ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге булган мөлкәтне озак вакытка исәпләнгән һәм ташламалы шартларда файдаланып кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукционнар игълан ителде.

Аренда килешүенең гамәлдә булу срогы – 6 ел

Ташлама түбәндәге аренда хакынан гыйбарәт:

- аренданың беренче елында – 0 процент;

- аренданың икенче елында – 0 процент;

- аренданың өченче елында – 25 процент;

- аренданың дүртенче елында – 50 процент;

- аренданың бишенче елында – 75 процент;

- аренданың алтынчы һәм аннан соңгы елларында – аукцион нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда түләве күләменең 100 проценты.

Максатчан билгеләнеше:

 

- авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;

- азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, халык куллану товарлары, дару чаралары һәм медицина әйберләре җитештерү өчен;

- халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өчен;

- мәдәниятне үстерү өчен;

- халык сәнгать кәсепләрен үстерү өчен;

- социаль билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү өчен;

- сәламәтлек саклау өлкәсендә эшчәнлек башкару өчен;

- физкультура һәм спортны үстерү өчен;

- мәгариф өлкәсендә эшчәнлек башкару өчен;

- эчке туризмны үстерү өчен;

- Россия Федерациясенең дәүләт программалары, Россия Федерациясе субъектлары программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен.

Аукцион үткәрү турында мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтында интернет челтәрендә урнаштырылган https://torgi.gov.ru/

Хәбәр итү номеры 260619/0050700/01.

Аукцион үткәрү урыны: «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ электрон мәйданчыгы - sale.zakazrf.ru (хәбәр № SALEEAR00000187)

Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 31.07.2019. Башлана 09.00 сәгатьтә (аукцион процедурасын үткәрү вакыты электрон мәйданчык эшли торган җирле вакытка туры килә).

Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 17.07.2019 17.00 сәгать.

Аукционда катнашу өчен гаризаларны рәсмиләштерү, өстәмә мәгълүмат алу сораулары буенча эш көннәрендә 09.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 15.45 кә кадәр (төшке аш 11.45 дән 12.30 кадәр) Казан шәһәре, Вишневский урамы, 26 нчы йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон – 264-30-81 (эчке. 2-39), электрон почта буенча: imkazna@mail.ru. Җаваплы – Прокофьева Елена Александровна.

Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала.

Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар һәм конкурслар» бүлегенең «Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү» бүлекчәсендә урнаштырылган.

 

 


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 30 июненә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт мөлкәтен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан салым булмаган керемнәр 214,09 миллион сум тәшкил итте. 2019 елның 30 июненә Татарстан Республикасы бюджеты алдындагы йөкләмә 36,5 процентка үтәлгән.

Шул исәптән, статьялар буенча, 2019 елның 30 июненә Татарстан Республикасы бюджетына кергән:

мөлкәтне арендалаудан – 46,8 млн. сум – план 76,9 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 38,5 млн. сум – план 55,1 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 1,5 млн. сум – план 70,3 % ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан – 31,8 миллион сум – план 127,3 % ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән – 55,9 млн. сум – план 89,2 % ка үтәлгән;

дивидендлар – 8,9 млн. сум – план 6,7 % ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 28,6 млн. сум – план 101 % ка үтәлгән.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 июлендә министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Бурков Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Омск өлкәсе Хөкүмәте арасында икътисадый, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан белән Омск өлкәсе арасында хезмәттәшлек шактый ныгыды. Үзара сәүдә күләме 4 млрд. сумга җитте. «Бу күләмне шактый арттырырга мөмкин дип саныйм. Омск өлкәсенә без йөк автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, шиналар, нефть химиясе продукциясе, медицина җиһазлары, дарулар белән тәэмин итәбез», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты. Шулай ук ул эшкуарлыкка ярдәм итү, дәүләт хезмәтләре өлкәсен һәм электрон сатып алулар системасын үстерү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү перспективаларына тукталды.

Александр Бурков үз чиратында Татарстан белән хезмәттәшлекнең Омск өлкәсе өчен мөһим булуын билгеләп үтте. «Татарстан Республикасы - Идел буе федераль округында безнең төп партнерыбыз. Безнең сезнең белән уртак нәрсәләр күп. Безнең төбәкләрдә нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү яхшы үсеш алган. Бүген имзаланган хезмәттәшлек турында килешү уртак эшкә яңа кырлар ача», - дип ассызыклады Губернатор.

 

 

 

Бүген, 1 июль көнне, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков җитәкчелегендәге делегация составындагы Омск өлкәсе Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Евгений Козлов белән очрашты.

