Россия ФАС Укыту-методик мәйданында федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәләрдә конкуренцияне үстерү системасы каралды.
Пленар сессиядә бу төп тема булды. Көн кадагына конкуренцияне тулаем үстерү системасы, Ил күләм планын гамәлгә ашыру, преференцияләр бирү, ТКО базары, унитар оешмалар реформасы, бәяләр кую һәм башка сораулар чыгарылды.
Президиумны статс-сәркатиб – ФАС җитәкчесе урынбасары Сергей Пузыревский җитәкләде. Пленар сессия рәисенә ФАС территориаль органнар белән эшләү һәм конкуренцияне үстерү буенча проектларны алып бару Идарәсе җитәкчесе Оксана Кузнецова, Татарстан УФАС җитәкчесе Айрат Шәфигуллин һәм Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кушылдылар.
Пленар өлеш барышында тәкъдим ителгән докладлар бик күп актуаль сорауларга кагылышлы иде. Шулай, монополиягә каршы органның азык-төлеккә карата бәяләрне тәртипкә китерү буенча килешүләрнең гамәлгә ашырылуын урыннарда (Россия Федерациясе төбәкләрендә) тикшерү буенча позициясе яңгырады. Россия ФАС социаль өлкәне, сәүдәне һәм җитештерү булмаган хезмәтләрне тикшерү Идарәсе җитәкчесе Надежда Шаравская андый килешүләрне әзерләү процессына гына түгел, аларның башкарылуын күзәтүгә дә сыйфатлы килергә мөһим булуын искәртте.
Ил күләм планын гамәлгә ашыру буенча региональ практиканы, шулай ук конкуренцияне үстерү сорауларына ярдәм итүне Свердлау һәм Төмән өлкәләре вәкилләре үз докладларында тәкъдим итте.
Монополиягә каршы законнарга буйсынган өлкәләрдә Татарстан эшен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев һәм икътисад министрлыгы вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә карап чыктылар. Биредә төп темалар итеп дәүләт һәм муниципаль преференцияләр, дәүләт милкендә булган мөлкәтне сату, унитар оешмаларны реформалау белән бәйле йөкләмәләрне үтәү билгеләнде.