ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Казан федераль  университеты  Идарә, Икътисад һәм финанс институты кысаларында Белем һәм квалификация арттыру комитеты КП “Татарстан Республикасынын Бәя биручеләр берлеге” нең киңәйтелгән  утырышы булып узды. Утырылышта берлекнең төп дүрт партнеры- югары уку йортлары (Казан федераль университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Татарстанның  бизнеска булышлык күрсәтү институты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты), бәяләү компания җитәкчеләре һәм бәяләүчеләр оешмаларының төбәк вәкиллекләре катнашты. Шулай ук проект менеджменты Һәм  бизнесны бәяләү кафедрасы тарафыннан профиль белгечлеге буенча укучы 2- 4 нче курс студенталары катнашында  “Бәяләү эшчәнлегендә яңа тенденцияләр, мөмкинлекләр һәм аның куркынычы” темасына тугәрәк өстәл оештырылды.

Мондый очрашуның төп сәбәбе бәяләү хезмәте базарының җанлануы һәм югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ арту белән бәйле. Исегезгә төшерик, проект менеджменты һәм бизнесны бәяләү кафедрасында  “Бизнес һәм аның куркыныч бәяләу” профиле ачык. 2017 елның 21 нче ноябреннән алып 26 нчы ноябренә кадәр бәяләүче профессия ияләре өчен булып узган квалификацион имтиханны уңышлы уздырып, проект менеджменты һәм бизнесны бәяләү кафедрасы алдынгы бәяләү оешмалары,компаниялэре, Татарстан Республикасының хакимият органнары белән конструктив һәм тыгыз хезмәттәшлек күрсәтеп, үзенең бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә әйдәп баручы белем  үзәге булуын исбатлады.

Җанлы әңгәмә барышында комитет әгъзалары, бәяләү һәм банк берләшмәләренең чакырылган вәкиллэре, югары уку йорты укытучылары бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә өстәмә һөнәри программалар ачу буенча уртак  юнәлешләр,  Казан шәһәрендә квалификацион имтихан оештыру һәм аңа әзерләнү, 2018 елга  Комитет эшенең юнәлешләрен турында съз алыштылар, актуаль сорауларга җавап бирделәр.

Утырылыш барышында  бәя бирүченең базар икътисадындагы урыны һәм профессиянең киләчәге, кучемсез милек, эшмәкәрлек һәм нематериаль актив бәяләү актуальлеге, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәрендә кучемсез милеккә базар һәм кадастр бәясенең узгәреш тенденцияләре, эшмәкәрлекне  бәяләү очрагында туган кыенлыклар, проблемалар һәм  бизнесны бәяләү,идарә итү өлкәсенә кагылышлы актуаль темаларга фикер алышу булып узды.

Чарада Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбләре министрлыгың бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова да катнашты.


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 21.11.2005 № 543 «Банкротлык һәм банкротлык процедуралары эшләрендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкил органы турындагы» карары нигезендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бурычы булган, бөлгенлек (банкротлык) процедурасындагы оешмаларны кредиторлар таләпләре реестрына кертү буенча эш алып барыла.

Шулай ук 26.10.2002 № 127-ФЗ «Бөлгенлек (банкротлык) турындагы» Федераль закон кысаларында Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан арбитраж идарәчеләре запрослары буенча бөлгенлек (банкротлык) процедурасындагы оешма һәм предприятиеләр карамагындагы дәүләт мөлкәте булуы ( булмавы) турында анализ үткәрелә.

 


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының 2 ноябрь, 2012 ел, № 73-ТРЗ «Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Законын  гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү үткәрү планлаштырыла. Чара 2018 елның 27 апрелендә сәг. 10 нан 14 сәгатькә кадәр «Татарстан халыклары дуслыгы Йорты» Дәүләт бюджет учреждениесендә (Казан ш., Павлюхин ур., 57) узачак. Күрсәтелгән чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Хокук идарәсенең Дәүләтнең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы - Хәбибуллин Рамил катнашачак.


