләре һәм мөлкәт өчен аренда түләүләре буенча бурычларны һәм салымнар буенча недоимкаларны киметү мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмәдә катнашты.
Чарада видеоконференцэлемтә режимында ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе һәм республиканың Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) вәкилләре катнашты.
Агымдагы елның 1 маена бурычларның гомуми суммасы 339,78 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 310,55 млн сум – җир участоклары өчен, 29,22 млн сум – мөлкәт өчен.
Киңәшмә барышында Балтач районында җир өчен аренда түләүләре буенча бурычларны киметү буенча алып барылган эш турында хисап тыңланды. 2024 елның 1 маена әлеге районда җир участоклары өчен аренда түләүләре буенча бурыч суммасы 195,9 мең сум тәшкил итә, милекне арендалау буенча бурыч юк. Зур бурычлыларның һәрберсе буенча алып барылган эшенә җентекле анализ ясалды.