Видеоконференция режимында муниципаль мөлкәтне бәяләү буенча исәп-хисапларның сыйфатын күтәрүне тәэмин итү сораулары каралды

2016 елның 23 декабре, җомга

2016 елның 22 декабре көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин икътисад буенча муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре урынбасарлары һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) җитәкчеләре һәм муниципаль мөлкәт бәясе турындагы исәп-хисап буенча эш өчен җаваплы белгечләр белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2016 елның 1 нче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышы карарының муниципаль мөлкәтне бәяләү буенча исәп-хисапларның сыйфатын күтәрүне тәэмин итү сораулары каралды.

Киңәшмәдә ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков чыгыш ясады. Ул муниципалитетларны бәяләү буенча исәп-хисаплар ясаганда дәгъвалы сораулар буенча ТР Бәяләүчеләр союзы белән хезмәттәшлек итүгә чакырды. Шулай ук ул муниципаль берәмлекләр адресына ТР күчемсез милек базарын мониторинглау буенча тәкъдимнәр кертүне сорап язган һәм үзара хезмәттәшлек турындагы аңлатма хаты җибәрелү турында, э Партнерлыкның рәсми сайтвнда тиешле методик материаллар булуы хакында хәбәр итте.

Видеоконференция нәтиҗәсендә  муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре урынбасарлары һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) җитәкчеләре һәм муниципаль мөлкәт бәясе турындагы исәп-хисап буенча эш өчен җаваплы белгечләргә муниципаль мөлкәтне бәяләү буенча исәп-хисаплар төзү буенча тиешле киңәшләр һәм  күрсәтмәләр бирелде.

Мондый киңәшмәләр даими үткәрелеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International