13.10.2017 көнне Хокук идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов рәислегендә Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен саклау һәм конфликтларны җайга салу буенча комиссиясе утырышы узды.
Бүгенге көндә Татарстанда 43 мең 323 күп балалы гаилә җир участоклары алу өчен исемлеккә кертелгән, аларның 71,6 проценты ул җирләргә инде хуҗа, бу 28 мең 95 гаилә дигән сүз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнагать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. Депутатлар өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләрне җир биләмәләре белән бушлай тәэмин итү мәсьәләсендә Татарстанның Җир кодексы нигезләмәләренең гамәлгә ашырылуы турында фикер алышты.
Комитет рәисе Таһир Һадиев бушлай җир участогы күп кенә гаиләләргә бала табу өчен этәргеч бирә торган чара булуын билгеләп узды.
Төп доклад белән Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Җир ресурслары идарәсе башлыгы Гүзәл Миндубаева чыгыш ясады. Ул республикада барлыгы 48 мең 832 күп балалы гаилә исәпләнүен әйтте. Әле ярты ел элек кенә аларның саны 45 меңне тәшкил иткән. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир участокларының күпчелеге, 90 процентка якын өлеше, инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин ителмәгән. Гүзәл Миндубаева әйтүенчә, гаиләләрнең үзләренә тәкъдим ителгән җирдән баш тартуы да шуның белән бәйле.
Белешмәдән күренгәнчә, республика муниципаль берәмлекләрендә 2544 җир кишәрлегендә күп балалы гаиләләр тарафыннан төзелеш эшләре башланган. Район җирлегендә 393 индивидуаль торак йорт төзелгән. Белгечләр муниципаль районнарда күп балалы гаиләләргә җир биләмәләре бирүнең кимү динамикасы сакланганын билгеләп узды. Җир белән тәэминат кими, ә исемлеккә кертелгән, әмма әле җирсез күп балалы гаиләләр саны арта баруы әйтелде. Таһир Һадиев фикеренчә, республика территориясендә бу законны гамәлгә ашыруның кыенлыгы республика Хөкүмәтендә координацияләү үзәге булмау белән дә бәйле.
Казан белән Чаллыда вәзгыять аеруча кискен. Башкалада 12 039 күп балалы гаилә теркәлгән, аларның 10 мең 175е исемлеккә кертелгән, 3050 җир кишәрлеге бирелгән. Проблеманы хәл итү максатыннан, яңа территорияләрне бүлү күздә тотыла. Биектау районы Каймар бистәсендә, Лаеш районы Сокуры бистәсендә, Константиновка бистәсендә җир кишәрлекләре тәкъдим ителәчәк.
Яр Чаллыда исә, күп балалы 6518 гаилә җир участокларына дәгъва кыла. 6171 гаилә исемлеккә кертелгән. Аларның 2599ына җир бирелгән, тагын 3572 гаиләгә җир бирәсе бар. Шәһәр читендә җир калмаганлыктан, Тукай районы администрациясе белән килешү нигезендә эш алып барыла. Әйтик, Калмаш бистәсендә 30 гектар мәйданда җир биләмәсе Яр Чаллының муниципаль милкенә тапшырылган.
Комитет Татарстан Министрлар Кабинетына күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү турындагы мәсьәләне карарга тәкъдим итте. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, җир бирү буенча генераль планга үзгәрешләр кертелә калса, җирле үзидарә органнарына булышлык күрсәтү бурычы куелды.
Балтырганга каршы көрәш буенча республикакүләм программа кирәк. Бүгенге утырышта әлеге мәсьәлә дә күтәрелде.
Балтырганның куркыныч үсемлек булуы турында Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, республикада балтырган шактый еш очрый, ә аның кеше сәламәтлегенә тискәре тәэсире бик зур. Балтырган хәтта токсикологик агулануга китерергә мөмкин, нәтиҗәдә, нерв системасына да, йөрәк мускулына да зыян килә.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта балтырган үсә торган барлыгы 84 гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә. 2015 һәм 2016 елларда аларның мәйданнары кечерәк булган.
Әлегә балтырганга каршы бер көрәш чарасы да алып барылмый. Балтырган котырып таралмасын өчен, беренче чиратта, аны даими чабып тору кирәк. Ни өчен дигәндә, аның чәчәге 800 меңгә кадәр серкәсен чәчәргә сәләтле.
Россельхознадзор һәм Россельхозцентр белгечләре балтырганга каошы республика дәрәҗәсендәге программа кирәк, дигән фикердә. Әйтик, Ленинград өлкәсендә инде 5 ел дәвамында бу юнәлештә эш үткәрелә.
Балтырган начар климатик шартларга тотрыклы, башка төр үсемлекләр үсүгә комачаулый. Быел балтырганнан зыян күреп, хастаханәгә эләгүчеләр дә булган. Ул тәндә пешү кебек җәрәхәтләр чыгара, ул тирән дерматитка әверелә. Комитет рәисе Таһир Һадиев та аның көчле аллерген булуын билгеләп узды.
"Татар-информ" МА язмалары буенча
Татарстан Республикасының муниципаль районнарында гомуми мәйданы 375 мең.га булган кирәк булмаган җир өлешләре исәпләнә.
Киж таралганнары:
-туфракның файдалы өлешен башка җиргә күчерү;
- туфракның файдалы өлешен юкка чыгару;
- авыл хуҗалыгы җирләрендә чүп үләннәре басып китүе;
- авыл хуҗалыгы җирләрен җитештерү отходлары белән чүпләү.
