01.01.2017 көнгә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 380,4 мең.га булган 70 461 кирәк булмаган җир өлешләре исәпләнә. Суд карарлары белән 40 муниципаль районда гомуми мәйданы 232,8 мең га җир муниципаль милек хокукын алды.
Муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 197 мең га җир муниципаль берәмлекләр милкенә теркәлгән.
На заседании Правления НП "Союз оценщиков РТ", с участием независимого члена Правления, заместителя министра Фарита Мусина, сотрудников отдела оценки, определена повестка дня годового общего собрания членов Партнерства. В числе рассматриваемых вопросов - отчеты о работе Правления и исполнительной дирекции за 2016 год, утверждение годовой бухгалтерской отчетности, а также финансового плана на 2017 год. В этом году, в соответствии с уставом, состоятся также выборы исполнительного директора НП "Союз оценщиков РТ". Собрание начнет свою работу 16 марта 2017 года в 10 часов в г. Казани, ул. Вишневского, 26.
Представители Союза оценщиков РТ обсудили вопросы инфраструктурной поддержки в Минэкономики РТ
В конструктивной, деловой обстановке прошла встреча представителей организаций и дирекции Союза оценщиков Республики Татарстан с руководителями ключевых структурных подразделений Министерства экономики РТ и ГКУ «Центр реализации программ поддержки и развития малого и среднего предпринимательства».
В ходе совещания были обсуждены вопросы инфраструктурной, экспертной поддержки программ субсидирования малого и среднего бизнеса, в частности, отбора оценочных организаций для оценки приобретаемого субъектами МСБ оборудования.
Участники совещания определили направления совместной работы по совершенствованию правовой базы в соответствии с законодательством об оценочной деятельности и практическими рекомендациями Союза оценщиков РТ.
Совещание прошло под руководством Первого заместителя министра экономики РТ – директора Департамента развития предпринимательства Рустема Сибгатуллина.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре минситрлыгы карамагындагы "Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ HUMBAUR ярымпицеплы MAN TGA транспорт чарасын арендага бирү турындагы аукционның үткәрелмәгән дип танылуы турында хәбәр итә.
ТР Бәяләүчеләр союзы Партнерлыгы оешканга 2017 елны 5 ел була. Юбилей алдыннан гражданнарны социаль хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, эшмәкәрлек һәм хөкүмәт белән хезмәттәшлеклекне киңәйтүгә юнәлтелгән чаралар планлаштырылган иде. Тулырак мәгълүмат ТР Бәялүчеләр союзыныд оценщики-рт.рф рәсми сайтында.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән төзелгән килешмәләр нигезендә муниципаль милек һәм җир кишәрлекләре белән идарә итүдә сату-алу эшләре буенча мониторинг үткәрү эшен дәвам итә.
2017 елның 1 нче февраленә айларында министрлык тарафыннан ТР муниципаль берәмлекләреннән килгән 137 сату-алу эше буенча 104 мөрәҗәгать каралды, шуларның 30 сату-алу эше башкару килешенде. 107 се буенча документлар кимчелекләрне төзәтү өчен кире кайтарылды.
Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 аенда республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 15,15 миллион сум акча керде.
Күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләрдә кыенлыклар туа икән, ярдәмне әллә кайдан көтеп ятмагыз, урында хәл итегез. Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының еллык коллегия утырышында район түрәләренә әнә шулай диде.
Узган ел дәүләт һәм муниципаль милектән республика бюджетына 5,5 миллиард сум акча кергән. Министр Азат Хамаев сүзләреннән аңлашылганча, бюджет җир һәм күчемсез милектән кергән акча хисабына тулылана. Ләкин күчемсез милке булучыларның бер өлеше аны рәсмиләштерергә атлыгып тормый. Кайбер җир кишәрлекләре кадастр исәбенә куелмаган килеш файдаланыла. Андый урында калкып чыккан объектлар тиешле рәсмиләштерү узмаган булырга мөмкин. Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Приволжская урамында, мәсәлән, кадастр исәбенә куелмаган җирләрдә 12 шәхси йорт һәм берничә җитештерү комплексы төзелгән. “Премьер-министр әмере нигезендә, республикада җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын инвентаризацияләштерү бара”, – диде Азат Хамаев, район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. Һәм җирлеккә бу уңайдан чаралар күрергә киңәш итте. Ә андый урыннар һәр районда да җитәрлек. Мисалга, шәһәр тибындагы Биектау бистәсендә шәхси торак салу өчен 7035 кишәрлек бирелгән булган, шуның 814ендә күчемсез милеккә хокук теркәлмәгән килеш.
Министр Азат Хамаев белдергәнчә, бюджетка өстәмә керемгә ия булуның тагын бер юлы – авыл хуҗалыгында булган җирләрне әйләнешкә кертү. Соңгы биш елда максатчан кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы берничә тапкыр кимесә дә, бу проблема үзенең актуальлеген югалтмый. Бүген җәмгысы 35 мең гектар шундый кишәрлек бар. Министр әлеге уңайдан киләчәктә дә тиешле чаралар күрергә кирәклеген әйтте.