Очрашу барышында ике ведомство эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча фикер алышынды. Социаль юнәлешле эшләргә аерым игътибар бирелде: күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре һәм ятим балаларга торак урыннар бирү. Шулай ук кадастр, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары каралды. Очрашу конструктив узды һәм ике як өчен дә файдалы булды.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген, 28 июнь көнне, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы төгәлләнде. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен төп сораулар буенча лекция һәм практик дәресләр үткәрелде. Анда муниципаль мөлкәт исәбен алып бару, муниципаль мөлкәтне бәяләү турындагы исәп-хисапларны экспертизалау һәм бәяләүчеләр берлеге белән хезмәттәшлек итү, муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм аны сату-алу эшләрен электрон формага күчерү, территориаль планлаштыру, муниципаль берәмлекләрдә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, устав капиталында муниципаль берәмлекләрнең катнашу өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре һәм муниципаль унитар предприятиеләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлек сораулары каралды.

 

Бүген, 28 июнь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Җыелышта компаниянең 2018 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. 2018 ел өчен «КАМАЗ» ГАҖ еллык хисап һәм еллык бухгалтер хисабы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакцияләре раслауга тәкъдим ителде.

Хисап чорында «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең кереме 186 млрд.196 млн. сум тәшкил иткән, бу 2017 ел белән чагыштырганда 19% ка күбрәк. Эшчәнлек нәтиҗәсе 1 млрд.588 млн. сум күләмендә чиста табыш булды.

Барлыгы 2018 елда 382 автомобиль җитештерелгән һәм сатылган, шул исәптән 8 858 – яңа модель рәте, бу 2017 ел күрсәткечләренә караганда 62% ка күбрәк. Шул ук вакытта 5 698 автомобиль экспортка сатылган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 13% ка күбрәк. Россия авыр йөк автомобильләре базарында «КАМАЗ» өлеше 41% тәшкил итте.

КАМАЗ автомобильләрен, детальләрнең һәм запас частьләрнең җыю комплектларын экспортлау БДБ илләренең 50дән артык илендә, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Якын Көнчыгыш, Африка, Европа һәм Латин Америкасында башкарылган. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Төп экспорт базарлары булып Урта Азия һәм Казахстан тора.

 

Чираттагы утырышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Яр Чаллы шәһәре, Биектау, Лаеш, Арча муниципаль районнарының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (Идарәсе) җитәкчеләре белән берлектә муниципаль милек белән идарә итүнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, объектларны инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча сайлап алу критерийларын эшләгәндә һәм башка мәсьәләләрне хәл итүгә уртак алымнар эшләү тәкъдим ителде. Шулай ук күчемсез милек объектларының, җир кишәрлекләренең һәм аренда ставкаларының бәяләре мониторингын үткәрү буенча тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталарының бер проблемасының берсе – бәясе һәм сыйфаты буенча, бердәм, адекват эшчәнлек тәэмин итү программасы булмау.  Министрлык вәкилләре агымдагы елның 1 июленнән электрон сатуга күчү мәҗбүри булуга игътибар иттеләр. Совет әгъзасы, ТР Бәяләүчеләр союзы башкарма директоры Олег Булгаков муниципаль хакимият органнары тарафыннан оешманың эксперт потенциалын нәтиҗәлерәк файдалану кирәклеге турында фикер белдерде. Куелган барлык мәсьәләләрне дә беркетмәдә алга таба министрлык тарафыннан тикшерү өчен чагылдыру күздә тотыла. 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет турындагы нигезләмәнең яңа редакциясе үзенчәлекләре турында министрлыкның Хокук идарәсенең Методология һәм муниципаль милек мөнәсәбәтләре формалаштыру бүлеге башлыгы Инна Евченко сөйләде.

 

    Министрлыкның бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова һәм ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков тарафыннан үткәрелгән практик дәрес барышында дәүләт заказчысы буларак дәүләтнең бизнес-җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлегенең актуаль сораулары каралды. Дискуссиядә Союзның хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү Комитеты вәкиле Регина Нуреева катнашты.   

   Стажировкада катнашучылар өчен «Бәяләү эшчәнлеге практикасы» мастер-классы оештырылды. Аны ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы рәистәше, Россия бәяләүчеләр җәмгыятенең регион бүлеге “Татарстан бәяләүчеләре берләшмәсе” җитәкчесе Дмитрий Захматов үткәрде.

    


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

27.06.2018 министр Азат Хамаев Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре карамагында булган муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру " программасы буенча чираттагы, дүртенче тапкыр муниципаль хезмәткәрләр стажировкасын ачты. Стажерларга мөрәҗәгать итеп, ул, стажировканың төп өстенлекләренең берсе - муниципаль берәмлекләрнең практик эшчәнлегендә килеп чыга торган катлаулы сорауларга турыдан-туры Министрлык белгечләреннән, шулай ук чакырылган белгечләрдән җир һәм милек мөнәсәбәтләренең конкрет юнәлешләре буенча җаваплар алу мөмкинлеген ассызыклады.  

       2019 елның 26 июне көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 51 999 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 12 636, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 706 гаилә исемлеккә керде.

      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International