ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

  8.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә  2013-2015 елларда Нурлат, Аксубай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында ятим балаларга бирелгән фатирларны тикшерү үткәрде.

Районнарда тикшерүчеләргә  ятим балаларга бирелгән 35 фатирның 7 сенә генә керү тәэмин ителде. Нәтиҗәдә фатирлар сакланышы буенча 7 тикшерү акты төзелде.

 


24
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

20.10.2016 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Газовик” шифаханәсенең баш табибы рәшит Әбашев чакырылды. Ул ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупция очраклары турында сөйләде.

Сәламәтлек саклау өлкәсенең мөһимлеген бәяләү авыр: ул табигый  халык саны арттыру, авыруларны киметү, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, эшләүчеләрнең эшкә яраклылыгын оайту кебек максатларга ирешергә ярдәм итә. Ләкин сәламәтлек саклау өлкәсендәге коррупциялек дәүләтнең социаль-икътисади политикасы өчен өстен булган мәсьәләләрне тормышка ашыруга киртә ясый.

 

Иминлекне тәэмин итү максатыннан, янгын куркынычы периоды җитү сәбәпле (җылыткычлар кую, җылы һава өрдергечләр кую, һ.б.) Космонавтов, 59 адресы буенча урнашкан административ бинада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча буенча эш башкарыла. Административ бинаның һәр катында ишек доводчиклары урнаштырылды, янгынга каршы су бирү краннары тикшерелде, срогы чыккан янгын сүндергечләр яңага алыштырылды, янгын сигналы бирү кимчелекләре бетерелде һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 20 октябрендә “Республика мөлкәт казнасы” ДБУ ачык рәвештә бәясен күтәрүгә тәкъдимнәр кертү юлы белән 5 автотранспорт чарасы сату буенча ачык аукцион үткәрде.

Аукционда гомуми сумма- 453 500 сумга 3 автомобиль сатылды.

Татарстан Республикасы җитәкчеләренең Татарстан Республикасы бюджеты каршында оешмаларның бурычларын азайту турындагы йөкләмәсе буенча бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булды. Комиссия утырышында гомуми суммасы 12 млн. сум булган 13 оешма каралды.

Оешмалар белән эш нәтиҗәләре буенча сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы бюджетына 14,5 млн. сум күләмендә бурыч түләнелде.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

ТР Бәяләүчеләр союзы идарәчелегенең чираттагы утырышында “Эшлекле кешеләр” ҖЧҖ бәяләүчеләр оешмасының документлары каралды һәм  Партнерлык әгъзалыкка кабул итү турындакарар кабул ителде.

 ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советына килгән бәяләүчеләр төркеменең мөрәҗәгате тикшерелде. Сорау әйдәп баручы бәяләүчеләр оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрлек буенча совет эксперты Юлия Каплевская, Идарәчелек әгъзасы – ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин катнашында каралды.

 


19
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

С  23  июня  2016  года  вступил   в силу Федеральный закон от 23.06.2016 № 193-ФЗ «О внесении изменений в статью 7 Федерального закона «О внесении изменений в Федеральный закон «О содействии развитию жилищного строительства» и отдельные законодательные акты Российской Федерации» (далее – Федеральный закон).

Федеральным законом устанавливается право арендаторов выкупить земельные участки, которые им переданы в соответствии с Федеральным законом «О содействии развитию жилищного строительства» для строительства объектов, предназначенных для производства строительных материалов, изделий, конструкций для целей жилищного строительства, создания промышленных парков, технопарков, бизнес-инкубаторов, объектов инфраструктуры, иного строительства, а также для их комплексного освоения, по определённым в договорах аренды ценам при условии, что арендаторы не имеют задолженности по арендной плате и (или) неустойкам (пеням) по договорам аренды и ими выполнены все предусмотренные договорами аренды условия для реализации такого права.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

 “Матди тәэмин итү идарәсе” ДБУ бәясен күтәрү юлы белән дәүләт милкен сату буенча ачык аукцион үткәрә. Аукционда

1     Hyundai Sonata   2007

2     ВАЗ 21140 2005

3     ВАЗ 21053 2007

4     ВАЗ 21140 2006

5     ВАЗ 21214 2007

6     LADA 210740     2011

7     LADA 210740     2011

8     ВАЗ 21053 2006

9     Daewoo Nexia     2007

10   ВАЗ 21213 2001

11   Тойота Авенсис  2007

12   Hyundai Sonata   2007

13   Daewoo Nexia     2008

14   Daewoo Nexia     2008

15   Daewoo Nexia     2008

16   LADA 212140 LADA 4x4     2008

17   МТЗ-80-МК        1992

транспорт чаралары сатыла.

Тулырак мәгълүмат: http://mzio.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_717442.pdf

Узган атнада  (13-14.10.2016),  Волгоград шәһәрендә бәяләүчеләр эшчәнлеге буенча регионнар советының беренче бөтенроссия съезды үтте.

Съезд үзкөйләнелешле бәяләүчеләр “Экспертлы совет” оешмасы, башка бәяләүчеләр берләшмәләре, дәүләт милке белән идарә итү буенча регианаль комитет  инициативасы буенча үткәрелде.  Чара катнашучылары җир законнарына кергән үзгәрешләр һәм кадастр бәясенең яңа кагыйдәләре сораулары буенча фикер алыштылар. Хөкүмәт һәм бәяләүчеләр берләшмәләренең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеге, бәяләүчеләрнең квалификацияләрен һәм бәяләү сыйфатын  күтәрү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

 


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты тарафыннан 2017 елга республика бюджеты 166,8 млрд, чыгымы 174,4 млрд сум булыр дип планлаштырылган. Бу хакта бүген 2016 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджет үтәлеше нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсендә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәиселегендәге киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

“Бюджет проектында, федераль бюджетны каралышка кертү вакыты октябрь ахырына күчерелү сәбәпле, федераль акчалар юк. Ул икенче укылышка планлаштырылган”, - дип аңлатты министр. 2017-2019 елларга бюджет формалаштырылганда 2017 елга керемнәр күләме нефтьнең барреле 40 доллар, доллар курсы 65 сум, инфляция 4,9 процент исәбе файдаланып саналды, диде Радик Гайзатуллин.

Татарстанның финанслар министры сөйләгәнчә, республиканың берләштерелгән бюджетына 9 айда салым һәм салым булмаган керемнәрдән 164,9 млрд акча җыелган. Республика бюджетына – 136,7 млрд сум.

Татарстан бюджетына керемгә салынган салым суммасы 53,7 млрд сум булган. Берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә салымнан 44,8 млрд сум акча кергән, шулардан республика бюджетына – 31,2 млрд сум, җирле бюджетларга – 13,6 млрд сум.

Р. Гайзатуллин сүзләренчә, Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 169 млрд сум тәшкил иткән, республика бюджетыныкы – 145,6 млрд сум. Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында 26,7 млрд сум күләмендә бүлеп бирелгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International