ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең Икътисад үсеше министрлыгының ликвидация бәясен һәм аның шартларын билгеләү таләпләрен билгеләүче 17.11.2016 N 721 “(ФСО N 12) Ликвидация бәясен билгеләү” боерыгы белән  бәяләүнең Федеральный стандарты расланды. Бәяләүнең Федераль стандарты банкротлык турындагы эш вакытында процедуралар үткәргән вакытта,  башкарма эш барышында, оешмаларны үзгәртү программалары экспертизасы барышында, мөлкәтне залогка салу максатында бәяләү очракларында кулланыла.

Россиянең Икътисад үсеше министрлыгының инвестиция бәясен билгеләүче 17.11.2016 N 722 “(ФСО N 13) инвестиция бәясен билгеләү” боерыгы белән  бәяләүнең Федеральный стандарты расланды. Инвестиция бәясен билгеләгән  конкрет шәхеснең яки бер төркем шәхеснең  объекттан файдаланудан нәтиҗәле эффектны чагылдыручы акча чаралары күләме исәпләнә.


29
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 1 декабреннән СРО да тормаган кадастровые инженерлары һөнәри эшчәнлекләрен башкара алмаячак.

Бу яңалыклар турында "Идел Буе кадастр инженерлары ассоциациясе" үзкәйләнелешле оешмалар һәкилләренең матбуган конференциясендә хәбәр иттеләр. 


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы, шулай ук Питрәч муниципаль  районы башкарма комитетларына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

1.  Казан шәһәре, Чуйков ур. гомуми мәйданы 2564 кв.м  җир кишәрлекләре башка оешмага кулланылышка тапшырылган.

II. Файдаланылмый торган дәүләт милке:

-        Казан шәһәре, Чуйков ур. гомуми мәйданы 2564 кв.м  җир кишәрлекләре;

-        2 ВАЗ 21074 автомобиле кулланылышта түгел.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.


25
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 24 ноябре көнне  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ачык рәвештә тәкъдимнәр кертү юлы белән бәясен күтәрүгә  Казан шәһәре, Р.Зорге ур., 121 йорт адресы буенча урнашкан торак булмаган бина  сату буенча аукцион үткәрелде.

Сатуда 4 физик шәхес катнашты. Аукцион нәтиҗәсендә башлангыч бәя шактый үсте.

Сатудан кергән  45 087,9 мең сум табыш  Татарстан Республикасы бюджетына  керәчәк.

       2016 елның 24 ноябрендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Апас муниципаль районының Апас һәм Каратун авылы  халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар җир кишәрлекләрен теркәү, рөхсәтсез төзелеш, гомуми милек, җир кишәрлекләре мәйданын үзгәртүгә кагылышлы иде.


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды. 

Утырышта компаниянең 2016 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды.

«Татнефть» компаниясе чыгарган гомуми нефть күләме (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 20 млн. 851 мең тонна тәшкил итте, бу үткән елның шушы чорына карата 4,9 процентка артык. 328 яңа нефть чыгару скважинасы һәм 422 басым ясау скважинасы эксплуатациягә кертелде. Юлдаш газны җыю күләме 700 млн. куб. метр тәшкил итә, бу үткән елның шушы чорына карата 4,8 процентка артык.

Төяп җибәрелгән продукцияне реализацияләүдән 2016 елның 9 ае эчендә табыш-брутто 427 млрд. сум тәшкил итте.  

«Татнефть» компаниясенең 2017 елга түләү чаралары хәрәкәте бюджет  проекты расланды (берләштерелмәгән нигездә). Барлык статьялар буенча бюджет чыгымнары фаразланучы чаралар белән тулысынча каплана.   

 

       Кичә “Казан Ревьерасы” Кунакханә-күңел ачу комплексында  "Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре: законнар һәм аларны куллану практикасы" темасы буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсе белгечләре өчен укыту семинары  үтте.

Семинарны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары  Рөстәм Шәмиев ачты. Кереш сүзендә министр семинарның максималь рәвештә нәтиҗәле үтәргә тиешлеген азсызыклады һәм катнашучыларны семнар эшендә актив катнашырга чакырды.

       Семинарда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының профильле белгечләре, муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары, идарәләре, комитеты белгечләре – барлыгы 90 кеше катнашты. Семинар барышында җир законнарына кергән соңгы үзгәрешләр һәм актуаль юридик сораулар каралды. Лекторлар семинарда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:

I. Файдаланылмый торган дәүләт милке:

-         гомуми мәйданы 158,9 кв.м 2 күчемсез милек бина;

-         гомуми мәйданы  6000 кв.м җир кишәрлеге;

-         10 автомобиль кулланылышта түгел.

II. 1 җир кишәрлегенә даими файдалану хокукы теркәлмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 15  ноябре көнне ачык формада бәясен арттыруга тәкъдимнәр кертү юлы белән “Республика мөлкә казнасы” ДБУ Татарстан Республикасы оешмаларында оператив идарә хокукында булган 6  автотранспорт чараларын сату буенча аукцион үткәрелде.

Аукционда 5 транспорт чарасы гомуми бәя – 654 220 сумга сатылды.

ТР югары суды эшендә ТР Министрлар Кабинетына  күрсәтелгән 09.02.1995 № 74 «Җир өчен аренда түләве» карары тарафыннан расланган дәүләт милкендәге җир кишәрлекләренә аренда бәясен билгеләү тәртибе турындагы Нигезләмәсенең 2.3 пунктын гамәлдән чыгару турында административ эш бар иде.

Дәгъвачы фикеренчә Нигезләмәнең  2.3 пункты җир кишәрлекләренә аренда бәясе билгеләү икътисади принципларга җавап бирми.  

Эшне карау нәтиҗәләре буенча Тр Югары суды дәгъвачы таләпләрен кире какты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International