Татарстан Республикасы милкендәге төп фондны һәм төгәлләнмәгән төзелеш объектларын исәптән төшерү буенча комиссия тарафыннан 2018 елның гыйнвар-апрель айларына 328 оешмадан килгән гариза каралды, 24 утырыш үткәрелде. Барлык гаризалар буенча морально һәм физик яктан искергән, киләчәктә эксплуатацияләүгә яраксыз 2664 милек объекты исәптән төшерү рөхсәте бирелде. 1 172 мөлкәт объекты исәптән төшерелде, шул исәптән: 1004 берәмлек оргтехника, эш кораллы һәм җайланма, 135 автотранспорт чарасы, мораль һәм физик яктан искергән, эксплуатацияләүгә яраксыз 33 бина һәм корылма. Исәптән төшерелгән объектларның күбесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына учреждениеләрендә.
Комиссия тарафыннан дәүләт учреждениеләре мөрәҗәгатьләре буенча искергән һәм эксплуатацияләүгә яраксыз автотранспорт чараларын исәптән төшерү буенча да эш башкарыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бинасында янгын чыгу очрагында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның цченче катында шартлы янгын чыгу урыны билгелщнелде һәм бинадан кешеләрне чыгару чаралары күрелде.
Куркынычлык турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан имин урынга чыктылар.
депутатлар җирле үзидарә турындагы законның ритуаль хезмәтләр оештыру өлешен гамәлгә ашыру буенча фикерләштеләр.
Закон нигезендә зират өчен бирелгән җирләрнең авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү каралган булуы билгеләп үтелде. Хәзергә Татарстанда 3 меңнән артык зират бар. 1024 зират авыл хуҗалыгы, 17 сәнәгать, 1580е торак пунктлар, 37се аеруча сакланыла торган территорияләр һәм объектлар, 386сы категориясе билгеләнмәгән, 19ы урман фонды җирләрендә урнашкан.
Җирләрнең категорияләрен күчерү турындагы документлар Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелергә тиеш, әмма әлегә биш районнан - Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле һәм Сабадан гына гариза тапшырылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан җир участоклары категориясен зиратка үзгәртү турында Буа һәм Саба районнары буенча гына карар чыгарылган.
Парламентарийлар булмаган авылларны икенче проблема дип атадылар, республикада алар - 47. Ул авылларда да зиратлар бар.
Дәүләт Советы матбугат хезмәте
15.05.2018 Баулыда министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмә үтте. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның муниципаль районы вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, җир законнарына кергән үзгәрешләр турында, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.
Казан шәһәрендә бәяләүчеләр өчен квалификация имтиханнарына гариза тапшыру 14.05.2018 көнне төгәлләнде.
Әгәр анкета элегрәк бирелгән булса, abramyan@pprog.ru адресына «ФРЦ» ФБУ җитәкчесе Бункин А.С. исеменә Казан шәһәрендәге имтиханның күчерелүе турындагы ирекле формада гариза җибәрү мөһим.
Имтиханнар 28.05.2018 көннән башлап КФУ ның Икътисад һәм финанслар институты базасында, Казан, Бутлеров ур., 4 адресы буенча үткәрелә.
Имтиханнарга әзерлек буенча түләүсез семинар: http://оценщики-рт.рф/семинар-по-подготовке-к-квалэкзамену/
2018 елның 11 май көне торышына Министрлык тарафыннан эксплуатацияләүче оешмаларның гаризалары нигезендә 203 мең км озынлыктагы газбүлгеч челтәренең саклык зоналары чикләре (газүткәргечләр) раслау һәм Казан шәһәре, Әлки, Алексеевск, Әтнә, Алабуга, лаеш, Спасс, Чистай муниципаль районнары территориясендә гомуми мәйданы 81 га җир кишәрлекләренә чикләүләр кую турындагы боерыклар кабул ителде.
2018 елның 12 мае көнне республикада “Татарстанның чиста урманнары” дип аталган табигать саклау акциясе үткәрелде.
Биектау урман хуҗалыгы территориясендәге урманны чүпләрдән арындыру эшендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә активлык күрсәтте.
Узган шимбә көнне, 12.05.2018, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионындагы җиңел атлетика буенча эстафета үткәрелде.
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының командалары арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының да командасы составында: Равил Хәсәншин, Алмаз Мөбәрәков, Инна Альмукова һәм Регина Галимҗанова да актив катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы районнарында “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ подразделениеләрен саклап калу сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының 14 муниципаль районы, шул исәптән: Әгерҗе, Арча Аксубай, Әтнә, Баулы, Югары Ослан, Чүпрәле, Мамадыш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Сарман, Тәтеш, Теләче һәм Зәй районнарының тәкъдимнәре тыңланылды. “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ һәм муниципаль районнарның үзара хезмәттәшлегендә килеп чыккан проблемалы сораулары, шулай ук алдагы эшчәнлек перспективалары каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча 2018 нче елның 2 кварталы нәтиҗәләре буенча теге яки бу районда урнашкан “Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы” АҖ подразделениеләрен саклау яки бетерү турында карар кабул итү тәкъдим ителде.
Бәяләүчеләрне квалификация имтиханнарына әзерлек буенча чаралар үткәрү кысаларында ТР Бәяләүчеләр союзы “Күчемсез милекне бәяләү”, “Күчемле милекне бәяләү” юнәлешләре буенча түләүсез интенсив-семинар үткәрә. Семинар кысаларында СРО советы экспертлары вәкилләре тарафыннан практик мәсьәләләр каралачак, шулай ук имтиханнар тапшыру буенча рекомендацияләр биреләчәк. Мәгълүмат оценщики-рт.рф сайтында.
ТР Бәяләүчеләр союзы шулай ук бәяләү сыйфатын күтәрү һәм бәяләү берләшмәләре мәнфәгатьләрендә бәяләүчеләр СРО һәм укыту оешмаларына ярдәм тәэсире ясаячак.