ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 3 мартында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышлар Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” спорт комплексы базасында үтте. Ир-атлар өчен – 3 км, хатын-кызлар өчен – 1 км дистанция билгеләнгән иде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча бу спорт чарасында да актив катнаштылар. Министрлыктан, ярыш шартлары таләп иткәнчә, 4 кешедән торган команда: Минуллин М.Г., Мөбәрәков А.Г., Сәләхова Г.Р., Гатиятова Р.А. катнашты. Спортсменнарга көч биреп торырга җанатарлар һәм аларның гаилә әгъзәләре дә килгән иде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре үз командасы белән горурланалар!

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.

       2018 елның 1 март көненә министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 423 сату-алу эше буенча 236 мөрәҗәгате каралды, шуларның 86 сату-алу эше башкару килешенде. 293 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды. Моннан тыш, 44 сату-алу эше буенча тиешле документлар җитеп бетмәү сәбәпле, караусыз калдырылды.

      


2
март, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы күчемсез милек базарын мониторинглау буенча Комитет утырышы булды. ТР Президенты куйган бурычлар нигезендә елга ике тапкыр республиканың шәһәр һәм районнары, шулай ук кайбер авыл җирлекләре дә мониторинглана. Нәтиҗәдә “Күчемсез милек, җир кишәрлекләре һәм арендага куелган бәяләр мониторингы” җыентыгы чыгарылы. Бу елды ул 2018 елның 1 март торышы буенча чыгарыла. Мониторинг сату алу эшләрен башкараган вакытта, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр милке белән эш иткәндә бәя диапазоннарына ориентирлашырга хезмәт итә. Мониторинг базасы өчен булып ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының мөлкәт белән идарә итү органнары ярдәме белән бәяләүчеләр берлегенең, бәяләүчеләр эшенә корпоратив заказ бирүчеләр, күчемсез милек базарының һөнәри берләшмәләре, эксперт оешмаларының тәкъдимнәре һәм аналитикасы кулланыла. Мониторинг җыентыгы һөнәри хакимият органнарына, шул исәптән республиканың мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, оешма-әгъзаларга, ТР Бәяләүчеләр союзы экспертларына куллану өчен түләүсез таратыла.

 


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

ТР бәяләүчеләр Союзының чираттагы Эксперт-консультацияләү советы утырышында Зәй шәһәрендә һәм Зәй МР торак булмаган бүлмәләр бәясен һәм җир кишәрлегеннән файдалану хокукын бәяләү турында исәп-хисап буенча рецензент буларак эксперт Резидә Бетретдинова чыгыш ясады.

Ул типик хаталарга, бәяләү объектының базар бәясен анализлау һәмфадаланылган исәп-хисаплар күләме һәм корректировкаларны нигезләү кулланыла торган финанс исәп-величин һәм корректировокмөһимлегенә җентекләп тукталып үтте.

Актив фикер алышу барышында Совет әгъзалары, квалификацияле экспертлар Дмитрий Захматов, Андрей Лисичкин, Дамир Тимершин, Марат Сөләйманов, Юрий Чеботарев тәкъдим ителгән һөнәри фикер проектларына ен барышында конструктив тәкъдимнәр керттеләр. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы позициясен бәяләү бүлеге башлыгы Лариса Швецова чагылдырды. Зәй МР мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Рәис Шайхиев район территориясендәге бәяләнә торган объектларга һәм аның аналогларына тулы бәяләмә характеристика бирде, һәм аларның муниципаль милек керемлелеген тәшкил итүче буларак инвестицион яктан җәлеп итү кебек төп өлеше мәсьәләләренә тукталды.

Ул экспертларга әһәмиятле методик һәм гамәли ярдәм өчен рәхмәт белдерде, һәм бәяләү сыйфатын күтәрү буенча яңа алымнарның аеруча кирәклегенә тукталды. Алга таба да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итүгә ышыныч белдерде. 

 


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Дәүләтнең социаль политикасының иң приоритетлы  юнәлешләренең берсе булып бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә ярдәм итү тора.

Ана капиталы белән беррәттән түләүсез җир кишәрлеге алу мөмкинлеге күп гаиләләргә мөһим стимуллаштыру , һәм һичшиксез гаилә институтын үстерүгә һәм бала тудыруны арттыруга йогынты ясаучы чара булып тора. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республика Хөкүмәте тарафыннан регионда бу программаны тормышка ашыру буенча җаваплылык үзәге итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасында барлыгы 50,5 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә. Шуларның 45,1 меңнән артыгы җир кишәрлеге алучылар исемлегенә кертелгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары белән берлектә күп балалы гражданнарга җир кишәрлекләре бирү процессын оештыру буенча эш алып бара.

Нәтиҗәдә, 29 меңнән артык күп балалы гаилә шәхси милеккә җир кишәрлеге алды.

Кызганычка каршы, беренче чиратта җир кишәрлекләренең дефицит булуы белән бәйле проблемалар да бар. Бу сорау аеруча, күп балалы гаиләләр саны аеруча күп, ә шәһәр яны җирләре интенсив рәвештә үзләштереп килә торган Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә тора.

Бу сорауны чишү өчен Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы тарафыннан Яр Чаллы шәһәре муниципаль милкенә Семекеево һәм Калмаш авылларындагы җир кишәрелекләре бирелде. Семекеево авылының 34 гектар мәйданлы  җир массивында 290 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелды. Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү тәмамланды диярлек. Калмаш авылындагы җир массивына карата генераль планга үзгәрешләр кертү буенча эш башкарыла.

Моннан тыш, 2017 елда Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты һәм ТР Тукай муниципаль районы җитәкчелегенең бердәм эше нәтиҗәсендә муниципаль район тарафыннан күп балалы гаиләләргә бирү өчен юридик затлар милкендә булган җир кишәрлекләре тәкъдим ителде.

