2018 нче елның 19-20 июле көнне Бөгелмә муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарарасы барышында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы гражданнарына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы сорауларга тиешле аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган 30.04.2014 № 289 боерыгы белән “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасында ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларны торак урыннар белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру максатыннан ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан республика милкенә 62 торак фатир сатып алынды, алар махсус торак фонд сотавына кертелде һәм күрсәтелгән гражданнар категориясенә тапшырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта алты ай эчендә компания бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджеты расланды.
Директорлар советы «Татнефть» төркеменең инновацион стратегиясен әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча 2016 елдан бирле гамәлгә ашырылучы проектын тормышка ашыру нәтиҗәләрен карады. Проектның максаты – Төркемнең инновацион хәл ителешләрне җәлеп итү бәрабәренә гомумкорпоратив стратегиясенә ирешү.
Үткән чорда НИОКР һәм ОПР портфеле һәм инновацияләр булдыруга инвестицияләр кертү нәтиҗәлелеге күрсәткечләре үсеше күзәтелә. Компаниядә Технологик үсеш үзәге булдырылган һәм эшләп килә.
Утырышта катнашучылар инвесторлар белән эшләүдәге үзара мөнәсәбәтләр нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр тыңладылар.
Утырышта «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖен масштаблы реконструкцияләүнең беренче этабын гамәлгә ашыруга анализ ясалды. Предприятиенең җитештерү күрсәткечләрен киләчәктә үстерү, электр энергиясе базарында аның конкуренциягә сәләтен арттыру чаралары каралды.
Директорлар советында шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Бүген дәүләт һәм муниципаль милектәге авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрдән файдаланган өчен аренда бәясен түләү күләмен бәяләү буенча рекомендацияләрне эшләү буенча ведомтсвоара эш төркеменең нәтиҗә утырышы узды. Эш төркеме катнашчылары - экспертлар Андрей Лисичкин, Резидә Бәтретдинова, Марат Сөләйманов һәм Дамир Тимершин авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендәге эшмәкәрлек табышына йогынты ясаучы факторлар, төрле продукция үзкыйммәте, керемне бәяләүһәм башка мөһим бәяләү кретерияләре сорауларын карадылар.
Чәчү әйләнәше нигезендә керемле якын килүле җирләр өчен аренда түләвенең базар бәясен объектив һәм нигезле бәяләү максатыннан республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына (министрлык вәкилләре рекомендацияләр эшләүдә актив катнаштылар) Татарстан Республикасы буенча 2017 ел буенча чираттагы мәгълүматлар сорау җибәрелде:
- чәчүлек әйләнеше структурасы (районга хас булган җир кишәрлекләре урнашу буенча авыл хуҗалыгы культуралары исемлеге), шулай ук чәчүлек әйләнешендә катнашучы һәр авыл хуҗалыгы культуралары буенча мәгълүмат;
- норматив уңышлылык,
- тулы үзкыйммәт,
- уртача сатып алу бәясе.
Җавап алу белән, методик рекомендацияләр белән беррәттән 01.09.2018 торышына Бәяләү мониторингы җыентыгында бастырылуга тәкъдим ителәчәк бәяләр диапазоны таблицасы формалаштырылачак. Таблицага шулай ук районнар тәкъдимнәре буенча төзәтмәләр кертеләчәк (мисал өчен Азнакай, Апас, Актаныш районнары инде бу форсат буенча мөрәҗәгать иттеләр).
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы позициясен утырышта Фәрит Мусин и Зөлфия Камалова җиткерде.
“Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы” Коммерциячел булмаган партнерлык идарәчелеге карары (17.07.2018, беркетмә №7) һәм тапшырылган гариза нигезендә Партнерлык составына “Регион” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять кабул ителде. Утырыш барышында Идарәчелек шулай ук, Партнерлык әгъзаләре ресстрына үзгәрешләр кертеп, башка бәяләүчеләр оешмалары гаризаларын карады.
“Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы” Коммерциячел булмаган партнерлык идарәчелеге әгъзаләренең тулы исемлеге 17.07.2018 көне торышына ссылка буенча карарга була:
http://оценщики-рт.рф/в-составе-нп-союз-оценщиков-рт-новая-о/
Россия Федерацияенең Дәүләт Думасы беренче укылышта (5.07.2018) бәяләү өлкәсендә квалификация имтиханнары белән ситуацияне җайга салуга чакырган № 381390-7 закон проектын кабул итте. Бәяләү берлеге, шул исәптән ТР Бәяләүчеләр союзы тәкъдимнәре буенча имтиханнарны яңадан иапшыру срогы кыскара (90 көннән 30 көнгә кадәр). Моннан тыш, квалификация таныклгын алу алуга стажны раслау өчен:
Бәяләүчеләрнең һөнәри белемнәре белән шөгыльләнергә хокуклы оешмалар исемлеге киңәйтелә (хәзер – бары тик югары белем бирү оешмалры гына , закон проектында - Россия Федерациясе законнары нигезендә белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмлар). Бу пункт буенча, ткләсә нинди оешмаларны укытуга җәлеп итү бәяләү сыйфатына китерәчәк дип санап, ТР Бәяләүчеләр союзы кршы чыккан иде.
ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советының чираттагы утырышында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм Буа муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы запрослары буенча һөнәри фикерләр расланды. Кама Тамагы, Түбән Кама муниципаль районнары һәм Буа шәһәре объектларын һәм җир кишәрлекләрен бәяләү турындагы исәп-хисаплар каралды. Рецензияләү нәтиҗәләре киңәшмәдә катнашучы бәяләүчеләр тарафыннан исәпкә алыначак һәм заказ бирүчеләргә җибәреләчәк.
Нефть саммиты гадәттәгечә Карабаш поселогында, «Нептун» ял базасында узды.
Чара республикада ел саен 2001 елдан бирле уздырыла.
Быел пленар утырыш «Кеше капиталы – Татарстан Республикасы нефть –газ комплексының технологик алгарышы базисы» темасына багышланды.
Модераторы – «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов.
Пленар сессиядә Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, «Нефтеконсорциум» генераль директоры Фәнис Вәлиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.
Нефть компанияләре җитәкчеләреннән гайре, саммитта катнашу өчен шулай ук республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, федераль ведомстволарның Татарстан Республикасы буенча идарәләре җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр башлыклары, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләренең топ-менеджменты чакырылган иде.
06.07.2018 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен кулланышка кертү , шулай ук җир кишәрекләрен торак пункт чикләренә кертү өлешендә авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Түбән Кама, Әлмәт муниципаль районнары, ТР Төзелеш, Архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татинвестгражданпроект» ДУП, “Квадрат” ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
“Өч, һәм аннан да күбрәк балалы гражданнарга җир кишәрлекләре бирү” программасын тормышка ашыру чорында барлыгы 31 129 җир кишәрлеге бирелде, 16 000 артык җир җитмәүчелек күзәтелә.
“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон нигезендә барлык акционерлык җәмгыятьләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы өлеше булган акционерлык җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрү төгәлләнде. Акционерларның еллык гомум җыелышларында җәмгыятьләрнең 2017 елга исәп-хисаплар расланды, дивидентлар түләү, 2018-2019 елга яңа директорлар составы һәм ревизия комиссияләре сайланылды.
19 акционерлык җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы бюджетына дивидендлар күчерү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы бюджетына 200 миллионга якын сум акча керәчәк.