Татарстан Республикасның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.
2016 ны елның 3 нче июле, №237-ФЗ “Дәүләт кадастры бәясе турындагы” Федераль закон һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең 28.08.2017 №1958-р (25.09.2017 №2171-р ред.) боерыгы нигезендә хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрнең дәүләт кадастры бәяләве үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнешле җирләрнең дәүләт кадастры бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ тарафыннан электрон документ форасында аралык исәп-хисап документлары (иәп-хисап проектлары) төзелде.
Исәп-хисап проекты тулысы белән “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ рәсми сайтының “Исәп-хисап материаллары” бүлегендә урнштырылган http://cgko.tatarstan.ru.
Исәп-хисап проекты буенча кисәтүләрне кызыксынучы затлар “Дәүләт кадастры бәяләү үзәге” ДБУ электрон почтасына Gbu.Cgko@tatar.ru яки почта аркылы җибәрә алалар.
Исәп-хисап проектына кисәтүләр кабул итү пунктлары:
Тулырак мәгълүмат: http://cgko.tatarstan.ru.
2018 елның 25 июль көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 47 364 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 11 285, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 288 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 36 139 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 31 302 җир кишәрлеге бирелгән.
27.18.2017 көнне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә утырышында комиссия әгъзаләре тарафыннан тъбщндщге сораулар каралды: Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларын башкаручы гражданлык хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт тәртибе таләпләрен саклау бунча тикшерү нәтиҗәләре бәяләмәсе; Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы гражданнары дәүләти гражданлык хезмәте вазыйфасына билгеләнгәндә һәм дәүләти гражданлык хезмәткәрләре үзләренең вазыйфасын биләгәндә керемнәре, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары, шулай ук иренең (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре турында 2016-2017 нче еллар мәгълүматлары анализы; Россия Федерациясе Президентының 20.06.2018 № 378 “2018-2020 елларга коррупциягә каршы гамәлләрнеҗ милли планы турындагы” Указы.
27.08.2018 көнне Татарстан Республикасы җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны тиешле торышка китерү һәм карап тору сораулары буенча видеоконференция форматында республиканың аерым муниципаль берәмлекләре белән киңәшмә үткәрелде. ТР Министрлар Кабинетының 14.11.2014 № 2298-р боерыгы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүне төгәлли. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча бүгенге көнгә муниципаль берәмлекләр милкендә булган барлыгы 711 гидротехник корылма исәпләнә, шуларның 688 е (96,76%) дәүләт кадастры исәбендә.
Шул сәбәпле хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан гидротехник корылмалар буенча актуаль мәгълүмат җыю башкарыла.
Киәшмә нәтиҗәләре буенча республиканың аерым муниципаль берәмлекләренә гидротехник корылмаларны дәүләт кадастры исәбенә кую эшен төгәлләү һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына актуаль мәгълүматларны вакытында тапшыру тәкъдим ителде.
Гидротехник корылмалар буенча актуаль мәгълүмат җыю төгәлләнү белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан мәгълүматлар аларны карап тотуга китәчәк финанслар күләмен исәпләү өчен “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” ДБУ адресына җибәреләчәк.
Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы нефть чыгаручы компанияләр өчен җир кишәрлекләре теркәүдә, шул исәптән кирәкле объектлар төзү өчен яраклы категорияләргә күчерүдә ярдәм итә.
2018 нче елның 27 юле торышына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 292 га булган 193 авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 77 карар чыгарды, шуларның:
- В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ өчен – 31 карар;
- кече нефть компанияләр өчен – 42 карар;
- «РИТЭК» АҖ өчен - 4 карар
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен аренда килешмәсе төзү хокукына аукцион игълан ителде.
Арендага тапшыру срогы – 6 ел
Аренда түләве:
Арендалауның беренче елында – 0 процент;
Арендалауның икенче елында – 0 процент;
Арендалауның өченче елында – 25 процент;
Арендалауның дүртенче елында – 50 процент;
Арендалауның бишенче елында – 75 процентов;
Арендалауның алтынчы һәм аннан соңгы елларында – мөлкәтнең базар бәясе нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда бәясенең 100 проценты күләмендә.
Максатчан билгеләнеше:
– авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату өчен;
– Россия Федерациясенең дәүләт программалары, Россия Федерациясе субъектлары, программалары, муниципаль берәмлекләр программалары билгеләгән социаль әһәмияткә ия эшчәнлек төрләре өчен;
– ашамлык һәм сәнәгать җитештерүчәнлек товарларын, халык куллану товарларын, дару һәм медицина өчен билгеләнеше булган эшләнмәләр җитештерү өчен;
– халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү;
– халык сәнгать һөнәрен үстерү өчен;
– социаль билгеләнештәге объектларны реконструкцияләү һәм төзү өчен.
