ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

       Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ йөртүчеләрне котлау тантанасы уздырылды. Озак еллар буенча хезмәте һәм вазифаларына намуслы караган йөртүчеләр мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.

       “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ 2 хезмәткәренә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мактау грамоталары тапшырылды.


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

       2016 елның 27 октябрендә  гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълумати-консультация группасы Буа муниципаль районының Кайбыч һәм Мокросавалеевск  халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтергә барды.

       Бу чарада группа составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгече Рамил Хәбибуллин җир законнары сораулары буенча ярдәм күрсәтте. Сораулар ңир кишәрлеге категорияләрен үзгәртү, торак булмаган күчемсез милек торак булганга күчерүгә кагылышлы иде.

2016 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.

       


28
октябрь, 2016 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Казан, Рихард Зорг ур., 121 йорт, 1211 бүлмә адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 731,3 кв.м, 1 каттагы күчемсез милек объекты аукционда ачык рәвештә бәясен күтәрү юлы белән сатуга куелды.

            Башлангыч бәясе – 40 221 500,00 сум.

            Аукцион адымы  - 442 400,00  сум.

            Аукцион үткәрү көне 2016 елның 24 ноябре көнне сәг. 10.00 да Казан шәһәре, Вишневский ур., 26  (аукционнар залы) адресы буенча.

Тулырак мәгълүмат  264-30-81(2-39) телефоннары аша. Җаваплы – Прокофьева Е.А.

28.10.2016  ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмиев рәислегендә “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” 218-ФЗ таләпләрен тормышка ашыру буенча техник һәм оештыру сораулары буенча киңәшмә узды

 

       01.10.2016 көнгә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 380,6 мең.га булган 70 513 кирәк булмаган җир өлешләре исәпләнә. Суд карарлары белән 40 муниципаль районда гомуми мәйданы 228,6 мең га җир муниципаль милек хокукын алды.

       Муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары мәгълүматлары буенча гомуми мәйданы 188мең га җир муниципаль берәмлекләр милкенә теркәлгән.

 

Мөлкәтнең кадастр бәясе проблемалары буенча “Яңа Гасыр - Татарстан” теле компаниясенең яңалыклар тапшыруына ТР Бәяләүчеләр союзы Президенты һәм ТР буенча Росреестр комиссиясе әгъзасы Андрей Лисичкин актуаль интервью бирде.

Тапшыруны татар һәм рус телләрендә чыгарылышларын ссылкалар буенча карарга мөмкин.


27
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  ТР Бәяләүчеләр союзы  тәкъдиме буенча күчемсез милек базарын мониторинглау буенча эш төркеме утырышы узды.

Утырыш барышында күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүмат биргән вакытта хезмәттәшлек тәртибе билгеләнде, мониторинг базасын формалаштыру план-графигы расланды.

 


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Федеральная служба государственной регистрации, кадастра и картографии 21.10.2016 приняла решение   о включении сведений о Саморегулируемой организации «Ассоциация кадастровых инженеров Поволжья» (СРО АКИ «Поволжье») в государственный реестр саморегулируемых организаций кадастровых инженеров. В соответствии с пунктом 1 части 3 статьи 30 Федерального закона от 24.07.2007 № 221-ФЗ «О государственном кадастре недвижимости» одним  из оснований для включения сведений об ассоциации (союзе) в государственный реестр саморегулируемых организаций  кадастровых инженеров является наличие в составе такой организации не менее семисот членов, соответствующих обязательным условиям членства в саморегулируемой организации кадастровых инженеров, установленным частью 13 статьи 29 Федерального закона о кадастре. Согласно  реестру членов СРО АКИ «Поволжье» в ее состав входит более  900 кадастровых инженеров со всего Приволжского федерального округа, т.е. на сегодняшний день это крупнейшая организация региона и одна из наиболее крупных в России.

 

2016 елның 26 октябре көнне “Дәрвишләр” стоматология хастаханәсе №9” ААҖ акцияләрен сату буенча аукцион үткәрелде.

Устав капиталының 48,41 проценты күләмендәге акцияләр пакеты сатылды. Татарстан Республикасы тулысынча  Дәрвишләр” стоматология хастаханәсе №9” ААҖ акционерлары составыннан чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International