Татарстан Республикасы Президентының гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты премиягә документлар кабул итүне дәвам итә.
Анда эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелек тарафыннан танылган һәм гражданлык җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән ТР муниципаль берәмлекләренең социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары һәм гражданнар катнаша ала.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җир кишәрлекләрен бирү процедурасын гадиләштерү буенча киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимындагы мәсьәлә буенча фикер алышуда ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, Әгерҗе муниципаль районы һәм ТР ИҮА вәкилләре катнашты.
2022 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ катнашында урман фонды җирләрендә урнашкан урман бистәләренең торак пунктлары чикләренә кертү план-графигын тикшерү, шулай ук территориаль планлаштыру документларын әзерләү өчен кирәкле финанслау күләме сораулары буенча киңәшмә үткәрелде.
2022 елның 31 августына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган табыш 3 773,97 млн сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасы бюджеты каршында 31.08.2022 елга бюджет йөкләмәсе 100,8% ка үтәлде.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
Бүген торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Биредә Татарстан Республикасы буенча “Росреестр ФКП” ФДБУ филиалы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.
XI Халыкара “Геодезия һәм геомәгълүмати системалары актуаль сораулары” фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне “Казан (Идел буе) федераль университеты территориясендә узды.
Астрономия һәм космик геодезия кафедрасында катнашучыларга уку йорты буенча экскурсия үткәрделәр. Аннан соң геодезия җиһазлары белән тәэмин итүчеләр тахиометр һәм ГНСС-алгычлары эшен күрсәтеп узды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министр Фәнил Әһлиуллин эшлекле визит белән “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” булды.
Кичә Казан Экспо үзәгендә Татарстанның фәнни-гамәли форумы – 2022 кысаларында XI Халыкара “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” фәнни-гамәли конференциясе узды.
Әлеге чараның оештыручылары булып Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды “ДБУ, Татарстанның Фән академиясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты чыгыш ясады.
Бүген илнең барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Кайбыч муниципаль районының Зур Кайбыч, Чутеевск, капиталь ремонттан соң ишекләрен ачткан М.К. Кузьмин исемендәге Иске Әтнә урта мәктәбендәге Белем көненә багышланган чараларда катнашты.
Ул педагогик коллективны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Белем көне уңаеннан Мөрәҗәгатен җиткерде, укучыларга яңа ачышлар, уңышлы дәресләр һәм яхшы билгеләр теләде.