Коллегия утырышында күп балалы гаиләләргә бирелә торган җир кишәрлекләре турында да сүз булды. “Идел буе федераль округы буенча безнең республика алдынгы урынны алып торса да, хәл итәсе проблемалар бар әле”, – диде Азат Хамаев. Татарстанда 44 мең күп балалы гаилә бар. Шуның 39 мең 238е кишәрлек алу өчен исәпкә кергән. 27 меңләбенә җир инде бирелгән. Әмма, ни кызганыч, Казанда – алты мең, Чаллы шәһәрендә 2,5 мең кишәрлек җитми. Федераль үзәк белән сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә йорт салу өчен Биектау районыннан – 520 гектар һәм Константиновка бистәсеннән 117 гектар урын бирелгән. Министр сүзләреннән аңлашылганча, дүрт һәм аннан да күп баласы булган гаиләләргә Казанның Дәрвишләр һәм Константиновка бистәләре яныннан җир кишәрлекләре бирелә башлаган. Шулай булса да, Казан белән Чаллыда проблема ахыргача хәл ителеп бетмәгән килеш. Ә менә Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Чистай районнарында тоткарлыклар булу министрны бераз аптырашта калдырган. “Бу җирлекләрдә бернинди каршылыклар булырга тиеш түгел”, – диде Азат Хамаев.
Җирлекләрнең эшчәнлекләре белән таныштыру максатыннан Сарман районы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Шәехов башкарылган эшләре турында да әйтеп үтте. Күп балалы гаиләләргә бирелә торган кишәрлекләргә дә тукталды. Аларга җир бирер өчен Җәлил бистәсенең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе килеп туган. Ләкин бу җир шәхси кулларда икән. Базар бәясеннән сатып алу өчен зур суммада акча кирәк. Марат Шәехов 26 гектар мәйданны биләгән әлеге җирне муниципаль мөлкәткә алуда ярдәм сорады. Ләкин Премьер-министр урынбасары хәл итү юлларын үзләренә табарга кушты. “Мин Чаллыда эшләгәндә бер фермер белән сөйләшеп, 300 гектар җирне бушка алдым. Меңләп гаилә кишәрлекле булды. Сез 446 млн сум акча сорыйсыз. Андый акча юк, булмаячак. Эшләгез, киңәшегез, юлын табыгыз. Проблеманы әйттем, өстән бурыч төште, хәл итәрләр әле, дип ятарга кирәкми”, – диде ул, җир бирүдә чыганаклар таба алмаган районнарга мөрәҗәгать итеп.
ТР Росреестры шул турыда хәбәр итә. Гамәлдәге закон буенча хосусыйлаштыру (приватизция) 1 мартта төгәлләнергә тиеш.
Росреестр ведомствосы бүгенге көнгә кадәр үз торакларын хосусыйлаштырырга өлгермәгән кешеләргә 2017 елның 1 мартына кадәр гариза биреп, торакны шәхси милеккә күчерү турында килешү алырга киңәш итә. Торакны хосусыйлаштырмаган кешеләр аны үз милке итеп файдалана алмаячак: торакны сату, бүләк итү, мирас итеп калдыру тыела.
Кагыйдә буларак, хосусыйлаштырылырга тиешле торак иске торак фондына карый. Шулай булгач, ул кадастр исәбендә тора, дигән сүз. Бу очракта кадастр органына гариза бирүнең кирәге калмый. Күчемсез милек турындагы закон нигезендә, милеккә хокукны теркәү вакыты 7 эш көненнән дә озаграк башкарылырга тиеш түгел.
Бүгенге көндә торак теркәү законы кагыйдәләре буенча Росреестр идарәсенә торак хосусыйлаштырырга теләгән кеше исеменнән дәүләт органнары яисә торак урыны буенча җирле үзидарә органнары да мөрәҗәгать итәргә хаклы. Димәк, кеше нинди дә булса сәбәпләр аркасында хосусыйлаштыру процессы белән үзе шөгыльләнә алмаган очракта, аның өчен бу эшне җирле үзидарә органнары эшләргә тиеш була. Торакны шәхси милек категориясенә күчергәндә түләнергә тиешле дәүләт пошлинасы бүгенге көндә 2 мең сум тәшкил итә.
Торакны хосусыйлаштыру барытик гаилә әгъзалары рөхсәте белән генә башкарыла. Шулай ук, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар рөхсәте дә кирәк була. Торак мәйданы гомуми милек булып, яисә гаиләнең бер әгъзасы исеменә теркәлә. Хосусыйлаштырылган торакны милек хуҗасы сата, бүләк итә, бурычка биреп тора, мираска калдыра ала. Милеккә хокук аңа дәүләт теркәве үткәрелгәч тә барлыкка килә.
26.01.2017 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы куйган йөкләмә нигезендә “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ хезмәткәре тарафыннан “Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ оператив идарә хокукындагы дәүләт милке тикшерү үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәге кимчелекләр табылды:
Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Түбән мактама Мактама шәһәр тибындагы бистә, Достоевский ур., 13 йорт адресы буенча урнашкан бина канәгатьләнерлек хәлдә дип табылды, эчке төзекләндерү башкарылган. Бина электр чыбыкларыннан өзелгән, җылыткыч системаларындагы су агызылган. Бина кулланылышта түгел.