Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 9 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 642,82 миллион сум акча керде.
Шул исәптән, елның 9 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 67 миллион сум - план 89,68 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 58,87 миллион сум – план 87,8 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 2,03 миллион сум – план 96,67 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 72,14 миллион сум – план 240,47 % ка үтәлгән;
җир сатудан – 8,29 миллион сум акча кергән (бу статьяга план билгеләнмәгән).
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 56,9 миллион сум табыш кергән– план 99,18 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 318,52 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 58,09 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр хезмәткәрләре катнашында катлаулы ситауцияләрдә коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру кысаларында сораурауларны карау буенча фәнни-практик семинар үтте.
Казан инновацияләр университетының Тимирясов ис. ФТИ директоры Кабанов Павел Александрович хезмәткәрләр алдында коррупциягә каршы кәрәш сораулары буенча лекция сөйләде.
Чыгышы вакытында Павел Александрович коррупцияне профилактикалау һәм аның барлыкка килү сәбәпләре сорауларына игътибар бирде.
Шулай ук дәүләт гражданлык хезмәтендәге чикләүләр, бүләк алу, түләүле башка эш белән шөгыльләнү, мәнфәгатьләр конфликты, һөнәри этикет нормаларының үтәлеше турындагы актуаль сораулар да каралды.
04.10.2017 көнне Минзәлә шәһәре Мәдәният йортында Халыкара олылар көненә багышланган бәйрәм конөерты үтте.
Тантаналы чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлы Азат Хамаев һәмрайон башлыгы айдар Сәлахов катнашты. Алар өлкән буыннга тырыш хезмәтләре өчен, үсеп килгән буынга үрнәк булганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм сәламәтлек, тыныч тормыш теләделәр.
1 сентябрьдән 30 ына кадәр Татарстанда “Экстремизмга – юк” дип аталган акция үтте. Традицион бу чара җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтләр һәм конфессияләр арасындагы үзара дуслык һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләренә юнәлтү, терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы түзеп тора алмаслык мөнәсәбәт булдыру максатыннан чыгып уздырылды. Бу айлык кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы фойесында бу тема буенча стенд урнаштырылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында халыкара олылар көнендә ветераннарны котлау матур традициягә кереп китте. Бу елны да, 2 нче октябрь көнне ТР Дәүләт милке комитеты һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераннары өчен тантаналы чара үткәрелде.
Барлык коллектив һәм шәхсән үз исеменнән хезмәт ветераннарын министр Ахат Хамаев котлады. Ул аларның республика икътисады реформалашуы, идарә итүнең яңа алымнары һәм формаларына күчү чоры вакытында министрлык каршына куелган бурычларны уңышлы башкаруларын һәм бүгенге көндә дә яшь кадрларны үстерүдә күрсәткән зур хезмәтләрен азсызыклап үтте. Ветераннарның барысына да озын һәм бәхетле мул тормыш, сәламәтлек күңел күтәренкелеге теләде, олы рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм чарасында шулай ук министр урынбасары Рөстәм Шәмеев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Ветераннар советы рәисе Михаил Виноградов катнашты.
Министрлык тарафыннан оештырылган бәйрәм тантанасы ветераннар өчен иң беренче чиратта озак вакытлар күрешмәгән хезмәттәшләре белән очрашу өчен мөһим бер чарага әйләнде. Бу очрашуда аларга бер-берсенә матур теләкләр теләргә һәм истәлекле вакыйгалар, хатирәләрне яңартуга мөмкинлек бирде.
Ветераннар өчен махсус әзерләнгән музыкаль программа әлеге чарага тагын да бәйрәм төсе һәм күңел күтәренкелеге өстәде
2017 елның 29 сентябре көнне Халыкара олылар көне кысаларында Халыклар дуслыгы йортында ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырылды.
Олы яшьтәге гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы да катнашты. Бу чарада Министрлык белгечләре җир законнары кысаларында хокукый ярдәм күрсәттеләр.
