Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү һәм Татарстан Республикасы командасын «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча чемпионатларга әзерләү чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында үтте, анда Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты.
Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре дә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2017 елның 1 гыйнварына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычлар күләме - 8,18 млрд. сум, 2016 елның 1 гыйнварында бурычлар 7,34 млрд. сум булган, ягъни бурыч 833 млн. сумга арткан.
Моннан тыш, салымнарның вакытында түләнми калган өлеше 2017 елның 1 гыйнварына 4,5 млрд. сум тәшкил итә.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча берләштерелгән бюджетка бурыч күләме (8,18 млрд. сум) түбәндәгечә бүленгән: иң зур бурыч Казанда - 1,06 млрд. сум; Чаллыда - 976 млн. сум, Түбән Камада - 500 млн. сум, Әлмәттә - 453 млн. сум һәм башкалар.
Республика берләштерелгән бюджетына бурычларны җыю мәсьәләсендә хокук саклау органнары ягыннан ярдәм кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Гомумән әлеге процессларга илдәге, банк системасындагы, кредит системасындагы авыр икътисадый вәзгыять тә тәэсир итә.
Тулырак доклад белән ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе Марат Сәфиуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2016 елда республика берләштерелгән бюджетына бурычларны киметү өчен махсус ведомствоара комиссия оештырылган иде.
2017 елның 1 гыйнварына комиссиянең 780 утырышы уздырылган, 7003 бурычлы тыңланган. 1,69 млрд. сум күләмендә бурыч түләнгән (3560 бурычлы).
Республика берләштерелгән бюджетына бурычлар буенча иң зур күләме - физик затларның милек салымы буенча (36 %), физик затларның керем салымы (23 %), табышка салым (20 %).
Марат Сәфиуллин ассызыклаганча, Татарстанда физик затлардан милек салымын җыю дәрәҗәсе зур. 2017 елның 1 гыйнварына әлеге салым 5,9 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шулардан 5,1 млрд. сум, ягъни 87 % җыелган.
ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе җитәкчесе банкротлык процедурасы артуы турында да хәбәр итте. 2017 елның 1 гыйнварына 1360 банкротлык теркәлгән, шул исәптән 613 - физик затлар банкротлыгы (2016 елның 1 гыйнварына 683 банкротлык, шул исәптән - 8 физик зат).
Доклад белән шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә республикада арбитраж идарә итүчеләр эшчәнлегенә мониторинг ясауны тәкъдим итте. Аларның ничек эшләвен аңларга кирәк, диде ул, кем якын арада банкрот була ала.
Киләсе каралган мәсьәлә «Ворлдскиллс» стандартлары буенча республика икътисадының төп тармакларын өчен эшче кадрлар әзерләү системасын үстерү булды.
31.01.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР буенча Росреестр, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” вәкилләре катнашында Яңа эксплуатацияләүгә кертелгән объектларны кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве үткәрү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән “Күчемсез милекне теркәү турындагы” ФЗ белән бәйле сораулар каралды. Бүгенге көндә Росреестр тарафыннан Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрыннан мәгълүматлар алу, кадастр исәбенә кую һәм теркәүгә бары тик кәгазь битенә язылган гаризаларны кабул итү белән эш катлаулана.
Киңәшмә нәтиҗәсендә ТР муниципаль районнарына тиешле мәгълүмат хатлары җибәрү турында карар кабул ителде.
Табигатьне саклау прокуратурасына килгән гражданнар мөрәҗәгате нигезендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ белән берлектә учреждениенең махсус техникасын кулланып Коры елга һәм Введенская бистәсе территориясе экологиясен тикшерү максатыннан чара үткәрелде. Гражданнар мөрәҗәгатеннән билгеле булганча Коры елгада су һәм туфракның төсе үзгәрү ачыкланган. Экологлар моның нинди матдә булуын һәм тирә-як мохиткә нинди куркыныч китерү ихтималы булуын ачыклаячаклар.