Казан шәһәрендәге җирләрнең дефицитлыгы проблемасын чишү өчен Министрлык тарафыннан Россия Федерациясе милкендәге җир кишәрлекләренә карата Торак өлкәсендә бердәм үсеш институты белән нәтиҗәле хезмәттәшлек башкарыла. Россия Федерациясе милкендәге җир кишәрлекләрен нәтиҗәле файдалануны бәяләү һәм торак төзелешен үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе карарлары белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары И.И.Шувалов җитәкчелегендә Татарстан Республикасына гомуми мәйданы 639,4 га булган Россия Федерациясе милкендәге җир кишәрлекләре белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылды. Шуларның 2500 артык җир кишәрлеге Казан шәһәрендәге күп балалы гаиләләргә бирү өчен формалаштыру планлаштырылды.

 

2018 елның 18 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар була.

Сез үзегезнең сайлау участогыгызны монда белә ала аласыз: http://www.cikrf.ru/services/lk_address/

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында эшчәнлеккә кагылышлы сораулар каралды.

2017 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга эш юнәлешләре турында министрлыкның Исәпләү, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Шулай ук ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше Стратегиясен тормышка ашыру сорауларын да яктыртты.

Иҗтимагый совет әгъзаләре Совет рәисе Рәшит Әбашев тарафыннан җиткерелгән 2018 елга эш Планына тәкъдимнәр буенча фикер алыштылар һәм расладылар.

Коррупциягә каршы политика сораулары буенча ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә үткән түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча, Иҗтимагый советларның республиканың дәүләт органнарында һәм муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый контрольне башкарган вакытта коррупциягә каршы комиссияләр белән хезмәттәшлек итү механизмын эшләп чыгару максатыннан ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артур Мостаев һәм Совет рәисе урынбасары Нәзгать Мәгърифәтуллин чыгыш ясадылар.

Утырышта катнашучылар тыңланылган сораулар буенча карарлар кабул иттеләр. Кабул ителгән карарлар Министрлык сайтының “Иҗтимагый совет” бүлегенә урнаштырылачак.

2018 елның 26 февралендә Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышта 2017 елның 9 ае эчендә РСБУ буенча ярдәмче компанияләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңланды. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы тарафыннан компанияне матди-техник тәэмин итү системасын киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре каралды. 2013 елгы МТО стратегиясен гамәлгә ашырудан уңай нәтиҗә, китереп торуларда монополизм булдырмау, 2015 елда «Татнефть» төркеме предприятиеләрендә сатып алулар оештыруның бердәм стандартын кертү билгеләнде, диелә әлеге хәбәрдә.

"Татнефть" ГАҖ Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу – сатып алулар процедураларының ачыклыгын арттыру һәм вакытын кыскарту, ачык күләмнәре белән якынча шартнамәләр төзү, сатып алуларда субъектив факторны мөмкин кадәр киметү, маркетинг тикшеренүләре, тендерлар уздыру. Утырышта структур һәм ярдәмче предприятиеләрне матди-техник тәэмин итү хезмәтләрен үзәкләштерү юлы белән МТО оештыру структурасын киләчәктә камилләштерү турында карар кабул ителде.

2017 ел йомгаклары буенча «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышын уздыру урыны һәм датасы билгеләнде. Гомуми җыелыш 2018 елның 22 июнендә Әлмәт шәһәрендә «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак.


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

21.02.2018 министр урынбасары Фәрит Мусин видеоконференция режимында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләре арасындагы үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүны үтәү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының икътисад буенча җитәкчеләре, Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре һәм муниципаль мөлкәт буенча исәп-хисап белән эш өчен җаваплы белгечләр, Министрлыкның бәяләү бүлеге һәм стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлеге хезмәткәрләре, ТР Бәяләүчеләр союзының башкарма директоры Олег Булгаков катнаштылар.

Көн тәртибенең төп соравы муниципаль мөлкәтнең базар бәясен бәяләүнең сыйфатын арттыруга кагылышлы булды. Палата һәм Башкарма комитетларның бәяләүчеләрдән эшләрне кабул итеп алучы исәп-хисап белән эш буенча җаваплы хезмәткәрләренең еш кына бәяләү турындагы исәп-хисаплардагы җибәрелә торган хаталарны күрмичә үткәреп җибәрүләренә аеруча игътибар бирелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан муниципалитетлар адресына җибәрелгән исәп-хисапларны тикшерү буенча рекомендацияләр дә яңадан комментарияләнде.

Киңәшмәнең икенче төп соравы муниципаль унитар предприятиеләренең банкротлыгын булдырмый калу һәм субсидиар җаваплылыкка тартуга җиткермәү буенча чаралар күрү өлкәсендә муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенә кагылды.

Муниципаль берәмлекләргә бу юнәлештә шулай ук тиешле рекомендацияләр бирелде.

Россия Федерациясенең Җир кодексы нигезендә хәзерге вакытта РФ Җир кодексының 39.11, 39.12 маддәләре нигезендә аукцион үткәрү һәм әзерлек буенча чаралар үткәрелә. Капиталь төзелеш объектларының рөхсәт ителгән төзелеше параметрлары,  инженерлык-техник челтәрләргә ялгануның техник шартлары, инженерлык-техник челтәрләргә ялгануны тәэмин итү  сроклары һәм максималь йөкләнеше, техник шартларның гамәли сроклары һәм түләү күләме турында мәгълүматлар җыю эше башкарыла.

Җир кишәрлекләрен арендалауга теләүчеләр ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына гариза белән мөрәҗәгать итә алалар. Исемлекне ссылка буенча таба аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International