09.12.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетлар каршындагы бурычларны киметү буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне министр урынбасары Рөстәм Шәмеев үткәрде. Киңәшмәдә бурычлары арту күзәтелгән 9 муниципаль район вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында 01.11.2016 көнгә җир кишәрлекләре һәм мөлкәтне арендалаган өчен муниципаль бюджетларга 524 307, 8 мең сум күләмендә бурычлар җыелган. Шуларның 385 205,5 мең сумы җир арендасы өчен, 139 102,3 меңе мөлкәтне арендалаган өчен.
Билгеләп үтәргә кирәк, ел башыннан бирле муниципаль берәмлекләр белән эш нәтиҗәсендә бурыч 134 576,8 мең сумга кимегән.
Киңәшмә барышында бурыч үсүнең сәбәпләре турында сүз барды һәм аларны киметү буенча күрелергә тиешле чаралар каралды.
08.12.2016 министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә видеоконференция режимында дәүләт һәм унитар оешмаларның эшчәнлеген контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча ТР Президенты куйган бурычларны үтәү максатыннан киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә зыян китерә торган Әгерҗе, Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Кама-Тамагы, Ютазы, Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль унитар оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләре каралды. Шулай ук аларның муниципаль мөлкәтне залогка биреп физик һәм юридик шәхесләргә бирелгән кредит килешмәләре буенча бурычларын ябу перспективалары да каралды.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, гыйнвар-ноябрь айларында республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 690 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 100,3 % ка үтәлде.
Шул исәптән, елның 11 аенда статьялар буенча:
мөлкәтне арендалаудан – 72,56 миллион сум - план 125,1 % ка үтәлгән;
җирне арендалаудан – 46,33 миллион сум – план 97,4 % ка үтәлгән;
сервитуттан – 0,42 миллион сум – план 105 % ка үтәлгән;
дивидентлардан – 324,29 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;
чиста табыш өлешеннән – 41,28 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 50 миллион сум табыш кергән– план 100 % ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан – 140,49 миллион сум – план 86,9% ка үтәлгән;
җир сатудан – 3,18 миллион сум акча кергән- план 167,4%;
кыйммәтле кәгазьләр сатудан - 11,62 миллион сум – план 387,3 % ка үтәлгән.
12 декабрьдә РФ Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Бердәм гражданнарны кабул итү көне узачак.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында кабул итү Вишнеский ур., 26 адресы буенча үтәчәк. Кабул итү алдан язылмыйча башкарылачак.
Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы, шулай ук Биектау муниципаль районы башкарма комитетына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:
1. Казан шәһәре, Оренбург ур.,95 адресы буенча трансформатор подстанциясе бинасы астындагы җир кишәрлеге башка оешмага кулланылышка тапшырылган.
II. Файдаланылмый торган дәүләт милке:
- гомуми мәйданы 86,6 кв.м гараж;
- гомуми мәйданы 300кв.м техник каттагы бүлмәләр;
- Казан шәһәре, Ибраһимов ур. гомуми мәйданы 2564 кв.м гараж астындагы җир кишәрлекләре;
- ВАЗ 21074 автомобиле кулланылышта түгел.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстанның 260тан артык бизнесмены, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, муниципалитетлар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның өченче киңәйтелгән утырышы сораулары арасында республикада зоналар буенча автоматлашкан бәя системасы булдыру мөһимлге билгеләп үтелде Бу тема буенча ТР Бәяләүчеләр союзы Эксперт-консультация советы рәисе Дмитрий Захматов чыгыш ясады. Ул бу сорауның бәяләүчеләр өчен дә, хакимият органнары өчен дә мөһим булуын билгеләп үтте.
Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы советның рәсми сайтында утырышының интернет-трансляциясе ссылка буенча карарга мөмкин: http://sovet.tatarstan.ru
Россия Федерациясе Салым кодексының 378.2 маддәсен башкару өчен Татарстан республикасының 28.11.2003 № 49-ЗРТ “Оешма милкенә салым турындагы” ТР Зконының 1.1 маддәсе һәм Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 25.11.2016 № 3066-р боерыгы нигезендә 2017 елда салым базасы кадастр бәясе кебек билгеләнелә торган күчемсез милек объектлары исемлеге расланды.
Исемлек Министрлык сайтында ссылка буенча: http://mzio.tatarstan.ru/rus/perechen-obektov-nedvizhimogo-imushchestva-v-1556117.htm
Бу закон белән 26.12.2015 “ТР шәһәр, авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм ТР дәүләт хакимияте органнары арасында дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләрен яңадан бүлү турындагы” №108-ЗРТ һәм “ТР муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү турындагы” №109-ЗРТ ТР законнарын Федераль закон тәңгәл китерә.
03.07.2016 №334-ФЗ «Россия Федерациясенең Җир Кодексына һәм РФ аерым законнарына үзгзрешләр кертү турындагы» Федераль закон тарафыннан 01.01.2017 дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре белән эш итү вәкаләтләре муниципаль районнарның җирле үзидарә органнарына кайтарыла.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2016 елның 1 декабренә министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 3700 сату-алу эше буенча 2311 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1442 сату-алу эше башкару буенча әһәмиятле кисәтүләр ачыкланмады. 2258е буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәтенең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге вазифасына кадрлар резервы өчен конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:
Конкурста вакантлы вазифа урынына 5 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:
Барысын да җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!