ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 01  ноябре көнне ачык формада бәясен арттыруга тәкъдимнәр кертү юлы белән “Республика мөлкә казнасы” ДБУ оператив идарә хокукында булган 14  автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрелде.

Аукционда барлык транспорт чаралары да сатылды. Сатудан кергән гомуми бәя – 654 220 сум булды. 

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль  берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.

       2016 елның гыйнвар-октябрь айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль  берәмлекләреннән килгән 3384 сату-алу эше буенча 2029 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1326сату-алу эше башкару килешенде. 2058 е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 ел башыннан “Химград” технополисы резидентары 19,2 млрд. сумлык продукция чыгардылар. Бу узган елга карганда 22% ка артык. Күләм арту нанотехнологияләр продукциясен җитештерүчәнлек хисабына артты. 2016 елның өч кварталында «Химграда» резидентлары тарафыннан  3,2 млрд сумлык нанотехнологияле продукция  җитештерелеп чыгарылган. Бу 2015 елның өч кварталына караганда 24% ка артык.

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы, шулай ук Кукмара һәм Мамадыш районнары башкарма комитетларына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

1.     111,1 кв.м бина  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ризалыгыннан башка һәм килешмә төзелмичә файдаланышка бирелгән.

2.     200 кв.м җир кишәрлеге РФ ГК 269 маддәсе таләпләрен бозып башка оешмаларга файдалануга тапшырылган.

3.     Гомуми мәйданы 277,1 кв.м торак булмаган бина, 4842 кв.м 4 җир кишәрлеге, ВАЗ 2109 автомобиле файдаланылышта түгел.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев каршында үткән чираттагы оператив киңәшмәдә  2016 елның үткән 10 аенда республика бюджетына кергән салым булмаган табыш буенча нәтиҗә күрсәткечләре бирелде.

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-октябрь айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 668 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 97,03 % ка үтәлде.

      

 

4 ноябрьдә Казанның Кирмән яр буенда, Авыл эшчәннәре сарае янындагы скверда, яшьләрнең “Ватан берләшмәсе” һәм “Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” җәмәгать берләшмәләре башлангычы белән, Халык бердәмлеге көненә багышланган митинг-кон­церт үткәрелде. Чарада Татарстан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре мини­стр­лыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Утырышта 2016 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджет расланды.

Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» компаниясенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау турында мәгълүмат тыңладылар. Фараз 1 баррель Urals нефте өчен 40 АКШ доллары күләмендәге уртача еллык  бәяләргә һәм 1 АКШ доллары курсы 64,8 сум, шулай ук инфляция индексы 5,5%  булуга нигезләнгән. Компания үсешенең расланган стратегиясе буенча (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 28,6 млн. тонна нефть чыгару планлаштырыла. «Татнефть» ГАҖның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салганга кадәр 106 млрд. 701 млн. сум табыш алу карала (төяп җибәрелгән продукциядән килер, нетто 469,5 млрд. сум күләмендә), чиста табыш 84 млрд. 173 млн. сум тәшкил итәчәк.

 


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты I укылышта кабул ителде. 


Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты кереме 166,8 млрд сум, чыгымнар 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 млрд сум булыр дип  фаразлана.  Узган ел, икътисади кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә 3 еллык бюджет планы каралды. 

Бюджетның иң зур күләмле керем чыганакларын оешмалар табышына, физик затлар керемнәренә, оешмалар мөлкәтенә салымнар һәм акцизлар тәшкил итә, алар салым керемнәре һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми суммасының 90 процентыннан артыгын тәшкил итә. 
Оешмалар табышына салым Татарстан Республикасы бюджетының мөһим керем чыганагы булып кала, аның чагыштырмача күләме 38 процент тәшкил итә. Табышка салымнан алына торган акчалар суммасы 2017 елда 63 000,0 млн. сум, 2018 елда – 65 079,0 млн. сум, 2019 елда 65 534,6 млн. сум тәшкил итә.

Физик затлар кеременә салым Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 2017 елда – 64 298,8 млн. сум, 2018 елда – 67 784,2 млн. сум, 2019 елда 71 274,8 млн. сум дип фаразлана, шулардан Татарстан Республикасы бюджетына – тиешенчә 45 009,1 млн. сум, 47 449,0 млн. сум һәм 49 892,3 млн. сум көтелә.

2017 елга Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк акцизларның гомуми суммасы фаразы 25 087,3 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән алкоголь продукциясенә акцизлар 7 000,8 млн. сум, сырага – 5 898,5 млн. сум.

2017 елда Татарстан Республикасы бюджетына нефть продуктларына акцизларның гомуми күләме 12 188,0 млн. сум күләмендә бәяләнә, монда нефть продуктларына Россия Федерациясе бердәм счетыннан керә торган акцизлар да исәпкә алына.

2018 – 2019 елларга акцизларның гомуми суммасы ел саен 25 136,5 млн. сум күләмендә дип бәяләнә. 

Салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым буенча кергән акча 2017 елда 4 040,4 млн. сум күләмендә фаразлана.

2017 елда оешмалар мөлкәтенә салым суммасы 21 514,5 млн. сум күләмендә фаразлана. Оешмалар мөлкәтенә салымны исәпләү Россия Федерациясе Салым кодексының 30 бүлегендә һәм «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» 2003 елның 28 ноябрендәге 49-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән салым законнары нормаларына нигезләнеп башкарылды. Салым суммасын билгеләү өчен оешмаларның мөлкәтенә салым буенча гамәлдәге ташламаларны исәпкә алган салым базасы турында салым органнары биргән хисап кулланылды.

2017 – 2019 елларда транспорт салымы буенча кергән акча ел саен 3 521,1 млн. сум күләмендә булыр дип көтелә. Транспорт салымы Татарстан Республикасы Юллар фондын туплый торган чыганак булып тора.

Табигый ресурслардан файдаланган өчен салымнар һәм җыемнар Татарстан Республикасы бюджетына 2017 – 2019 елларда 6,5 млн. сум булыр дип көтелә. 

Т


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

В Росреестр Татарстана все чаще стали обращаться граждане, спрашивающие, как отказаться от объекта недвижимости, в частности, земельного участка, налог на который в этом году заметно вырос? Напомним, Татарстан вошел в число 28 пилотных регионов, где с 2016 года налог на имущество рассчитывается не по инвентаризационной, как было это ранее, а по кадастровой стоимости объекта недвижимости. 

Как пояснила начальник отдела регистрации прав физических лиц Управления Росреестра по Республике Татарстан Эндже Мухаметгалиева, действительно, законодательством предусмотрена возможность отказа от права на земельный участок.  Такая процедура прописана в Земельном кодексе Российской Федерации и в Федеральном законе "О государственной регистрации прав на недвижимое имущество и сделок с ним".

Чтобы отказаться от права собственности на земельный участок, необходимо обратиться с соответствующим заявлением в Управление  Росреестра по Республике Татарстан. Если право заявителя не было зарегистрировано в Едином государственном реестре прав, то необходимо будет приложить документ, устанавливающий или удостоверяющий право на земельный участок или земельную долю.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

31.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә ТР геопорталы сораулары каралды. Киңәшмәдә ТР Мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” ДУП, “Мәгълүмати проектлар белән идарә итү” ҖЧҖ, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгеләре катнашты.

Киңәшмәнең беренче өлешендә ТР Геопорталында булган геомәгълүматлар, геомәгълүматларны эзләү инструментлары күрсәтелде.

Аннан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре тарафыннан киләчәктә ТР Геопорталын үстерү буенча киңәшләре тыңланылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International