Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен, торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен кадастр исәбенә кую буенча 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Җир һәм шәһәр төзелеше кодекслары нигезендә торак пунктларның чикләре муниципаль берәмлекләрнең генераль планнары белән билгеләнә, ә торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүматлар 2018 елның гыйнварыннан генераль планнарга мәҗбүри кушымта булып тора.
24.12.2020 көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 60 502 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 14 889, Яр Чаллы шәһәрендә – 7 753 гаилә исемлеккә керде.
2020 елның 2 декабрендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»Федераль законга кул куйды.
Күрсәтелгән закон нигезендә Комплекслы кадастр эшләрен башкаруны финанслау тәртибе, заказчылар һәм мондый эшләрне башкаручылар турындагы нигезләмәләр аныклана. Физик һәм (яки) юридик затлар акчасы хисабына Комплекслы кадастр эшләрен башкару мөмкинлеге билгеләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев рәислегендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында фильм күрсәтелде, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО тарафыннан бер ел эчендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат тыңланды.
2020 елда Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә зур игътибар бирелде. Татарстан АССРның социаль-икътисадый үсешенең төп этаплары турында әдәби-сәнгать экспозициясе оештырылды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 10 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды.
«Суд актларын, башка органнар һәм вазыйфаи затлар актларын үтәү, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда кичектерелгән бурычларны кире кайтару үзенчәлекләре турында «Федераль законның 1 һәм 2 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон 2021 елның 1 маена кадәр озайтыла, аның тәмамланганчы, федераль закон нигезләмәләрен бурычлы кешеләргә куллану максатларында, башкарма документлар мәҗбүри үтәлергә тиеш.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2020 елның унбер аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды, гыйнвар аена, беренче кварталга һәм тулаем 2021 елга бюджет расланды.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән” һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.
Комиссияләр эшендә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Яшел Үзән, Чистай, Чаллы һәм Түбән Кама комиссияләре вәкилләре катнашты.
2020 елның декабрендә "Республика мөлкәт казнасы" дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан Татарстан Республикасы учреждениеләренең күчемсез милеген сату буенча 4 электрон аукцион үткәрелде, аларда гомуми суммасы 2 126 657 сум булган 14 автотранспорт чарасы сатылды, башлангыч бәясе 1 962 262 сум иде.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрлыгында Фәнил Әһлиуллин рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында «Монгис» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Калгин белән «концессион килешү нигезендә күчемсез милек объектларын салым әйләнешенә җәлеп итү эшен үткәрү» темасына очрашу үткәрелде.