РФ Икътисад үсеше вәкаләрләре тапшырылган оешма - Идарәчелек кадрлары әзерләүне оештыру буенча Федераль ресурс үзәге мәгълүматлары буенча:
http://www.pprog.ru/otsenochnaya-deyatelnost/
- Россия Федерациясе субъектларында бәяләү эшчәнлеге өлкәсендә мәҗбүри квалификация имтиханнарын үткәрү оештырыла.
Казан шәһәрендә беренче квалификация имтиханнары 2017 елның 13-17 ноябре көннәренә планлаштырыла.
Имтихан бирергә теләүчеләр 2017 елның 30 октябренә кадәр теркәү анкетасы тутырырга тиешләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева шәһәрнең үзәк өлешендә берничә объект төзү һәм төзекләндерү турында мәгълүматны хәбәр итте.
Беренче объект итеп, Г.Тукай урамындагы 3-4 катлы "Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты" каралды. Бу проектны ведомствоара комиссиянең барлык әгъзалары хуплады.
Ә Калинин урамындагы 8 катлы торак йорт проектын тулырак өйрәнергә, дип карар кылынды. Шундый ук фикер Һади Атласи урамында урнашачак 4 катлы торак йорт проекты буенча да яңгырады. Бинаның архитекторлар тәкъдим иткән варианты утырышта катнашучыларда бәхәс тудырды, биредә урамның тарихи күренешен исәпкә алып эшләү кирәк булуы ачыкланды.
Бер юлы шәхси торак төзелешенә караган ике объектның фасадын эшләп бетерергә киңәш ителде. Алар Карельская (Адмирал бистәсе) һәм Хәрби урамнарында урнашачак.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, шәһәрнең тарихи өлешендә тарихи масштабны һәм яңа төзелеш стилен саклау регламенты эшли.
Ә менә Нур Баян урамында урнашачак 6 катлы бинаның тышкы ягын башкача эшләү соралды.
Утырыш барышында Энгельс урамындагы 3-18 катлы торак комплексының проекты кабул ителмәде. Объект сәнәгать районында, Гладилов урамына якын җирдә урнашачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Казанның Киров районы һәм аның архитектур үзенчәлекләре әлегә тиешле бәя алмаган. Биредә, баштан ук дөрес төзелеш рәвешен сайлап, районның йөзенә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, диде ул.
Чираттагы проект Һади Такташ – Сәлимҗанов урамнарындагы 4 катлы бина булды. Ул ике төрле вариантта тәкъдим ителде. Утырышта катнашучылар аның беренчесен хуплады.
Алга таба Яхин – Чернышевский – Исхакый – Мәскәү урамнарындагы квартал төзелеше каралды. Биредә сәүдә үзәге, торак йортлар булдырырга телиләр. Проект XVIII гасырга караган объектларны төзекләндерүне дә үз эченә ала, шулай ук квартал эчендә җәяүлеләр өчен булган юлларны да уйлап бетерү сорала.
Алдагы ике объектны –Тукай урамы 97 һәм Горький 16 адресы буенча урнашкан биналарны катнашучылар хуплады. Аларның соңгысы – мәктәп.
Шоссейная урамында ("Татарстан-Яңа гасыр" компаниясе медиакомплексы) объект буенча яңа карар кабул ителде.
Ә менә 2 нче номерлы тикшерү изоляторының административ комплекс бинасы проекты кабат кире кагылды. Ул Зур урамда урнашкан. Заказ бирүче – Җәзаларны үтәтү Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе. Рөстәм Миңнеханов әлеге объект өчен башка мәйданчык карарга тәкъдим итте.
Соңгы проект итеп, Алабуга шәһәренең Мәскәү урамында урнашачак 3 катлы торак йорт тәкъдим ителде. Ул бөтен комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы таарфыннан электрон формада ачык формада бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кетү юлы белән күчесмле милек (йөзү краннары) сату буенча аукцион игълан ителде. Аукцион 2017 елның 7 ноябрендә үтәчәк. Гариза бирү һәм башка сораулар буенча 264-30-81(2-39) телефоны аша Прокофьева Е.А. мөрәҗәгать итә аласыз.
ТР Бәяләүчеләр союзы экспертлары өчен оештырылган "Оешманы (эшмәкәрлекне) бәяләү. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасы һәм ресурслары эффективлыгын бәяләү" квалификация күтәрү курслары тәмамланып килә. Алар өчен бу атнада практик дәресләр һәм тәмамлау имтиханнары уздырылачак. Имтихан шартлары Россия бәяләүчеләре тапшыра торган мәҗбүри имтиханнарга якынайтып төзелгән.
Ике атна дәвамында үткәрелгән лекцияләр бәяләүчеләр тарафыннан бары уңай фикерләр генәт калдырды.
Узган шимбә көнне, 2017 елның 7 октябрендә, ТР Урман хуҗалыгы минитсрлыгы тарафыннан "Урман атнасы 2017" акциясе оештырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре "Урман атнасы 2017" акциясендә катнаштылар һәм Столбиәе урман хуҗалыгы территориясендә чистарту эшләрен башкардылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
Килешмәләр киң спектрда үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен сату-алу эшләре карарлары проектларының законга тәңгәлеген анализлауны камилләштерү буенча эшне күздә тота.
2017 елның гыйнвар-октябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 2 286 сату-алу эше буенча 1 884 мөрәҗәгать каралды, шуларның 793 сату-алу эше башкару килешенде. 1 493 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
2017 елның 04 октябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 43 525 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 10 175, Яр Чаллы шәһәрендә – 6 171 гаилә исемлеккә керде.
Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 34 048 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 5 284, Яр Чаллыда - 2 622 җир кишәрлеге.
Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның муниципаль районнарында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 28 254 җир кишәрлеге бирелгән.