Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта Росреестр катнашында эшләнгән көнкүреш күчемсез милекнең ярдәмче объектларына гражданнарның хокукларын рәсмиләштерүне гадиләштерүгә юнәлдерелгән закон проектын кабул итте.
3 квартал дәвамында Пространство белешмәләре фонды базасына гомуми күләме 54Гб тәшкил иткән 406 материал кертелде. Профиль эшчәнлеге кысаларында рус һәм татар телләрендә, шулай ук республикада күпләп яшәүче халыклар телләрендә географик объектлар атамалары каталогын актуальләштерү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта каталогта рус телендә 4 639 атама исәпләнә, шулардан 4 444 татар телендә дә.
2024 елның 15 октябренә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кергән территориаль зона чикләре өлеше - 86%, торак пункт чикләре өлеше - 89 % тәшкил итте.
Агымдагы елның сентябрендә кадастр бәясен яңадан бәяләүгә 132 мең күчемсез милек объекты кергән.
30 октябрьгә кадәр Татарстанда төп операцион үзәк эшләячәк. Аның эше Казанда БРИКС саммитын әзерләү һәм уздыру белән бәйле. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда белдерелә.
2024 елның 12 ноябренә дәүләт мөлкәтен сату бәясе буенча ачык рәвештә тәкъдимнәр биреп, бәяне күтәрүгә ачык аукцион билгеләнгән
2026-2027 елларда Татарстанда республикада булган барлык күчемсез милек объектларының кадастр бәясе яңадан бәяләнәчәк. Аны төгәлләгәнче, агымдагы елның гыйнварыннан гамәлгә кергән 2023 елда тәмамланган бәяләү нәтиҗәләре кулланылачак. Кадастр бәясен төзәтү аны базар бәясенә мөмкин кадәр якынайтуга юнәлдерелгән. Бәяләүнең ничек узуы, аның нәтиҗәләре кайда кулланылуы, татарстанлылар торакны, җирне, дачаларны даими бәяләүдән нинди уңай һәм тискәре яклар алуы турында — «Реальное время» материалында укыгыз.
2024 елның өч кварталы йомгаклары буенча күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72 216 гариза бирүче кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 125, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 429 гариза бирүче.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР милкендә булган, өченче зат хокукыннан азат булган мөлкәтне арендалау шартнамәләре төзү хокукына аукцион игълан итте.Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Чистай, Питрәч районнарында җир кишәрлеге булган торак булмаган биналар, Бөгелмә, Азнакай, Яшел Үзән районнарында гаражлар, шулай ук 1 мәйданлы бина арендага бирелә. Бөгелмәдә 192 кв. м. Аренда озак сроклы нигездә һәм ташламалы шартларда МСП субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен биләү һәм (яисә) файдалану хокукында каралган.
Дәүләт хезмәтләрен Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм (яисә) Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланганда алу җиңел һәм гади.Электрон гаризаны тәүлекнең нинди вакытына, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.