ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзының Эксперт-консультацияләү советы утырышы нәтиҗәләре

ТР Бәяләүчеләр союзының экспертлары эше нәтиҗәләре буенча Чистай һәм Мамадыш районнарындагы җир кишәрлекләрен бәяләү турындагы исп-хисап сыйфатының законнар, федераль стандартлар һәм бәяләү практикасы таләпләренә туры килмәве турында һөнәри фикер расланды (рецензия бирүчеләр- Тәнзилә Удод һәм Ирина Игнашина). Исәп-хисап эшен башкарган бәяләү оешмаларының киңәшмәгә чакырылган җитәкчеләре һәм бәяләүчеләр белгечләр нәтиҗәләре белән килештеләр һәм кагыйдә бозуларны бетерү өстендә эшләячәкләре турында белдерделәр.

Утырышта авыл хуҗалыгы җирләренең аренда түләве күләмен бәяләү буенча рекомендацияләр эшләү буенча аналитик эшчәнлек нәтиҗәләре каралды. ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгына бәяләрне формалаштыру өчен районнар буенча күрсәткечләрне сорап мөрәҗәгать итү турында карар кабул ителде. Күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары буенча бәяләр җыентыгының чираттагы басмасы өстендә эш июль аенда башланачак.


29
июнь, 2018 ел
җомга

2018 нче елның 29 июнендә Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә  Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышы узды.

 

Чираттагы Иҗтимагый совет утырышын Совет рәисе Рәшит Әбашев ачып җибәрде. Ул кыскача көн тәртибе белән таныштырды, элек бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешенә тукталды.

Аннан соң дәүләт хезмәте күрсәтү өлкәсендә иҗтимагый контроль функцияләренең тормышка ашырылуы турында Совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Мостаев сөйләде. Ул иҗтимагый контрольнең төп юнәлешләрен, шул исәптән дәүләт сатып алулары, азык-төлек һәм экологик иминлек, торак-коммуналь хуҗалык, сыйфатны бәйсез бәяләү турында таныштырды. Аның тарафыннан җентекләп эшләнгән Иҗтимагый  контроль регламенты күрсәтелде.

Аннан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы муниципаль районнарына коррупциягә каршы гамәлләр сораулары буенча республика эксперт төркеме составында бару нәтиҗәләре белән Берләштерү бүлеге башлыгы Гүзәл Насыйбуллина чыгышы тыңланылды.

Ведомствоның коррупциягә каршы программасының үтәлеше турында Министрлыкның коррупциягә каршы эш өчен җаваплы хезмәткәре Дарья Проценко чыгыш ясады.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының структур подразделениеләре хезмәткәрләре һәм чыгыш ясаучылар утырыш темалары буенча актив катнашып утырдылар, Иҗтимагый совет әгъзаләренең сорауларына җаваплар биреләр.

 


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 28 июнь көнне, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы төгәлләнде. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен төп сораулар буенча лекция һәм практик дәресләр үткәрелде. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек итү Килешмәләрен тормышка ашыру буенча муниципаль берәмлекләрдә эшне оештыру, муниципаль мөлкәт исәбен алып бару, муниципаль мөлкәтне бәяләү турындагы исәп-хисапларны экспертизалау һәм бәяләүчеләр берлеге белән хезмәттәшлек итү, муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм аны сату-алу эшләрен электрон формага күчерү, муниципаль берәмлекләрдә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, устав капиталында муниципаль берәмлекләрнең катнашу өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре һәм муниципаль унитар предприятиеләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлек сораулары каралды.

 

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Россия Федерациясендә муниципаль-шәхси партнерлык, дәүләт-шәхси партнерлык һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законның 7 һәм 33 маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль законны имзалады.

 

 

Кичә, 27 нче июль көнне, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә һәм дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше секторы мөдире Андрей Беденьгов һәм КФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында “Татарстан Рспубликасының муниципаль берәмлекләре милкендәге муниципаль мөлкәт белән идарә итүне оештыру” темасы буенча муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы ачылды.

 

Муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләре башлыклары өчен үткәрелгән 6 семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча килеп чыккан проблемалы сораулар буенча  26.06.2018 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында киңәшмә үткәрелде. Министр рәислегендә республика муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны финанслау, капиталь төзекләнндерү сораулары каралды.

ТР Министрлар Кабинетының 14.11.2014 № 2298-р боерыгы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре гидротехник корылмаларны инвентаризацияләүне төгәлли. Муниципаль берәмлекләр мәгълүматлары буенча бүгенге көнгә муниципаль берәмлекләр милкендә булган барлыгы 711 гидротехник корылма исәпләнә, шуларның 688 е дәүләт кадастры исәбендә.

 


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 нче елның 26 нчы июне көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында урман фонды җирләрендә һәм анда административ биналар төзелеше рөхсәт ителмәгән башка җирләрдә “Түбән Кама урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең күчемсез милек объектларын теркәү буенча сорау каралды.

Учреждениесенә күчемсез милек объектларын җир кишәрлекләренең билгеләнеше буенча төркемнәргә бүлергә һәм һәр төркем буенча чаралар үткәрү исемлеген билгеләргә тәкъдим ителде.


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 21-22 июне көнне Әгерҗе муниципаль районында бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.

Белгечләргә үзләренең борчыган сорауларын хәл итү өчен 73 авыл халкы мөрәҗәгать итте.

Бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарарасы барышында гражданнарга бирелгән пай нигезендә җир кишәрлеген өлешләү, саклык зоналары – югары басымлы газүткәргечләрнең кайдан үтүе, газбүлгеч станция, җир кишәрлеген бүлү һәм суд карары нигезендә җир хокукын үзгәртеп теркәү кебек сорауларга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин консультация бирде.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгында  “Идел буе дәүләт су транспорты университеты” Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалы укыту кампусы төзелеше соравы буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә төзелешне финанслау һәм укыту кампусы бинасын урнаштыру өчен җир кишәрлеген теркәү сораулары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International