Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы министр Азат Хамаев җитәкчелегендә республика халкын Татарстан Республикасы көне белән котлый.
1990 елның 30 августында республика Югары Советы Татар ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итә.
Бүген бу бәйрәм гореф-гадәтләрнең кадерен белгән, рухи һәм мәдәни мирасны саклап калуга сакчыл караган күпмилләтле төбәктә тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра. Бу көн республика үсешенә өлеш кертүчеләрне, Татарстанны заманча, алдынгы төбәк итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә.
Барлык татарстанлыларга чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, Татарстан Республикасы иминлеге өчен алга таба да уңышлар телибез.
2019 елның 28 августында министр Азат Хамаев рәислегендә «Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталарының (Идарәләренең, Комитетының) 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында» коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышында дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итүдән керемлелек мәсьәләләре, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, зиратлар янындагы гидротехник корылмалар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү секторындагы бәяләү эшчәнлегенә эксперт ярдәме күрсәтү, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә законнарга үзгәрешләр кертү сораулары каралды.
Коллегия утырышында министр урынбасарлары Эдуард Дияров, Рустем Шамеев, министрның беренче урынбасары Артур Галиев, «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» КБП башкарма директоры Олег Булгаков, Министрлыкның хокук идарәсе башлыгы Зульфат Галяутдинов чыгыш ясадылар.
Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, 2019 елның 6 аенда консолидацияләнгән бюджетка дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүдән 2 млрд. 521 млн. сум, республика бюджетына 245,2 млн. сум кергән, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,0 млн. сумга күбрәк.
Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан һәм реализацияләүдән пландагы керемнәрне тәэмин итү эше; өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү; Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлекне камилләштерү буенча эш дәвам итә.
Коллегия утырышында башка проблемалар турында фикер алыштылар. Фикер алышына торган мәсьәләләр буенча коллегиянең тиешле карары кабул ителде.
2019 елның 27 августында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2015 – 2021 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасын 2019 елның беренче яртыеллыгында үтәү турында; Татарстан Республикасы милкендә булган дәүләт мөлкәтенең һәм җир кишәрлекләренең законлылыгына, нәтиҗәлелегенә һәм максатчан кулланылышына контроль турында; 2019 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан әзерләнгән Коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек практикасын анализлау нәтиҗәләре турында; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе А.А.Сафаровның дәүләт хакимияте органнарының кадрлар хезмәтләре вазыйфаи затларының эш нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында 2019 елның 16 августындагы 02-7457 номерлы хатын карау турында.
2019 елның 26 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сөйләшүләр залында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Директорлар советы 2019 елның беренче яртыеллыгында «Татнефть» ГАҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат буенча фикер алышты, «ТАНЕКО» чыгара торган яңа продуктларның күләмен арттыруны исәпкә алып, компаниянең сату өлкәсендә базар стратегиясе турында мәгълүмат тыңлады.
Совет утырышында шулай ук 2019 елның җиде аенда компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның сентябренә бюджет расланды.
«Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы эшендә Директорлар советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, нефть чыгаручы һәм башка компанияләргә тиешле объектларны төзү өчен яраклы җирләрне бер категориядән икенче категориягә күчерү буенча даими ярдәм күрсәтә.
2019 елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарлары проектлары нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге гомуми мәйданы 980 га булган 274 җир кишәрлеге сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр категориясенә күчерелде.
2019 елның 22 августында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы ПУ-156 номерлы Указын гамәлгә ашыру кысаларында Республика мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында булды.
Татарстан Республикасының башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә мәгълүмати-консультацион төркем эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Хокук идарәсенең дәүләт мөлкәт мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Александр Паймухин катнашты.
Александр Паймухин Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы гражданнарына җир һәм күчемсез милек объектларына милек хокукын рәсмиләштерү, җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, җир кишәрлекләрен сату тәртибе турында һәм башка мөрәҗәгатьләр буенча тиешле аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирде.
Бүген Бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмасы Россия җәмгыяте Саратов региональ бүлекчәсендә «Бәяләү эшчәнлегенең үсеш перспективалары. Россия Федерациясе законнарындагы яңалыклар» семинары үтте.
Чара спикерларының берсе, Эксперт советы рәистәше, ТР Бәяләүчеләр союзы идарәсе әгъзасы, Татарстан Республикасындагы Бәяләүчеләрнең үзкөйләнешле оешмасы Россия җәмгыяте рәисе Дмитрий Захматов «Бәяләү хезмәтләре базарын үстерү перспективалары: күчемсез милек базарын анализлау – бәяләүнең дөреслеге нигезе» темасы белән чыгыш ясады. Ул шулай ук төбәк һәм федераль дәрәҗәдә дәүләт-шәхси партнерлыкны бәяләү сыйфатын күтәрү һәм нәтиҗәле үстерү буенча «ТР Бәяләүчеләр союзы» КП эш тәҗрибәсен дә билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге булган мөлкәтне озак вакытка исәпләнгән һәм ташламалы шартларда файдаланып кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукционнар игълан ителде.
Аренда килешүенең гамәлдә булу срогы – 6 ел
Аренда түләве тәшкил итә:
- аренданың беренче елында – 0 процент;
- аренданың икенче елында – 0 процент;
- аренданың өченче елында – 25 процент;
- аренданың дүртенче елында – 50 процент;
- аренданың бишенче елында – 75 процент;
- аренданың алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәт арендасының базар бәясен бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда түләве күләменең 100 проценты.
Максатчан билгеләнеше:
- авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;
- азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, халык куллану товарлары, дару чаралары һәм медицина әйберләре җитештерү өчен;
- халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өчен;
- мәдәниятне үстерү өчен;
- халык сәнгать кәсепләрен үстерү өчен;
- социаль билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү өчен;
- сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек башкару өчен;
- физкультура һәм спортны үстерү өчен;
- мәгариф өлкәсендә эшчәнлек башкару өчен;
- эчке туризмны үстерү өчен;
- Россия Федерациясенең дәүләт программалары, Россия Федерациясе субъектлары программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен.
Аукцион үткәрү турында мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтында интернет челтәрендә урнаштырылган https://torgi.gov.ru/
1. Хәбәр итү номеры 200819/0050700/01.
Аукцион үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru (хәбәр № SALEEAR00000225)
Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 03.10.2019. Башлана 09.00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).
Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 01.10.2019 17.00 сәгать.
2. Хәбәр итү номеры 210819/0050700/01.
Аукцион үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru (хәбәр № SALEEAR00000228)
Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 04.10.2019. Башлана 09.00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).
Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 02.10.2019 17.00 сәгать.
Аукционда катнашу өчен гаризаларны рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу сораулары буенча эш көннәрендә 09.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 дән 12.30 кадәр) Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон – 264-30-81 (эчке. 2-39), электрон почта буенча: imkazna@mail.ru. Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.
Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.
Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар һәм конкурслар» бүлегенең «Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү» бүлекчәсендә урнаштырылган.
2019 елның 1 августыннан 16 августына кадәр «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт, Зәй муниципаль районнарында дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән дәүләт милкен файдалану һәм сакланышы буенча сигез тикшерү үткәрелде, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетына Граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен тапшырылган.
Дәүләт учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча актлары төзелде. Хокук бозуларны бетерү турында дәүләт учреждениеләре хисаплары ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Министрлыгы белешмәләренә бер ай дәвамында җиткереләчәк.
«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары (http://provbiz.ru) эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр күрсәтәләр, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив җавап бирәләр.
«Тикшерелгән бизнес» ресурсының «кайнар линия» телефоны – 8 800 222-37-22.
Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салым сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.