Азат Кадыйров: «Теркәлгән хокуклардан башка мөлкәт белән төп операцияләр мөмкин түгел»

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

XIII Петербург халыкара юридик форумында “Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә заманча мәгълүмати технологияләре үсеше” панель дискуссиясе үтте. Биредә Федераль нотариаль палата президенты Константин Корсик, Мәскәү өлкәсенең мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Тихон Фирсов, В.Ф.Яковлев исемендәге Урал дәүләт юридик университетының җир, шәһәр төзелеше һәм экология хокукы кафедрасы җитәкчесе, фәнни эш буенча проректоры Андрей Винницкий һәм башкалар катнашты. Татарстаннан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров чыгыш ясады.

Модератор Алексей Бутовецкий (статс-сәркатип – Росреестр җитәкчесе урынбасары) Татарстан Республикасына Росреестр проектларында актив катнашу һәм җир-мөлкәт комплексы белән идарә итүгә яңа технологияләр иңдерүгә ачыклыгы өчен аерым рәхмәт белдерде.

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Ил күләм пространство белешмәләре системасы (НСПД) бүгенге көндә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң масштаблы һәм алга киткән технологик чишелеш булуын ассызыклады. Система сорауларга тиз арада җавап бирә, кирәкле белешмәләрне оператив тапшыра.

«2021 елда без Татарстанның 3 районын эшләп чыктык: Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч. Бу территория турында тулы мәгълүмат туплаган һәм оператив идарә карарларын кабул итәргә мөмкинлек биргән бердәм система нәтиҗәлелеген раслады. Росреестр командасы, шулай ук федераль Хөкүмәт җитәкчелеге ярдәме белән республика НСПД Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча 4 пилот регионы исәбенә керде (Пермь, Краснодар һәм Иркутск өлкәләре белән беррәттән)», - диде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры.

Пилот кысаларында НСПДга кертү өчен Татарстанның 4 мәгълүмати системасы расланды:

1. Казан шәһәренең комплекслы муниципаль геомәгълүмати системасы;

2. “ТР Экология картасы” ДМС;

3. “ТР Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү” ДМС;

4. Татарстан Республикасы геопорталы.

НСПДга әлеге системалардан 39 кат белешмәләр күчерелде.

“Әлеге эш дәүләт идарәсе өчен генә түгел, барлык икътисади мөнәсәбәт катнашучылары өчен дә фундаменталь әһәмияткә ия. Теркәлгән хокуклардан башка мөлкәт белән төп операцияләр мөмкин түгел, бу – сату, бүләк итү, мираска ия булу, иминиятләштерү”, - дип өстәде министр Азат Кадыйров.

Эш башында Татарстанда 700 мең күчемсез милек объектына карата хокуклар турында белешмәләр юк иде. Хәзерге  көндә шуларның 99% эшкәртелде.

Шулай ук НСПД кысаларында республикада төрле чикләр билгеләү буенча сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде. Аннан тыш, реестр хаталары төзәтелде һәм 60 мең объектка карата чикләр төгәлләштерелде.

Азат Кадыйров әйтүенчә, Татарстанда ясалма интеллект системасы белән актив эш дәвам итә.

Дәүләт хезмәткәрләре өчен махсус рәвештә “ГосПромт” сервисы булдырылды, аны 1500 кеше үз эшендә куллана инде. Беренче нәтиҗәләр дә бар: ИИ куллану хезмәткәрләрнең эш вакытын 8% экономияләргә ярдәм итә, документлар сыйфаты исә 20% артты, чөнки яңадан уку, документларны кире кайтару бетте. Әлбәттә, без бүгенге көндә ясалма интеллектны эшчәнлегебезнең үзенчәлеген аңлату өстендә эшлибез, алга таба ул нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итсен өчен.

ТР буенча 2026 елга максатчан күрсәткеч: һәр Татарстан дәүләт хезмәткәренең 60% бурычлары 40%ка тизрәк һәм сыйфатлырак үтәлергә тиеш. Әлеге инициатива ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды, без аны актив кулланабыз.

Алга таба Министрлыкта үзебезгә максат куйдык – белешмәләрне анализлау, объект чикләрен табу һәм башкалар өчен “ГосПромт” системасын максималь кулланырга. Шул ук вакытта, тискәре нәтиҗәләр булмасын өчен, ИИ белән дөрес идарә итәргә кирәклеген дә исәпкә алабыз”, - дип тәмамлады чыгышын Азат Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International