ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген КФУ ның Икътисад, идарә һәм финанслар институты мәйданында бәяләү өлкәсендә квалификация имтиханнары башланды. Ул Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән  300 дән артык бәяләүчене җыйды. Аларның күбесе үзләренең квалификацияләрен бәяләү өлкәсендәге яңа юнәлешләр буенча тулыландыралар. Узган елны 848 гариза кабул итеп, Казан һәм Казан федераль университеты  имтиханнар үткәрүче өч мәйданның берсе булды.

 

Күпьеллык уңышлы хезмәт һәм җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә үсешкә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күптән түгел Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфасыннан китеән Фәрит Мусин “Данлы хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

Медальне бүген Фәрит Мусинга министрлык җитәкчеләренең киңәшмәсендә министр Азат Хамаев тапшырды. Министр бердәм командада эшләү һәм республика каршында торган бурычларны чишүдә ирешелгән мөһим нәтиҗәләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.


25
май, 2018 ел
җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкама органнарың мобилизация эше буенча җаваплы хезмәткәрләре белән уку үткәрелде. Укуны ТР КМ Аппараты планы нигезендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының режимлы-секретлы хезмәтнең әйдәп баручы белгече Олег Масленков алып барды. Мобилизация планы – ул барлык мобилизация эшләрен үз вакытында үтәүне тәүмин итүче төп чараларны чагылдырган документлар җыелмасы. Ул тыныч вакытта конкрет җирле шартлар үзенчәлекләрен, шулай ук мобилизация периоды хәле мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелә.

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 15 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды, моннан тыш  3 хезмәткәр класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.

      


24
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзы тарафыннан  “Сәламәтлек территорияләреннән – изгелек территорияләренә” дип аталган  социаль проекты буенча Чистай шәһәрендәге “Елгачылар Бистәсе”  ТОС №7  “Бригантина” мәйданчыгы территориясен торгызу эше дәвам итә. Бу эштә микрорайондә яшәүчеләр, оешма коллективлары, һәм мәгариф учреждениеләре коллективлары актив катнашалар. Мәйданчыкта ветераннар, депутатлар белән очрашулар, балалар бәйрәмнәре үткәрелә.

 


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы акцияләре Татарстан Республикасы милкендә булган һәм (яки) аларга карата махсус хокуктан файдалану (“Алтын акция”) турында карар кабул ителгән акционерлык  җәмгыятьләрендә акционерларның еллык гомум җыелышларын үткәрүне контрольдә тоту буенча эш дәвам итә.  Бу эш директорлар советын һәм бу җәмгыятьләрдә Татарстан Республикасы вәкилләренең ревизия комиссиясен сайлауны, шулай ук 2017 ел нәтиҗәләре буенча дивидентлар түләүне  тәэмин итү максатыннан алып барыла.

 

       2018 елның 05 май көненә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 46 428 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 11 017, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 248 гаилә исемлеккә керде.

      

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” үзкөйләнешле оешмалар әгъзаләренең гомум җыелышы булды. Анда 2017 елга эш нәтиҗәләрен караудан тыш алдагы елга эш Планы да расланды.

 


22
май, 2018 ел
сишәмбе

21.05.2018 Алабугада  министрның беренче  урынбасары Артур Галиев  муниципаль берәмлекләр  җитәкчеләре семинар- киңәшмәсендә катнашты. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның  муниципаль районы вәкилләре катнашты. Министрның беренче  урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, җир законнарына кергән үзгәрешләр турында, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 17-18 нче май көннәрендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Актаныш муниципаль районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Александр Паймухин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен һәм торак йортны сату-алу килешмәләре төзүгә, җир чикләренә төгәллк кертү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүгә кагылышлы иде.

Бу көннәрдә үзләренең сорауларына җавап эзләп белгечләргә районның 62 кешесе мөрәҗәгать итте. Аларга бирелгән сораулары буенча консультация бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International