2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә дәүләт граждан хезмәтенең ике вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурсның икенче этабын үткәрү буенча Конкурс комиссиясе утырышы узды: җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты һәм кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.
Җир ресурслары идарәсенең җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты вакантлы вазыйфа конкурсында 2 конкурсант катнашты. Практик биремнәрне һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча Мусин Руслан Уралович җиңүче дип танылды.
Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вакантлы вазыйфа конкурсында 2 конкурсант катнашты. Практик биремнәрне һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурста җиңүче билгеләнмәгән.
Конкурс комиссиясе рәисе Эдик Дияров конкурста җиңүчене Мусин Руслан Урал улын лаеклы җиңүе белән котлады һәм дәүләт граждан хезмәтендә уңышлар теләде.
2019 елның 15 августында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының аукцион залында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Крәш-Сердино авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәҗбүри рәвештә тартып алынган җир кишәрлекләрен ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән сату буенча аукцион үткәрелә.
Сатуда катнашу, өстәмә мәгълүмат алу өчен гариза бирү мәсьәләләре буенча эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 сәгатькә кадәр) мәгълүмат хәбәрләре басылып чыккан көннән 2019 елның 13 августына кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 йорт, 1 кат, каб. 110б, тел. 264-30-81 (эчке. 2-39). Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна. Гаризаларны карау һәм сатуларда катнашучыларны билгеләү 2019 елның 14 августында үткәреләчәк.
Сатуда катнашу өчен гариза формасы, шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен килешү формасы һәм җир кишәрлеген сату-алу килешүе проекты Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында урнаштырылган www.mzio.tatarstan.ru (http://mzio.tatarstan.ru/rus/realizatsiya-i-arenda-goszemel.htm), Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сайтында www.pestreci.tatarstan.ru (http://pestreci.tatarstan.ru/rus/auktsioni.htm) шулай ук сәүдә үткәрү турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru.
2019 елның 21 июнендә «Республика мөлкәт казнасы» ДБУ тарафыннан оператив идарә хокукында беркетелгән 3 автотранспорт сату буенча аукцион үткәрелде.
Аукцион процедурасы барышында башлангыч бәя 28 процентка артты һәм 1 млн. 664 мең сум тәшкил итте.
Түләүләрдән соң автомобильләр сатып алучыларга тапшырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгару компанияләренең ихтыяҗлары өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә, шул исәптән тиешле объектлар төзү өчен яраклы җир кишәрлекләрен бер категориядән икенче категориягә күчерү буенча ярдәм күрсәтә.
2019 елның 10 июленә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар нигезендә җир асты байлыкларыннан файдалану максатларында гомуми мәйданы 487 га булган 189 авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр категориясенә күчерү гамәлгә ашырылды, шулардан:
- В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ өчен – гомуми мәйданы 374 га булган 81 участок;
- кече нефть компанияләре өчен – гомуми мәйданы 113 га булган 108 участок.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге 289 номерлы карары белән расланган «2014-2021 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү» ярдәмче программасын үтәү кысаларында 2019 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Казан, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнарында ятим балаларга бирү өчен 120 торак урыны сатып алу хокукына «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы белән дәүләт контракты төзеде.
2019 елның 4 июлендә Казанда Россия инвентаризаторлары Федератив берлеге очрашуы узды. Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» ДБУ вәкилләре, Россиянең 23 төбәгеннән оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар.
Очрашуда техник инвентаризация, кадастр эшчәнлеге өлкәсендә оешмалар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, хакимият органнары белән хезмәттәшлек формалары һәм башка сораулар каралды. Очрашуның төп темаларыннан берсе дәүләт кадастр бәяләвен үткәрүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды, чөнки Россия Федерациясенең күп субъектларында бу функцияләр үз составында техник инвентаризация һәм кадастр бәяләвен берләштерүче дәүләт бюджет учреждениеләренә йөкләнгән.
Төп игътибар техник инвентаризация оешмаларының һәм кадастр бәяләвенең үзара хезмәттәшлеген җайга салуга, техник инвентаризация һәм кадастр бәяләве өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу мәсьәләләре буенча бердәм позициягә, шулай ук әлеге өлкәдә законнарны камилләштерү максатында дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән хезмәттәшлек принципларын эшләүгә бирелде.
2019 елның 25 июлендә Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы УП-156 номерлы Указын һәм «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.
Мәгълүмат-консультация төркеме составында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы исеменнән хокук идарәсенең әйдәп баручы консультанты Александр Паймухин катнаша.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ачык формада сатып алу турында тәкъдимнәр халык алдында электрон форма аша дәүләт мөлкәтен сату үткәрелә.
Сатулар уздыру көне – 2019 елның 14 августы, 9.00 сәгатьтә.
Объект: торак булмаган бина, билгеләнеше: торак булмаган бина, 1нче кат, 649,2 кв.м, кадастр номеры 16:52:020402:1217. Түбәндәге адрес буенча урнашкан: Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, пер. Валерия Шадрина ис., 6 йорт, кв. 1000.
Беренче тәкъдимнең бәясе – 14 737 333 (ундүрт миллион җиде йөз утыз җиде мең өч йөз утыз өч) сум, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алып;
тәкъдимнең минималь бәясе – 7 368 666 (җиде миллион өч йөз алтмыш сигез мең алты йөз алтмыш алты) сум 50 тиен;
башлангыч бәяне киметү күләме (кимү адымы) – 736 866 (җиде йөз утыз алты мең сиксән алтмыш алты) сум 65 тиен;
бәяне күтәрү күләме (аукцион адымы) – 147 373 (йөз кырык җиде мең өч йөз җитмеш өч) сум 33 тиен.
Гаризаларны кабул итү тәмамлану көне – 2019 елның 12 августы.
Аукционда катнашу өчен гариза рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу сораулары буенча эш көннәрендә 09.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 тән 12.30 га кадәр) мәскәү вакыты белән (843)264-30-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була, җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.
Электрон мәйданчыкта сатуларда катнашу мөмкинлеге турында өстәмә мәгълүмат алу мәсьәләләре буенча дүшәмбедән җомгага кадәр мәскәү вакыты белән 8:30 дан 16:00 гә кадәр Техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була: (843)212-24-25, sale@mail.zakazrf.ru .
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге 289 номерлы карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү» ярдәмче программасын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан торак урыннар сатып алу буенча беренче дәүләт контракты үтәлде.
Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә, Әгерҗе, Лаеш, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнарында киләчәктә ятим балаларга бирү өчен барлыгы 65 торак бина сатып алынды.
2019 елның 28 июнендә Чистай муниципаль районының Чистай шәһәрендә һәм Каргалы авыл җирлегендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
Мәгълүмат-консультация төркеме составына Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты – Ханжина Анна Викторовна керде.
Белгечкә кабул итүгә 9 граждан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлеге бирү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү процедурасын аңлату мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте.
Барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.