ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

       Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2016 елда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 758 миллион сум акча керде. Шулай итеп, бюджет йөкләмәсе 2016 елның декабрендә 101,78% ка үтәлде.

       Шул исәптән, 2016 елның 12 аенда статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 82,63  миллион сум - план 106,51 % ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 54,41 миллион сум – план 108,02 % ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,48 миллион сум – план 101,91 % ка үтәлгән;

дивидентлардан – 324,29  миллион сум – план 100 % ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 41,78 миллион сум - план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 50 миллион сум табыш кергән– план 100 % ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 185,8 миллион сум – план 100,07 % ка үтәлгән;

җир сатудан – 7,22  миллион сум акча кергән- план 227,04 %;

кыйммәтле кәгазьләр сатудан  - 11,62 миллион сум – план 100 % ка үтәлгән.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген, 2017 елның 16 гыйнвары көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Азат Хамаев рәислегендә  ТР муниципаль берәмлекләрендә мөлкәт  һәм җир салымының салым салу базасын киңәйтү максатыннан җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве уздыруны тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә ТР Финанслар министрлыгы, Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, муниципаль  районнары вәкилләре катнашты.

      Киңәшмә барышында салым салу өлкәсенә кагылмаган җир кишәрлекләре һәм күчемсез милек объектларының киңәйтелгән исемлеген формалаштыру вариантлары һәм  бу объектларга дәүләт теркәве уздыру һәм кадастр исәбенә кую механизмнары каралды.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 11 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 39 290 дәгъвачы исемлеккә керде. Гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 27 110 җир кишәрлеге бирелгән. Шуның 2 907 се - 2016 елда.

      Республиканың  ТР торак өлкәсендәге бердәм институт үсеше белән үзара хезмәттәшлеге кысаларында татарстан Республикасына күп балалы гаиләләргә бирү өчен федераль җир массивлары белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылды.

      Казан шәһәре территориясендә Константиновка торак массивында 5 балалы гаиләләргә, Дәрвишләр торак массивында 4 балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирелә башлады.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Матди тәэмин итү” ДБУ тарафыннан транспорт чараларын (күчмә лаборатория) һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы катерларын линиягә чыгару буенча хезмәт күрсәтүгә дәүләт контракты төзү хокукына электрон аукционда катнашу өчен документлар әзерләү буенча эш башкарыла.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

03.07.2016 ел.  №334-ФЗ “РФ Җир кодексына һәм РФ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” кабул ителгән Федераль законның 01.01.2017 гамәлгә керү белән бәйле рәвештә авыл җирлекләрендә булган, дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирү вәкаләтләре муниципаль район җирле үзидарәләренә кайтарылды.

Шуңа күрә 26.12.2015 № 108-РТЗ, №109-РТЗ һәм 28.11.2016 №92-РТЗ законнарына тиешле үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр шулай ук 01.01.2017 гамәлгә керде.

      Шулай итеп, муниципаль районнарның җирле үзидарәләре дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен бирүне:

  •  авыл җирлекләре территорияләрендә урнашканнарын  №334-ФЗ нигезендә;
  • ТР шәһәр җирлекләре территорияләрендә урнашканнарын № 108-РТЗ һәм  №109-РТЗ законнары нигезендә башкарырга тиешләр.

30
декабрь, 2016 ел
җомга

       Кичә, 2016 елның 29 декабре көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

  • Икътисад бүлеге җитәкчесе урынбасары;
  •  Җир ресурслары идарәсенең җирләрнең категориясен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктларның чикләренә кертү бүлеге әйдәп баручы белгече;
  • Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлеге өлкән белгече.

       Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 8 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

  • Спичков Сергей Иванович;
  • Имамов Альмир Вахит улы;
  • Сабирҗанов Марат Таһир улы конкурста җиңеп чыктылар.

Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 20 декабре көнне  «Таттехмедфарм» ДБУ хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән дәүләт милкен сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрү юлы белән аукцион үткәрелде. Сатучы тарафыннан 3 лот куелган иде. Аукционда гомуми сумма 2 218 068 сумга 2 лот сатылды.

2016 елның 21 декабре көнне  Техник инвентаризацияләү бюросы РДБУ хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән дәүләт милкен сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрү юлы белән аукцион үткәрелде. Сатучы тарафыннан куелган 1 лот аукционда 1 278 475сумга сатылды.

2016 елның 22 декабре көнне  Татарстан Республикасы оешмаларынаоператив идарә итү хокукында һәм хуҗалык алып бару хокукында беркетелгән 11 автотранспорт чарасы һәм “Зидан” чабыш атын сату буенча ачык формада тәкъдимнәр кертеп бәясен күтәрү юлы белән аукцион үткәрелде. Аукционда 10 автранспорт чарасы гомуми сумма - 2 156 412 сумга сатылды.


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Күчемсез милекне мониторинглау буенча чираттагы эш төркеме утырышында ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты Андрей Лисичкин сәүдә, офис һәм сәнәгать күчемсез милеген сату һәм арендалау, шулай ук шәһәр һәм авылларга бүлеп җир кишәрлекләреннән файдалану төрләре һәм категорияләре бәяләренең эреләндерелгән диапозонын формалаштыру нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары  Фәрит Мусин күптән түгел муниципалитетларда мөлкәт белән идарә итү буенча  видеоконференция режимында  үткән кидәшмәдә мониторинг соравының кэтәрелеп чыгуы хакында эйтте. Шулай ук мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре адресына яраштыру һәм төзәтмәләр кертү өчен  ТР Бәяләүчеләр союзы әзерләгән мониторинг нәтиҗәләре җибәрелгән.

Бастырылачак җыентыкның аналитик кереш бүлеге мониторинг нәтиҗәләрен яраштырганнан соң формалаштыру эше Эксперт советы рәисе Дмитрий Захматовка йөкләнелде.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинеты 23.12.2016 №977 карары белән салым салу максатыннан бина (төзелмә, корылмалар) һәм бүлмәләрдән файдалану төрен билгеләү тәртибе расланды. Бу карарны тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 23.12.2016 №3413 боерыгы белән бина (төзелмә, корылмалар) һәм бүлмәләрдән файдалану төрен билгеләү сорауларын карау буенча комиссия булдырылды.

Комиссия эшчәнлеге турындагы мәгълүматны, шул исәптән бина (төзелмә, корылмалар) һәм бүлмәләргә тикшерү үткәрү план-графигын Министрлык сайтында ссылка буенча карарга мөмкин: http://mzio.tatarstan.ru/rus/komissiya-po-rassmotreniyu-voprosov-opredeleniya.htm


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Һава торышы шартлары начараю сәбәпле «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ транспорт буенча җаваплы булган җитәкче урынбасары йөртүчеләрне автомобильләрне эксплуатацияләү һәм идарә итү вакытында өстәмә кыенлыкларга әзерләү максатыннан “Начар һәва торышы шартларында юл хәрәкәте иминлеге” темасына инструктаж үткәрелде.  Инструктажда төрле һава шартлары (түбән температура, кар яву, бозлавык) торышында автомобильләрне эксплуатацияләү һәм идарә итү вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү сораулары каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International