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә бәяләү буенча актуаль сораулар карадылар. Фикер алышу формасында "техник инвентаризация" АҖ бәяләү бүлеге җитәкчесе (ТР Бәяләүчеләр союзы әгъзәсе) Ирина Игнашинаның бәяләү эшчәнлегеның актуаль сораулары каралды.  Практикалаучы бәяләүче-методист яңа закон новацияләүре турында сөйләде, бәяләү оешмалары һәм бәяләүчеләргә карата яңа таләпләргә тукталды, авыр һәм дәгъвалы очраклар каралды.  Фикер алышу барышында лектор ТР Бәяләүчеләр союзының методик һәм практик ролен азсызыклады, аеруча Партнерлыкның Эксперт-консультацияләү советыныд бәяләү буенча исәп-хисапларын рецензиялщъ эшен билгеләде. Лектор шулай ук тыңлаучыларның сорауларына җаваплар бирде. 


16
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 14 нче апрелендә Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча спорт ярышлары узды. Ярышлар Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә үтте.

Безнең министрлык исеменнән: Артур Галиев, Ринат Газизов, Зөльфәт Галәветдинов, Ислам Ишмаков, Алмаз Мөбәрәков, Марсель Минуллин, Олег Масленков, Тимур Хабибуллин, Равиль Хәсаншин һәм Рамил Хәбибуллин катнаштылар.

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Конституция суды һәм дәүләт Алкоголь инспекциясе  командалары белэн очрашты.

Безнең команда югары осталыгын, нык торучанлыгын, ихтыяр көчен, чыдамлыгын күрсәтте һәм барлык өч очрашуларда да җиңеп 1/8 финалына чыкты.Без узебезнең командабыз белэн горурланабыз! Шулай тотарга!


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 11 апрелендә булган мәгълүматлар буенча, республикада куп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 46 151 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 927, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 248 гаилә кертелгән.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 35 453 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 862, Яр Чаллыда – 2 622 җир кишәрлеге теркәлгән.

Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның  муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 30 475  җир кишәрлеге бирелгән.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

19.04.2018 гражданнарга хокукый мәсьәләләре буенча консультация уткәру максатыннан, Татарстанның Сарман районына төрле министрлыклар, ведомство hэм оешмэ белгечлэреннән торган мәгълүмати консультация биру төркеме юллану планлаштырыла.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.02.2018 № 364-р боерыгы нигезендә 2018 нче елның 5-7 апреле көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар үтте. 

Татарстан Республикасының 29 ведомство һәм министрлыгы арасында шахмат буенча ярышларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы: Равил Хәсәншин, Илья Пахмутов, Юлия Денисова һәм Гөлинә Сәләхова катнаштылар.

Ярыш катнашчылары һәр катнашучыга бирелгән 15 минутлык контроль вакыт белән швейцар системасы буенча 9 турда уйнадылар (көн саен 3 әр тур). 


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

  “ТР Бәяләүчеләр союзы” коммерциячел булмаган партнерлык идарәчелеге утырышында Патнерлыкның Советлар һәм Комитетлар составы расланды, шул Эксперт-консультацияләү советы, Һөнәри әзерлек һәм мәгариф буенча комитеты, Күчемсез милек базарын мониторинглау буенча комитет, Тариф сәясәте буенча комитет,  тышкы элемтә һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү комитеты,  Сертификацияләү буенча комитет. Идарәчелек йөкләмәсе буенча яңартылган эш органнары исемлеге Партнерлыкның оценщики-рт.рф  сайтында урнаштырыла. Башкарма дирекциягә бер ай срокта Партнерлыкның Комитетлары һәм Советлары утырышларын уздыруны тәэмин итү, эш планнарын раслау, җитәкчеләрне сайлап кую һәм эш юнәлешләре буенча җаваплыларны  сайлап кую эше йөкләнелде.  

Парнерлык әгъзаләре итеп, тапшырылган гаризалар һәм документлар ике оешма: "Экспертизалар һәм Бәяләү үзәге" ҖЧҖ (ОГРН 1141650012151) һәм "Аудит плюс"  ҖЧҖ (ОГРН 1021603150469) кабул ителде.


7
апрель, 2018 ел
шимбә

2018 нче елның 11 нче гыйнварыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына 31.12.2017 №507-ФЗ “Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турындагы” Федераль закон тарафыннан кергән үзгәрешләргамәлгә керде.  Бу закон нигезендә генераль планга торак пунктларның чикләре турындагы мәгълүмат кушымтасы булу мәҗбүри. Бу кушымтада Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын алып бару өчен файдаланыла торган торак пунктларның урнашу урынының график тасфирламасы,  бу чикләрнең координаталар системасындагы нокталар координаталары исемлеге булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International