ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Владимир Путин  “Урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүне киңәйтү максатыннан аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 03.07.2018 № 185-ФЗ Федераль законны имзалады. Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2018 нче елның 21 июне көнне кабул ителде, Федерация Советы тарафыннан 2018 елның 27 июне көнне хупланылды.

Закон тарафыннан урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтүдә җир кишәрлекләреннән файдалану өчен мөмкинлек тудыру һәм арендага алынган дәүләт яки муниципаль милекне сатып алуга чиксез хокук билгеләүне  күздә тота.

 


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 19-20  июле көннәрне гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Бөгелмә муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 нче июль көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 1 330 сату-алу эше буенча 754 мөрәҗәгать каралды, шуларның 333 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 850 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 76 эш буенча документлар караусыз калдырылды.


6
июль, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты,  Федераль закон 2018 нче елның 27 июне көнне Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафыннан хупланылган «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.06.2018 № 173-ФЗ Федераль законны имзалады.

Федераль закон нигезендә дәүләти-шәхси партнерлык һәм концессия килешмәләре турында килешмәләр объектлары исемлеген киңәйтелә. Аерым алганда, күрсәтелгән килешмәләр объектлары булырга мөмкин:

 

Россия Федерациясе Президенты «Аерым юридик затлар тарафыннан башкарыла торган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр турындагы» 18.07.2011 № 223-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны һәм “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү  өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтү сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы” 05.04.2013 № 44-ФЗ Федераль законны имзалады.

Федераль закон 2018 нче елның 21 июне көнне Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан хупланылды.

Федераль закон белән дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләренең сатып алуны башкару тәртибе гадиләштерелә. Аерым алганда, аларга сатып алуларны бюджет чараларыннан башка башкару хокукы бирелә.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы июнь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 236,15 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында буджет бурычы 63,7 %ка үтәлде.    

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ тарафыннан җаваплы сакланышка ике КамАЗ автомобиле кабул ителде.

Бу автомобильләр әлегә учреждениенең махсус мәйданында торалар, һәм киләчәктә электрон аукцион аркылы сатуга куелачак.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры, “ТР Бәяләүчеләр союзы” коммерциячел булмаган партнерлыкның Күзәтүчән советы рәистәше Азат Хамаев исеменә Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановтан Рәхмәт хаты килде. Хатта, аерым алганда, ТР Бәяләүчеләр союзына “Сәламәтлек территориясеннән – изгелек территориясенә” социаль-юнәлешле проктны тормышка ашырган өчен рәхмәт белдерелә.

 


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Хастаханә бинасын сату буенча 24.07.2018 көнгә электрон формада аукцион билгеләнде. Хастаханә бинасы (билгеләнеше буенча файдаланылмый), 5 катлы (җир асты каты – 1), гомуми мәйданы 4 407,7 кв.м, Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 10Б йорт адресы буенча урнашкан, торак пункт җирләре категориясендәге 7 404 кв.м җир кишәрлеге белән.

 


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

30 нчы июнь көнне Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районының “Су буе” паркында бик санлы кунак җыеп 30 нчы юбилей татар милли “Сабантуй” бәйрәме үтте. Сабантуйга килгән кеше саны 5 меңнән артып китте.

Сәламләү  һәм бәйрәм белән котлау сүзе белән Идел Аръягы районы администрациясе башлыгы Наил Юмакулов, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Азат Хамаев һәм  Идел Аръягы районының “Ульяновск өлкәсенең  татар милли-мәдәниятле автономия” иҗтимагый оешма советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов чыгыш ясадылар. Милли бәйрәмдә шулай ук Бөтендөнья татарлар конгрессы (Казан) вәкиле, Татарстан Республикасының Буа, Чүпрәле, Спасс муниципаль берәмлекләре вәкилләре һәм “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе» ректоры Җиһаншин Ильяс хәзрәт катнаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International