Узган шимбә көнне, 19.11.2016, ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Ак Буре” спорт комплексында бадминтон буенча ярыш үткәрелде.
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 30 командасы арасында ярышта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнаштылар.
2016 елның 18 ноябрендә ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында “Татарстан Республикасының аерым законнары актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектлары каралды.
Проект тарафыннан Татарстан Республикасының 26.12.2015 “ Татарстан Республикасында шәһәр, авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләрен яңадан бүлү турында” ТР Законы № 108-ТРЗ һәм “Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” ТР Законы № 109-ТРЗ 26.12.2015 законнарына үзгәрешләр кертелә.
2017 елның 1 гыйнварыннан 03.07.2016 №334-ФЗ Федераль закон нигезендә дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләре җирле үзидарә органнарына бирелә.
Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә Хуҗалык җәмгыятьләре һәм иптәшлекләрен контрольдә тоту һәм идарә органнарындагы дәүләт вәкилләре белән эш буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзаләре, ТР Президент Аппараты, министрлыклар, ТР Эшмәкәрлек һәм оешмалар ассоциацияләре вәкилләре катнаштылар.
“Казан Ревьерасы” Кунакханә-күңел ачу комплексында "Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре: законнар һәм аларны куллану практикасы" темасы буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсе белгечләре өчен укыту семинары үткүрелә.
Семинар барышында "Күчемсез милекне дәүләт теркәве турындагы" 13.07.2015 № 218-ФЗ сораулары, җир мәнәсәбәтләрен норматив җайлау, шулай ук муниципаль милекне бәяләү турындагы исәп-хисапка закон таләпләре каралачак.
Тулырак мәгълүмат (843) 221-40-46, 221-40-47, 221-40-48. телефоннары аша.
2016 елда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектлар буенча гомуми мәйданы 800 га булган 360 авыл хуҗалыгы җирләрен Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына карьерлар, элемтә объектлары, нефть чыгару, юл кырые сервисы һәм башка сәнәгать объектлары төзелеше эшләре алып баруга яраклы категорияләргә күчерү өчен ТР Министрлар Кабинеты 115 карар чыгарды.
Шул исәптән җир кишәрлекләренең гомуми мәйданының 70% ка якыны урта һәм кече эшмәкәрлек өчен нефть чыгаручы оешмалар өчен, карьерлар, юл сервисы, элемтә объектлары урнаштыру өчен сәнәгать һәм башка махсус категорияләргә күчерелде.
11.11.2016 көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә Дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзләрен тотышы таләпләрен саклау һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы үтте. Комиссия утырышында антикоррупция политикасы сораулары буенча ТР Президенты идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Юрий Лихачев катнашты.
2016 елның 10 ноябрендә ачык рәвештә бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кертү юлы белән 17 транспорт чарасын сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционда "Матди тәэмин итү" ДБУ оператив идарәсендә булган 13 автотранспорт чарасы гомуми сумма - 1 070 000 сумга сатылды.
"Матди тәэмин итү" ДБУ тарафыннан аукционда сатылган транспорт чараларын хуҗаларына тапшыру эшләре башкарыла
Очередное заседание проектной группы Совета по предпринимательству Президенте Республики Татарстан было посвящено разработке Автоматизированной информационной системы «Ценовое зонирование в Республике Татарстан при оценке недвижимости». Указанная система, по мнению участников, должна включать в себя территориальное распределение диапазона цен на недвижимое имущество в Республике Татарстан и может быть использована в следующих целях:
определение рыночной стоимости при заключении сделок по распоряжению недвижимым имуществом; определение стоимости государственного и муниципального имущества при заключении сделок с данным имуществом; планирование инвестиций и др.
Кичә Казанда «Корстон» ККСКда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе референты Виталий Белинский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан «Корстон» холларының берсендә күргәзмә оештырылган иде, анда чараны оештыручылар Татарстанда коррупциягә каршы көрәш һәм коррупцияне профилактикау буенча башкарылган эшләргә, коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә, коррупциягә каршы белем бирүгә багышланган стендлар куелган.
«Коррупциягә каршы көрәшкә багышланган шундый зур чараны үзебездә кабул итүебез безне сөендерә», - дип башлады сүзен Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бу эш нәтиҗәлелеген арттыру бүген бик актуаль.