ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Фәнил Әһлиуллин: " Чикләрне билгеләү һәм аларны кадастр исәбенә кую – озын процесс»

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Татарстан буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова катнашындагы брифинг үтте.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 1 яртыеллыгында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 


8
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 8 июлендә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев видеоконференцэлемтә режимында РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Гатиятов катнашында Татарстан Республикасында белем бирү кампусын төзү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре, республика югары уку йортлары ректорлары катнашты.

Айрат Гатиятов проектта катнашу өчен гариза әзерләгәндә игътибар итәргә кирәк булган төп моментларны атады, проектны гамәлгә ашыру вузара характерда булырга тиешлегенә басым ясады. Төзелә торган кампусның төрле функциональ зоналары булу фәнни-тикшеренү эшенең дәрәҗәсен һәм белем бирүнең сыйфатын арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк, шулай ук яшь һәм перспективалы кадрларны саклап калырга һәм регионнарга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә икътисадый эшчәнлекнең кураторлык ителә торган төрләре буенча бурычлылар белән эшләү буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Утырышка «ЛУЧЪ» ҖЧҖ директоры Наталья Ушакова һәм «ЛОГОС-ПРЕСС» ҖЧҖ генераль директоры Максим Андреев чакырылган иде.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 5 июлендә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары А.В. Разин рәислегендә Россия Федерациясе субъектларында муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру, Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге буенча штабларның территориаль идарәләре тарафыннан муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.


1
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды белгечләре Федераль пространство белешмәләре фондыннан алынган ортофотопланнар нигезендә Түбән Кама районының урман утыртмалары мәйданын цифрлаштыру эшен тәмамлады.

2022 елның 30 нчы июнь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 3 635,73 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 856% ка үтәлде.

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкче составы белән Калмыкия Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Церенов Эрдни Николаевич җитәкчелегендәге Калмыкия Республикасы делегациясе белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International