ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.11.2005 № 543 «Банкротлык турындагы эшләрдә һәм банкротлык турындагы эштә вәкаләтле орган турындагы» карары нигезендә, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан бөлгенлек процедурасында булган Татарстан Республикасы бюджеты каршында бурычы булган кредитор оешмалары таләпләрен ресстрга кертү буенча эш дәвам иттерелә.

Шулай ук, 26.10.2002 № 127-ФЗ «Бөлгенлек (банкротлык) турынлдагы» Федераль закон кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан арбитраж идарәчеләр соравы буенча бөлгенлек (банкротлык) процедурасында булган оешма һәм предприятиеләр карамагында дәүләт милке булу яки булмавы турында  анализ ясала.

Закон тарафыннан Россия Федерациясенең Җир кодексына җир кишәрлекләренә гамәви сервитут шартларында линияле объектларны урнаштыру тәртибен һәм нигезләмәләрен караучы үзгәрешләр кертелә.

Закон нигезендә сервитут дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү максатыннан җирле үзидарә яки дәүләт хакимияте башкарма органнары карары белән, шулай ук җирле халык ихтыяҗлары өчен җир кишәрлеген алмыйча гына урнаштырыла ала.

 


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы тарафыннан 03.08.2018 N 342-ФЗ "Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул итте.

Закон хокукый режимын һәм зона чикләрен билгеләү, территорияләрне аерым шартлар белән файдалану зоналарын билгеләү белән бәйле мөнәсәбәтләрне хокукый  җайга салуны камилләштерүгә юнәлтелгән.

 


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 16-17  август көннәрне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Нурлат муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

Гражданнарны хокукый сораулар буенча консультацияләү ике авылда - Якушкинский и Фомкинский авылларында узачак. Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 31 нче июль торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 411,57 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында буджет бурычы 54,5 %ка үтәлде.    

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 52,95  миллион сум - план 64,9 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 42,13 миллион сум – план 60,4 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 1,66 миллион сум – план 70 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 26,13 миллион сум – план 104,5 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 3,10  миллион сум акча кергән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 60,6 миллион сум табыш кергән– план 98,8 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 196,9  миллион сум – план 185,2 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 22,8 миллион сум - план 97,9 % ка үтәлгән.


3
август, 2018 ел
җомга

03.08.2018 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының балалар хокукы өлкәсендәге дәүләт политикасы департаменты оештырган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнаштылар. Киңәшмә  ятим балаларны һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны, шулай ук ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасыннан үзләренә беркетелгән затларны торак урыннар белән тәэмин итүгә кагылган   Федераль законнардагы үзгәрешләр сораулары буенча үтте:

 - найм килешмәләренең 5 еллык гамәли срогын берничә тапкыр оәынайту мөмкинлеге;

- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү өчен 12 айдан артык бурыч булган очракта найм килешмәсен гамәлдән чыгару;

- физик затлардан торак урыннарны торгларсыз сатып алу;

- бер йортта ятим балалар өчен торак урыннар сатып алу гомуми фатирлар санының 25% тан артмаска тиеш.  

Дәүләт Думасы тарафыннан 29.07.2018 N 267-ФЗ "Россия Федерациясенең аерым закон актларына ятим балаларны һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны, шулай ук ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасыннан үзләренә беркетелгән затларны торак урыннары белән тәэмин итү өлешенә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул итте.

 Бу закон белән “Ятим балаларга һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турындагы”, “Россия Федерациясе субъектларының башкарма комитетлары һәм кануннар чыгаручы (вәкиллек) оешмаларының гомуми принциплары турында”, “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлары өчен товарлар, эш, хезмәт күрсәтүне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы федераль законнарга һәм Россия Федерациясенең Торак кодексына ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итүне хокукый җайга салуны камилләштерүгә юнәлтелгән үзгәрешләр кертелә.

Закон  01.01.2019 гамәлгә кертелә.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 нче август көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 1 573 сату-алу эше буенча 943 мөрәҗәгать каралды, шуларның 456 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 952 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 165 эш буенча документлар караусыз калдырылды.

Дәүләт Думасы тарафыннан 29.07.2018 N 261-ФЗ “Концессия килешмәләре турындагы” Федераль законның 4 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль закон һәм “Россия Федерациясендә дәүләти-шәхси партнерлык һәм муниципаль-шәхси партнерлык турындагы һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына  үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законның 7 нче маддәсенә  үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон кабул ителде.

Закон нигезендә концессия килешүе объектлары булып Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән критерияләр ярашында дәүләти-шәхси партнерлык һәм муниципаль-шәхси партнерлык турындагы килешмәләр, шул исәптән беренче һәм аннан соңгы (сәнәгать) эшкәртү, җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау объектлары тора.

 Закон 10.08.2018 гамәлгә керә.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советының чираттагы утырышында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров һәм министрлыкның Бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова катнашында методик һәм практик сорулар каралды.

Авыл хуҗалыгы җирләрен арендалауның базар бәясен  бәяләү буенча Рекомендацияләр эшләү турындагы сорау кысларында экспертлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән мәгълүматны анализладылар, министр урынбасарының республиканың аерым районнарында эшләнгән рекомендацияләрне кулланып карау, башка  мәгълүмат ресурсларын файдалану турындгы тәкъдиме белән нәтиҗә карары чыгарылды.

Утырыш барышында аерым районнарда базар бәясен бәяләү буенча тәкъдимнәр һәм кисәтүләрне исәпкә алып һөнәри фикерләр расланылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International