Аукцион үткәрү турындагы мәгълүмат https://torgi.gov.ru/, сайтында урнаштырылган, белдерү номеры 230718/0050700/01.
Аукцион үткәрү көне һәм вакыты: 23.08.2018 10.00 сәг. Казан шәһ., Вишневский ур., 26 адресы буенча. (аукционнар залы).
Аукционда катнашу өчен гаризаларны кабул итү төгәлләнү көне: 13.08.2018 17.00 сәг.
Тулырак мәгълүмат - 264-30-81 телефоны аша. Җаваплы – Прокофьева Елена Александр кызы, Миннекаева Алия Хәмит кызы.
Игътибар! Аукционда бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган кече һәм урта эшмәкәрле субъектларының Бердәм реестрына кертелгән кече һәм урта эшмәкәрле субъектлары гына катнаша ала. Арендага килешмәсе төзү хокукы бирелергә тиешле дәүләт милке исемлеге, мәйданы, башлангыч бәясе, килешмә срогы һәм фотоматериаллар тупланган мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтының «Аукционнар и конкурслар» бүлегенең “Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне озын срокка һәм льготалы шартларда кече һәм урта эшмәкәрле субъектларына тапшыру өчен арендага бирү” бүлекчәсендә.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең2018 нче елның 1 яртыеллыгында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшчәнлеге нәтиҗәләре турында 01.07.2018 торышына мәгълүмат әзерләнде. Ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында “Документлар” бүлегенең “Аналитик материаллар” бүлекчәендә урнаштырылды.
2018 нче елның 24 нче июле көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җитәкчеләренең дәүләти-шәхси партнерлык буенча Берләшкән милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясе делегациясенең Татарстан Республикасына килүе кысаларында эшлекле очрашуы узды.
Киңәшмә катнашучылары Татарстан Республикасында дәүләти-шәхси патнерлыкны тормышка ашыру сораулары турында сөйләштеләр. Җыелучылар каршында Берләшкән милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясенең сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек бүлегенең хезмәттәшлек һәм партнерлык секциясе башлыгы г-н Вильям Гамильтон Джеффри, Берләшкән милләтләр оешмасының Европа икътисади комиссиясенең дәүләти-шәхси партнерлык буенча белгечләр бюросы рәисе урынбасары, Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов, Татарстан Ресубликасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Очрашу барышында В делегация вәкилләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштылар, шулай ук җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясе хакимияте дәрәҗәсендәге мөлкәти һәм вәкаләтле чикләү аралыгы сораулары буенча, кечеһәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү, концессия килешмәләрен тормышка ашыру, социаль проектларны тормышка ашыру һәм башка күп төрле сораулар буенча да мәгълүмат алдылар.
Очрашу ике як өчен дә файдалы, эчтәлекле үтте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018 нче елның 03 июле көнне Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы белән кабул ителгән һәм 2018 нче елның 13 июле көнне хупланылган 19.07.2018 №212-ФЗ «Уман хуҗалыгы кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларынаурманнарны җитештерү һәм урманчылыкны үрчетү өлешенә үзгәрешләр кетү турындагы» Федераль законны имзалады.
Федераль закон белән Россия Федерациясенең Урман кодексына, Россия Федерациясенең Җир кодексына һәм «Тирә-юнь мөхитны саклау турындагы» Федераль законга урманнарны саклап калуга юнәлтелгән үзгәрешләр кертелә.
Урманнарны саклау принцибы, шул исәптән аны саклау, яклау, җитештерү һәм урманчылыкны үрчетү, Россия Федерациясенең урман игълан ителә, аңа Россия Федерациясенең урман мөнәсәбәтләрен көйләүче барлык норматив хокукый актлары нигезеләнергә тиеш.
Россия Федерациясенең Урман кодексы урман фонды җирләрен, шулай ук алар составына кертелгән урман һәм урман булмаган җирләрне билгеләүче нигезләмәләр белән тулылындырыла. Аерым алганда, урман җирләре дип урман, урманны торгызу өчен билгеләнелгән җирләр аталалар. Шулай ук урманны һәм урманны янгыннан саклау өчен салына торган урман ызаны киңлеген саклау чаралары да билгеләнелә, һ.б. күп кенә үзгәрешләр кертелә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан 2018 нче елның 10 июле көнне кабул ителгән һәм 2018 нче елның 13 июле көнне хупланылган19.07.2018 № 209-ФЗ «Акционерлык җәмгыятьләре турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кретү турында» Федераль законны имзалады.
Федераль закон привилегияле акцияләр буенча дивидендлар күләме җәямгыять уставы буенча исәпләнелә торган критерияләргә төгәллек кертүгә юнәлтелгән.
Моннан тыш, Федераль закон белән аудит буенча директорлар советы комитеты турында, эчке аудитны һәм эчке контроль системасын оештыру турындагы нигезләмә беркетелә.