ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстанның халыкара багланышларына ярдәм итә

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

13-18 майда Казанда РФ һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисади хезмәттәшлек төзү өчен төп федераль мәйданчык булып торган XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы узды.

Быел Форум чараларында 96 ил һәм 82 Россия төбәге вәкилләре булды, эшлекле программада 8,5 мең кунак катнашты. Форум мәйданында 130 килешү һәм меморандум имзаланды, шуларның 75- халыкара һәм 56 – Татарстан Республикасыннан. Төп темалар: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмалары (ИХО) илләре арасындагы хезмәттәшлекне цифрлаштыру, хәләл индустрияне үстерү, Ислам финанслары һәм инвестицияләре, туризм, күчемсез милек өлкәсендәге мөмкинлекләр, икътисад инновацияләре һәм медиаактивлык.

Форум кысаларында 8нче тапкыр Россиядәне иң зур Russia Halal Expo Россия регионнары һәм ИХО илләре арасындагы икътисади һәм фәнни-технологик хезмәттәшлек күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә 12 илдән 54 стенд эшләде.

Быел шулай ук International Property Market күчемсез милек күргәзмәсе узды – әлеге уникаль мәйдан чит ил инвесторлары белән халыкара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгытуга әйди. Экспозиция 1000  кв.м. мәйданда урнашты, биредә 57 компания катнашты, шул исәптән 29 төзүче оешмалар һәм девелоперлар (араларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан һәм Төркия стендлары да булды).

KazanForum 2025 Россиядә хәләл-индустрия үсеше өчен төп мәйданга әверелде. Форумда 3 аккредитация сертификаты (JAKIM, SMIIC, GSO) тапшырылды, Бөтенроссия хәләл индустрия ассоциациясенең беренче утырышы узды, Казахстан, Беларусь һәм Кыргызстан белән хәләл-сертификатларны тану турында меморандум имзаланды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы быел форумда Бахрейн һәм Казахстан делегацияләре белән эшләде.

«Бахрейн делегациясе Казанда беренче тапкыр түгел, быел алар, төп программадан тыш, Россиянең төрле регионнарыннан килгән бизнес вәкилләре белән очрашты, шул исәптән, Татарстаннан. Безнең республика IT-өлкәдә актив үскәнгә, Бахрейн делегатларына нефть, нефть эшкәртү һәм газ тармаклары өчен цифрлы чишелешләр тәкъдим итте. Чит ил кунакларында күчемсез милек һәм техника күргәзмәсе зур кызыксыну уятты, аеруча «КАМАЗ» автомобильләре.

Тулаем алганда, 2022 елдан бирле KazanForum федераль статуска ия булуы чит ил хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгара, катнашучыларның статусын арттыра. Әлеге үсеш ел саен дәвам итәр, ә быел узган беренчел очрашулар, аралашулар килешүләргә һәм контрактларга илтер, дип уйлым”, - дип сөйләде җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шамеев Форум дәвамында Казахстанның сәүдә һәм интеграция вице-министры Асет Нусуповны озата барды һәм Татарстан эшмәкәрләре белән килешүләр имзалауны оештыруда ярдәм итте. Килешү ярдәмендә Татарстанда “Хәләл” сертификатлы Казахстан продуктлары артачак.

16 майда Форум мәйданында Росреестрның “Геопространство хезмәттәшлеге: Россия һәм Ислам дөньясы илләре өчен перспективалар” панель дискуссиясе узды. Биредә Иран һәм Катар илләреннән делегатлар, шулай ук Россия регионнары вәкилләре катнашты. Министрлык һәм ведомство астындагы оешмалардан экспертлар Ил күләм пространство белешмәләре системасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Ил күләм пространство белешмәләре системасы (НСПД) буенча Татарстанда башкарылучы эшләр турында республиканың Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде. «Булдырылган «Земля для стройки», «Земля для туризма», «Земля просто» НСПДның цифрлы системалары процедураларны гадиләштерә һәм гражданнар, бизнес өчен бурычларны хәл итү нәтиҗәлелеген арттыралар. Проектны гамәлгә ашыру Татарстан территорияләрен нәтиҗәле һәм гармонияле үстерүгә ярдәм итә», - дип саны Рөстәм Нигъмәтуллин.

KazanForum 2025, тотрыклы киләчәк юлында дәүләт, бизнес, фән һәм җәмгыять көчләрен берләштерүче мөһим халыкара мәйданга әверелеп, янәдән Россия һәм Ислам дөньясы хезмәттәшлегең хөрмәткә, прагматизмга һәм ышанычка нигезләнүен исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International