Коррупция куркынычы булган функцияләргә контроль һәм күзәтчелек, дәүләт милке белән идарә итү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, шулай ук рөхсәт бирү, теркәү функцияләрен башкару кертелергә мөмкин.
Контроль һәм күзәтчелек функцияләре дигәндә Россия Федерациясе Конституциясендә, федераль конституциячел законнарда, федераль законнарда һәм башка норматив хокукый актларда билгеләнгән гомуми мәҗбүри Тәртип кагыйдәләренең (инспекцияләр, ревизияләр, тикшерүләр) үтәлешен тикшереп тору һәм күзәтчелек итү гамәлләрен гамәлгә ашыру аңлашыла.
Дәүләт мөлкәте белән идарә итү функцияләре дигәндә мөлкәткә карата милекче вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, шул исәптән дәүләт унитар предприятиеләренә, казна предприятиеләренә һәм дәүләт учреждениеләренә тапшырылган мөлкәткә карата, шулай ук ачык акционер җәмгыятьләрнең милектәге акцияләре белән идарә итү аңлашыла.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү функцияләре дигәндә Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма органы, җирле үзидарә органы, бюджеттан тыш дәүләт фонды органы тарафыннан турыдан-туры яисә алар буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре йә башка оешмалар аша түләүсез яисә дәүләт хакимияте органнары тарафыннан җайга салына торган бәяләр буенча, мөрәҗәгать итүчеләрнең гарызнамәләре буенча законда билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә бирелү аңлашыла.
Коррупцион куркыныч функцияләр исемлеген билгеләү күздә тотылган функцияләр белән тыгыз бәйләнгән:
- дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру;
- дәүләт күзәтчелеген һәм контролен гамәлгә ашыру;
- бюджет ассигнованиеләрен, субсидияләрне, шулай ук чикләнгән ресурсларны (квоталар, җир кишәрлекләре һ. б.) бүлү турында карарлар әзерләү һәм кабул итү;
- дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен, башка күчемсез мөлкәт объектларын арендалау шартнамәләрен төзү хокукын бирү;
эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү, аерым эш төрләренә рөхсәтләр бирү һәм башка шундый ук гамәлләр башкару;
- дәүләт экспертизасы үткәрү һәм бәяләмәләр бирү;
- суд органнарында хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау;
мөлкәтне теркәү һәм мөлкәт күрсәткечләре базасын алып бару;
гражданнарга һәм оешмаларга дәүләт хезмәтләре күрсәтү;
-матди-техник ресурсларны саклау һәм бүлү.
Югарыда санап үтелгән исемлек тулы түгел.