Саранск шәһәрендә узучы өченче “Мастор” җир форумы “Тотрыклы технологик үсешне тәэмин итү. Кеше һәм икътисад кызыксынуында хезмәтләрне һәм сервисларны модернизацияләү” пленар сессиясе белән ачылды.
«Мастор» – җир-мөлкәт өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе. Быел форум Россиянең 50 регионыннан һәм 5 чит илдән – Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләре, Беларусь Республикасы, Тадҗикстан, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасыннан килгән катнашучыларны берләштерде.
Татарстаннан чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов һәм аның урынбасары Сергей Бахматов катнашалар.
Форум катнашучыларын сәламләп, республика башлыгы Артём Здунов әлеге мәйданның халыкара үсеш алуын ассызыклады. Форум авторитетлы белгечләренең, тармак осталарының игътибарын җәлеп итә, чит ил хезмәттәшләрнең алдынгы дөньяви тәҗрибәләре һәм шәһәр төзелеше үсеше перспективалары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
Форумның эшлекле программасы дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә итү, кадастр хисабы һәм милек хокукын теркәү, күчемсез милек өлкәсендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, инфраструктура үстерү һәм халыкның яшәү сыйфатын арттыру сорауларына багышланды.
Форум модераторы, РАНХиГС Президент академиясенең Югары хокук мәктәбе деканы Олег Зайцев форумның өч ел рәттән экспертларны берләштерүен ассызыклады: «Мордовия Республикасы безне һәрвакыт кунакчыл каршы алып, мәсьәләләрне конструктив хәл итүгә көйли. Форум уникаль мәйданчыкка әверелде. Биредә имзаланган 30 килешү 80% нәтиҗә белән тәмамланды».
Форумның икенче көне Новосибирск өлкәсенең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре департаменты белән бергәлектә оештырылган түгәрәк өстәл форматында дәвам итте. Биредә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә идарә итүнең региональ тәҗрибәләре сөйләшенде.
Дмитрий Лунегов, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры:
«Форумда бик күп хезмәттәшләр белән аралашырга мөмкин булды, шул исәптән чит илдән килгән кунаклар белән дә. Регионда һәм илдә пространство белешмәләрен туплау тәҗрибәсен Тадҗикстан Республикасының Аэрогеодезия ДУП директоры Курбонзода Фотех белән уртаклаштык. Учреждениеләрнең алга таба үсеш планнары белән бүлештек. Шулай ук Индия-Көньяк Африка сәүдә палатасы вице-президенты, Принцесса Лебоганг Зулу белән аралашу бәхетенә ирештек. Тулаем алганда, форум очрашуларга да, вакыйгаларга да, алга таба эштә кулланырга мөмкин яңа белемнәргә дә бай булды»