ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

27 апрель көнне Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы төгәлләнде. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен төп сораулар буенча лекция һәм практик дәресләр үткәрелде. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек итү Килешмәләрен тормышка ашыру буенча муниципаль берәмлекләрдә эшне оештыру, муниципаль мөлкәт исәбен алып бару, муниципаль мөлкәтне бәяләү турындагы исәп-хисапларны экспертизалау һәм бәяләүчеләр берлеге белән хезмәттәшлек итү, муниципаль мөлкәт белән идарә итү һәм аны сату-алу эшләрен электрон формага күчерү, муниципаль берәмлекләрдә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, устав капиталында муниципаль берәмлекләрнең катнашу өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре һәм муниципаль унитар предприятиеләр белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшчәнлек сораулары каралды.

Нәтиҗәләр буенча тыңлаучыларга Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә итүнең югары мәктәбенең кыска сроклы стажировкасын үтү турындагы документлар тапшырылды.

       2018 елның I кварталына булган нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен, гомуми мәйданы 155 гектардан артык  105 җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы җирләреннән төзелеш өчен яраклы категориягә күчерү буенча ТР Министрлар кабинетының 36 карары кабул ителде.

Шуларның:

  • Җир асты казылмалары өчен (нефть чыгару) – 27 карар;
  • Энергетика, элемтә, торба үткәргеч транспорты объектлары урнаштыру өчен – 8 карар;
  • Зират урнаштыру өчен – 1 карар чыгарылды.

27.04.2018 көнне Татарстан Республикасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан җир законнары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтүдә әйдәп баручы консультант Рамил Хәбибуллин катнашты. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язмача формада, шулай ук хокукый характердагы документлар төзү буенча консультацияләр бирелде.

“Акционерлык җәмгыятьләре турындагы” Федераль закон нигезендә  акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрү чоры башланды. Еллык гомум җыелышлар көн тәртибенә 2018-2019 корпоратив елларга ревизия комиссиясе һәм директорлар советын сайлап кую, 2017 ел нәтиҗәләре буенча бухгалтерлык исәп-хисабын һәм еллык исәп-хисапны раслау, 2017 ел нәтиҗәләре буенча табышны бүлү, шул исәптән дивидентларны түләү, һәм акционерларның еллык гомум җыелышларына кагылышлы башка сораулар кертелде.

Агымдагы айда акцияләре Татарстан Республика милкендә булган, яки һәм аларга карата махсус хокук (“Алтын акция”) булган «Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе» АҖ, «ТР җир мөнәсәбәтләре үсеше үзәге» ААҖ,  «Түбүн Кама ресурслары» АҖ, «Элита ГПП» ААҖ, «Мобиль дәүләт элемтиәсе» АҖ, «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ акционерларның еллык гомум җыелышлары үткәрелде.


27
апрель, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 28.08.2017 №1958-р (25.09.2017 №2171-р редакцияләнгән) боерыгы нигезендә республика территориясендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә дәүләт кадастры бәясе үткәрелә. Хәзерге вакытта дәүләт кадастры бәяләве үтәргә тиешле күчемсез милек объектлары исемлеген эшкәртү буенча эш төгәлләнде.

03.07.2016 №237-ФЗ “Дәүләт кадастры бәясе турындагы” Федераль законның 13 маддәсенең 9 пункты нигезендә күрсәтелгән исемлекне эшкәртү нәтиҗәләре “Дәүләт кадастры бәясе нәтиҗәләре” бүлегенең “Дәүләт кадастры бәяләвен үткәрү” бүлекчәсенә урнаштырылды.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 26 нчы апрель көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр вазыйфаларын башкаручы Артур Галиев рәислегендә һәм дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри үсеше секторы мөдире Андрей Беденьгов һәм КФУ ның Дәүләт һәм муниципаль югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр файдаланышында булган муниципаль мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр стажировкасы ачылды. Стажировка ике көн дәвам итәчәк.

Стажировкада икътисад сораулары буенча Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфия Михайлова, Яр Чаллы шәһәренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин, Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова, Чүпрәле муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ильмас Абдреев, Кукмара муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ильяс Закиров катнашалар.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

19 нчы апрель көнне РФ Сәүдә-сәнәгать палатасында «Яңа кагыйдәләр буенча дәүләт кадастры бәясе» темасына конференция узды.

Чарада РФ Федераль  Собраниесы Федерациясе Советы әгъзаләре, РФ Дәүләт Думасы депутаты, дәүләт хакимиятенең Федераль органнары вәкилләре, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары, кадарстр бәяләве өлкәсендәге һөнәри берләшмәләр вәкилләре, шулай ук техник инвентаризацияләү оешмалары вәкилләре катнаштылар.

Бу чарада дәүләт кадастры бәясе өлкәсендәге бердәи методик күрсәтмәләрнең камилләшмәгән булуы, эшчәнлектә кадрлар белән тәэмин итү, дәүләт кадастры бәясен дәгъвалау кебек төп проблемалар каралды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасыннан «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Рэнальд Сабирҗанов һәм Россия инвентаризаторлары  Федератив союзының башкама директоры Гөлнара Беглова катнаштылар.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 19-20 нче апрелендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Сарман муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен һәм торак йортны сату-алу килешмәләре төзүгә, җир чикләренә төгәллк кертү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүгә кагылышлы иде.

Бу көннәрдә үзләренең сорауларына җавап эзләп белгечләргә районның 86 кешесе мөрәҗәгать итте.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзы “Сәламәтлек территорияләреннән – изгелек территорияләренә” дип аталган  социаль проектны тормышка ашыру эшен дәвам итәләр. “Водниково” бистәсе (Чистай шәһ.) ТОС №7 активистлары, оешмалар белән берлектә «Бригантина» исемле мәйданчыктагы җилкәнле көймә макеты, утыргычлар буялды һәм рәтләнелде, сәхнәне тергезү эшләре алып барыла. Менә инде берничә ел ТОС гражданлык активлыгы үрнәге  күрсәтә. Бу, беренче чиратта, завод хезмәте ияләре – ветераннар һәм яшьләр, ТОС рәисе Нәфисә Гәрәева  күтәренкелеге аркасында.

Тиздән, берничә буын елгачылар көненә мәйдан әзер булачак. Июль аеның беренче якшәмбесе ветераннар һәм яшьләрне, хезмәт геройларын, кечкенә балаларны, һәм барлык территориаль иҗтимагый үзидарә халкын яңартылган мәйдан кабул итәчәк.


21
апрель, 2018 ел
шимбә

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының барлык подразделениеләре хезмәткәрләре дә министрлык яны территориясен чистарту буенча шимбә өмәсенә чыктылар. Алар министрлыкның бинасы тирәсен тәртипкә керттеләр, тәрәзәләр юдылар, эш урыннарын җыештырдылар.Кайбер балалар шулай ук әти-әниләренә Министрлык янын тәртипкә китерүдә ярдәмгә килделәр, һәм өмәдә катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International