Квалификацияне күтәрү курсы кысаларында ТР Бәяләүчеләр Союзы, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, Югары уку йортларының профильле дисциплина укытучылары МАОК профессоры Хәмид Мәмәдҗанов лекцияләрен тыңлыйлар.
Танылган теоретик 1әи матераль булмаган активларны бәяләү практигы Хәмид Мәмәдҗанов тыңлаучылар игътибарын беренче көннән үк кызыксынучанлык белән җәлеп итте, аларның күп төрле сорауларына кызыклы һәм файдалы җаваплар бирде.
27.09.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республиксы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләре, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, NТр Президенты каршындагы дәүләт торак Фонды. Техник инвентаризацияләү бюросы вәкилләре катнашында ятим балалар өчен төзелә торган йортларны тәмамлау көннәре билгеләү сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.
Программа кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2017 елда ятим балаалрга тапшыру өчен дәүләт милкенә 305 фатир сатып алу бурычы куелды. Бүгенге көндә дәүләт милкенә 117 фатир сатып алынган инде. 15.12.2017 кадәр ТР 23 муниципаль районында 188 фатир сатып алынырга тиеш. Киңәшмәдә министр Азат Хамаев ТР муниципаль районанрының башкарма комитетларына 15.11.2017 кадәр тоак йортларны эксплуатациягә тапшырыга дигән бурыч куйды.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2017 елның сигез ае эчендә компания бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм быелның октябрь аена, шулай ук дүртенче кварталга бюджеты да расланды.
Директорлар советы нефть химиясе блогы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары һәм үсеш перспективалары турында мәгълүмат тыңлады.
Шиналар бизнесын үстерү стратегиясе нигезендә 2025 елга елына 16,2 млн. данә чамасы шина реализацияләнергә тиеш, EBITDA күрсәткече – 2015 елга карата биш мәртәбә – 14,5 млрд. сумга кадәр артачак. Бу юнәлештә төп чаралар: «Viatti» һәм МКҮ шиналары ассортиментын арттыру буенча озак сроклы программаны гамәлгә ашыру, «Кама» НТҮнең матди-техник базасын киңәйтү, җитештерү процессларын оптимальләштерү, импортны алмаштыру, «Tyre&Service» сәүдә-сервис ваклап сату үзәкләре челтәрен киңәйтү.
Утырыш барышында компанияне инновацион (технологик) үстерү стратегиясе турындагы мәгълүмат буенча фикер алыштылар. «Татнефть» ГАҖдә интеллектуаль кыйммәтләр булдыру системасы корылган – фикер туган мизгелдән алып җитештерүгә керткәнчегә кадәр. Хәзерге вакытта инновацион эшчәнлеккә идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру, инновацион технологияләр портфелен тулыландыру дәвам итә.
ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.
Очередное занятие группы опережающего обучения НП "Союз оценщиков Республики Татарстан" открылось сегодня лекцией Евгения Мартынова "Повышение производительности труда в процессе Четвертой технологической революции". Директор ГАУ «Центр энергосберегающих технологий Республики Татарстан при Кабинете министров РТ», профессор Е.В. Мартынов стоял у истоков и является, вместе с возглавляемой организацией, основным исполнителем мероприятий республиканской программы повышения производительности труда.
Он рассказал слушателям об основных структурных составляющих республиканской и федеральной программ, остановился на приоритетной роли Татарстана в развитии темы среди шести пилотных регионов, определенных Правительством России.
Слушатели программы повышения квалификации «Оценка стоимости предприятия (бизнеса). Оценка эффективности ресурсов и программ повышения производительности труда» - сотрудники организаций - членов НП "Союз оценщиков РТ" задали ряд вопросов лектору, в том числе, по возможности участия экспертов Партнерства в реализуемом проекте, поблагодарили за интересное, содержательное выступление и выразили уверенность в реализации намеченных путей сотрудничества.