ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

10.05.2018 җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә устав капиталында дәүләт өлеше булган Дәүләт унитар оешмаларның һәм акционерлык җәмгыятьләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта устав капиталында  Татарстан Республикасының  50% өлеше булган 5 оешма: «Юл хәрәкәте иминлеге» АҖ, «Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты » АҖ, «Татарстан роектлары» АҖ, «Урман транспорт компаниясе», «Буа МПП ТКХ (Инженерлык челтәрләре)» АҖ финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.

Комиссия тарафыннан акционерлык җәмгыятьләр эшчәнлегенең зыянга эшләү сәбәпләре каралды һәм күрсәткечләрен яхшырту буенча рекомендацияләр бирелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча бу оешмалар эшчәнлеген контрольдә тотуны дәва итәргә һәм  ситуацияләр начарайган очракта аларның финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен өстәмә карарга дигән карар кабул ителде.

2018 елның 9 Май көнендә Казанда традицион “Үлемсез полк” россиякүләм иҗтимагый-патриотик акциясе узды. Россиякүләм бу хәрәкәттә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы хезмәткәрләре дә катнаштылар.

Аларның һәркайсы сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, фронтка җиңүгә мөмкинлек биреп тылда хезмәттә иткән якыннарының фото һәм портретларын алып бардылар. “Үлемсез полк” маршында катнашып, без аларга тиешле хөрмәтебезне белдерәбез.

Гомумән алганда, Казан шәһәрендә истәлек маршында 163 мең кеше катнашты.  “Үлемсез полк” акциясе шулай ук республиканың барлык шәһәр һәм районнарында оештырылды.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

17.05.2018 – 18.05.2018 көннәрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Актаныш муниципаль районының авылларына  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барачак. 

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтәчәк. 

 

7 нче май көнне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә  видеоконферецэлемтә режимында ТР муниципаль берәмлекләре белән  мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендалары өчен җыелган бурычларны киметү һәм бу юшәлештә эшне камилләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.

Киңәшмәдә видеоэлемтә буенча Агерҗе, Арча, Буа, Кама Тамагы, Түбән Кама, Спасс, Тәтеш һәм Чистай муниципаль районнарының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнаштылар.

Киңәшмә барышында 1 кварталда мөлкәт һәм җир кишәрлекләре арендалары өчен Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре бюджеты каршында җыелган бурычларның җыелу сәбәпләре, аны киметү юллары каралды, 2018 нче елның 1 кварталында муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату һәм файдаланудан кергән табыш буенча бюджет бурычын башкару анализланды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча муниципаль районнарга 2018 нче елга муниципаль мөлкәт һәм җир кишәрлекләре белән идарә итү буенча бюджет бурычын башкаруны тәэмин итү һәм муниципаль берәмлекләре бюджеты каршында җыелган бурычларны киметү буенча йөкләмәләр бирелде.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

       Узган шимбә, 5 нче май көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән традицион табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Биектау  участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу көнне, республика буенча акция кысаларында 600 га дан артык мәйданда 2,5 млн. яшь агач утыртылган.  

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 нче май көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 951 сату-алу эше буенча 523 мөрәҗәгать каралды, шуларның 183 сату-алу эше буенча бик әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 692 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, кирәкле документлар җитешмәү сәбәпле 76 эш буенча документлар караусыз калдырылды.


4
май, 2018 ел
җомга

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2018 елның 30 нчы апреле торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 140,28 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында буджет бурычы 41,3%ка үтәлде.    

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 31,55  миллион сум - план 12,52,3 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 24,02 миллион сум – план 36,3 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,79 миллион сум – план 33,3 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 6,99 миллион сум – план 27,9 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 2  миллион сум акча кергән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 53,41 миллион сум табыш кергән– план 105% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 21,53  миллион сум – план 20,3 % ка үтәлгән.

Бәяләүчеләр өчен квалификация имтиханнарын Казан шәһәрендә 28 майдан 31 майга кадәр үткәрү планлаштырыла. Имтихан бирергә теләүчеләр  теркәү анкетасы тутыру һәм тапшыру мөһим.

Теркәү анкетасында «РФ субъекты» кырында Казан шәһ. сайларга кирәк. Теркәү анкетасын тутыру өчен оценщики-рт.рф сайтындагы Перейти к заполнению регистрационной анкеты. ссылкасы буенча керергә мөмкин.

Әгәр анкета элегрәк бирелгән булса, abramyan@pprog.ru адресына «ФРЦ» ФБУ  җитәкчесе Бункин А.С. исеменә Казан шәһәрендәге имтиханның күчерелүе турындагы ирекле формада гариза җибәрү мөһим.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Суд эшләрен әзерләү һәм алып баруның гамәли мәсьәләләре” темасына җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен видеоконференцэлемтә режимында кабул итү чарасы узды.

Муниципаль хезмәткәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы М.М.Сафина, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының хокукый идарә башлыгы З.З.Галәветдинов, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Т.Р.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Ш.Ю.Фәйзетдинов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы советнигы О.А.Сазонова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең баш белгече А.В.Әхмәтвәлиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.Н.Ханеня җавап бирделәр.

Барлык мәсьәләләр буенча да тулы аңлатмалар, гамәли һәм методик күрсәтмәләр бирелде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Кайнар линия” телефоннары эше оештырылды. Бөек Ватан Сугышы ветераннары кызыксынган сорауларын “Кайнар линия” телефоны аша бирә алалар.

“Кайнар линия” телефоннары: 236-29-54, 221-40-80.  Җаваплы: Камалов Айдар Хисаметдин улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International