26.01.2017 Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Болгар шәһәрендә эшмәкәрлек өчен уңайлы инфраструктуралар булдыру, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-заповеднигында объектлардан файдаланган өчен ташламалы аренда бәясен билгеләү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан ТР Министрлар Кабинетына Болгар шәһәрчегендәге милеккә ташламалы аренда бәясе хокукы бирү механизмын тәртипкә салучы норматив-хокукый документ кабул итү буенча тәкъдимнәр җибәреләчәк.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш барышында «Татнефть» ГАҖнең 2016 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды. Анда геология-разведка эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Традицион нефтьнең аеруча эшкәртелгән ятмаларында запаслар белән тәэмин итү, яңа ятмалар, артык үзле нефть чыганакларын һәм доманик катламнарда нефть эзләү өчен инновацияләрне актив куллану кирәклеге билгеләп үтелде (разведкага кадәр, КИН арттыру).
Геолгоя-разведка эшендә гамәлдәге һәм эшләнә торган технологик инновацияләр компаниянең нефть чыгару күләмен арттыру буенча стратегик максатларын тәэмин итәргә тиеш.
Эчке аудитка идарә мәсьәләсе буенча да мәгълүмат тыңланды.
На первом в этом году заседании Правления НП "Союз оценщиков Республики Татарстан" утвержден и публикуется на сайте оценщики-рт.рф План работы Партнерства на 2017 г. Значительное место в нем занимают обучающие семинары для членов Партнерства и специалистов профильных органов власти городов и районов республики, экспертная работа, новое направление - мониторинг рынка недвижимости РТ. В августе 2017 года будет отмечаться пятилетний юбилей НП "Союз оценщиков Республики Татарстан". В Плане работы также отражены мероприятия к этой дате, формируется рабочая группа по подготовке юбилея. Правлением принято решение о размере и условиях оплаты членских и вступительных взносов в 2017 году. В ознаменование праздничной даты Правление установило льготный период приема в Партнерство новых организаций и частнопрактикующих оценщиков (ИП) без оплаты вступительного взноса - по 12.08.2017. Для членов Партнерства также принимается широкая программа льгот, в том числе, в сотрудничестве с профильными организациями.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең “Ачык Татарстан” электрон мәйданында “Түбән карамалы шәһәр тибындагы бистә” муниципаль берәмлеге территориясе чикләре һәм Яшел Үзән муниципаль районының “Свияжск авылы җирлеге” чикләренең үзгәрүе турында “”Яшел Үзән муниципаль районы” һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы ике закон проекты җәмәгать тикшерүенә чыгарылды.
Бу закон проектлары Свияжск регионара мультимодаль лигистика үзәге төзү максатыннан эшләнелде.
Тикшерү 2017 елның 27 гыйнварына кадәр барачак.
Татарстан Республикасының дәүләт сатып алу идарәсе үткәргән транспорт чараларын (күчмә лаборатория) һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы катерларын линиягә чыгару буенча хезмәт күрсәтүгә дәүләт контракты төзү хокукына электрон аукцион нәтиҗәләре буенча “Матди тәэмин итү” ДБУ җиңүче дип табылды.
28.11.2016 № 93-ЗРТ “2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм 2018 һәм 2019 еллар планы периоды турындагы” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2017 елга бюджет йөкләмәсе 291,85 млн.руб күләмендә дип прогнозлана.
Статьялар буенча 2017 елда ТР бюджетына:
мөлкәтне арендалаудан – 47,86 миллион сум;
җирне арендалаудан – 55,75 миллион сум;
сервитуттан – 0,62 миллион сум;
дивидентлардан – 62,63 миллион сум;
чиста табыш өлешеннән – 40,69 миллион сум -;
мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан – 51,3 миллион сум табыш кергән;
мөлкәтне сатудан – 30 миллион сум керергә тиеш.
Ел дәвамында бюджет йөкләмәсенә төзәтмәләр керергә мөмкин.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2017 елның 1 нче гыйнварына министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 4082 сату-алу эше буенча 2636 мөрәҗәгать каралды, шуларның 1605 сату-алу эше башкару килешенде. 2477 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.