2016 елның 22 декабре көнне җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин икътисад буенча муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре урынбасарлары һәм мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) җитәкчеләре һәм муниципаль мөлкәт бәясе турындагы исәп-хисап буенча эш өчен җаваплы белгечләр белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2016 елның 1 нче яртыеллыгындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышы карарының муниципаль мөлкәтне бәяләү буенча исәп-хисапларның сыйфатын күтәрүне тәэмин итү сораулары каралды.
2016 елның 21 декабре көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов рәислегендә 2017 елда Россия Федерациясендә FIFA Кубок конфедерацияләре һәм 2018 елда үтәчәк футбол буенча FIFA Дөнья чемпионатын уздыру өчен «Казан-Арена Стадионы», “Спортның су төрләсе сарае” объектлары астындагы җир кишәрлекләрен АНО «Арена-2018» бирү сораулары буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә бу эшне башкаруда катнашучы министрлык һәм оешма вәкилләре катнаштылар. Үткәрелгән киңәшмә кысаларында вакытлыча парковкалар һәм инфраструктура объектлары урнаштыру өчен җир кишәрлекләреннән файдалану буенча вариантлар каралды.
“Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ коррупциягә каршы комиссия утырышы узды.
Утырышта коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәүгә, һөнәри вазифаларны үтәү белән бәйле рәвештә физик һәм юридик шәхесләрдән бүләкләр алуга билгеләнгән тыюга кагылышлы сораулар каралды.
2016 елның октябреннән алып 16 декабренә кадәр “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР 12.01.2013 N 8-ТРЗ Законы нигезендә һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы кушуы буенча ТР Росреестр идарәсенә ятим балаларга биреләчәк 311 фатирга дәүләт хокукы теркәве уздыру өчен документлар тапшырылды.
2016 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан, Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә I, II, III группа инвалидларга, бала-инвалидларга һәм аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чара үткәрелде.
Консультация бирү төркеме составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Анна Ханжина юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.
ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең чираттагы утырышында бәяләүчеләр берләшмәсе вәкилләренең республикакүләм чараларда катнашу нәтиҗәләре каралды.
ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән республикадагы күчемсез милекнең базар бәясе мониторингы буенча эш нәтиҗәләре беренче тапкыр шәһәр һәм район диапазоны бәяләре таблица формасында бирелде.
Киңәшмәдә шулай ук “Милли сәүдә маркасы” ДУП белән хезмәттәшлек итү һәм башка күп кенә сораулар каралды.
“Республика мөлкәт казнасы” ДБУ тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы дәүләт учреждениеләренә оператив идарә хокукында тапшырылган дәүләт милкеннән нәтиҗәле файдалану һәм дәүләт милкенең сакланышы буенча 7 тикшерү, шулай ук Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитетына гражданлык торышы актларын теркәү вәкаләтләрен башкару өчен тапшырылган дәүләт милке тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге кагыйдә бозулар ачыкланды:
1. Түбән Кама шәһәре, Химиклар ур.,31 адресы буенча бинада гомуми мәйданы 84,6 кв.м бүлмәләр, түбәнең бер өлеше антенна урнаштыру өчен, Казан шәһәренең Музыкальный ур., 13 бинасындагы фойеда банкомат урнаштыру өчен урын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы рөхсәтеннән башка һәм аренда килешмәсе төзелмичә коммерцияле оешмаларга кулланылышка тапшырылган;
2. Казан шәһәренең Музыкальный ур., 13 адресы буенча күчемсез милек объекты ТР Дәүләт милке Реестрына кертелмәгән;
3. гомуми мәйданы 66,5 кв.м торак булмаган бүлмәләр кулланылмый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелде. Учреждениеләр актта күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 1 ай вакыт дәверендә хәбәр итәргә тиеш.
Кичә, агымдагы елның 12 декабре көнне, сәгать 12.00 дән 20.00 кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне үтте.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре төрле иде: эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү максатыннан җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын арендалау, җир кишәрлекләре алу, закон буенча консультацияләр, кадастр бәясен бәяләү һәм Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы башка төрле сораулар.
Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгатьләр буенча да Министрлыкның вәкаләтле вәкилләре тиешле аңлатмалар бирделәр. Мөрәҗәгатьчеләр барысы да җылы кабул итүгә һәм сорауларына канәгатьләнерлек җаваплар алуларына сөнеп, Министрлык тарафына рәхмәтле булып киттеләр.
2016 елның 10 декабре көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында “Төзүче” спорт комплексында баскетбол буенча ярыш үткәрелде.
2016 елның 9 декабре көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнне, Тр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Казан инновацияләр университетының Тимирясов ис. ФТИ директоры Кабанов Павел Александрович хезмәткәрләр алдында коррупциягә каршы кәрәш сораулары буенча лекция сөйләде.
Чыгышы вакытында Павел Александрович коррупцияне профилактикалау һәм аның барлыкка килү сәбәпләре сорауларына игътибар бирде.
Шулай ук дәүләт гражданлык хезмәтендәге чикләүләр, бүләк алу, түләүле башка эш белән шөгыльләнү, мәнфәгатьләр конфликты, һөнәри этикет нормаларының үтәлеше турындагы актуаль сораулар да каралды.