ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2022 елның 9 декабренә, 2022 елның 13 декабренә, 2022 елның 15 декабренә, 2022 елның 21 декабренә, 2022 елның 23 декабренә, 2022 елның 27 декабренә 31 автотранспорт чарасын сату буенча электрон формада үткәрелә торган ачык аукцион билгеләнде.

2022 елның 29 ноябренә, 2022 елның 1 декабренә, 2022 елның 5 декабренә, 2022 елның 7 декабренә, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан, халык алдында тәкъдимнәр кертү юлы белән, башлангыч бәянең 50% ка кадәр кимүе белән, электрон рәвештә алып барыла торган 16 автотранспорт чарасын сату билгеләнде.

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.

Республиканың 4 районы (Әгерҗе, Азнакай, Алабуга һәм Норлат) әле дә территориаль планлаштыру документларын әзерләү өчен кирәкле анкеталарны тутырып бетермәгән. Шулай ук хәзерге вакытта авыл җирлекләренең 15 генераль планы һәм 22 ПЗЗ расланган, әмма әле дә кадастр хисабына кертелмәгән. Бу исә торак пункт һәм территориаль зоналар чикләрен ЕГРНга вакытында кертүне тоткарлый. Кама Тамагы районы Олы Карамалы авыл җирлегенең һәм Лениногорск районы Зәй-Каратай авыл җирлегенең җирне күчерүгә нигезләмәләре булмаганлыктан генераль планнар эшләү туктатылды.

Чираттагы тапкыр районнарга җәмәгать тыңлауларын үткәрү, аннан соң протокол һәм раслау турында карарларны шәһәр төзелеше документлар әзерләүче оешмага һәм Фондка юнәлдерү кирәклеге турында ассызыкладылар.

 

"ТР Бәяләүчеләр союзы" КП (Союз) Казан инновацион университеты (партнер - югары уку йорты) белән берлектә берлек оешмалары хезмәткәрләре һәм бәяләүнең дәүләт заказчылары өчен чираттагы укыту семинары оештырды.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров мөрәҗәгать итте. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды. Министр урынбасары вузларның нәтиҗәле бәяләүчеләренә һәм укытучыларына ведомство һәм муниципаль бүләкләр тапшырды, бүләкләнүчеләргә республика үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

24 ноябрьдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты ректоры Ленар Сафин хезмәттәшлек турында Килешү имзалады. Әлеге документ, белем бирү программаларына кызыксыну үстерүдән һәм фәнни тикшеренүләрне бергәләп үткәрүдән тыш, пространство белешмәләрен тутыруда яңа чаралар иңдерүгә юнәлдерелгән.

Шунысы да мөһим, әлеге Килешү теория белән практиканы берләштереп, уку вакытын кыскартырга һәм финанс ягын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Фондта эшләүчеләрнең күпчелеге КФУ тәмамлаган белгечләр һәм студентлар. Ел саен университетта укучылар учреждениенең җитештерү бүлекләрендә практика уза.

 


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре 23.11.2022 көнне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре Советының VI еллык утырышында катнаштылар.

         Чара Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге, «Россия юристлары Ассоциациясе» Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, иҗтимагый контроль милли комитеты, Социаль белем бирү академиясе һәм милли куркынычсызлык академиясе ярдәмендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе тарафыннан оештырылды.

Совет утырышы барышында экспертларның Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре лидерлары белән ирекле дискуссия рәвешендә Россия Федерациясе субъектларының милли һәм икътисадый иминлеген тәэмин итү системасында коррупциягә каршы тору проблемалары тикшерелде.

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.

Хәзерге вакытта эшләр 34 район буенча алып барыла. Узган ай дәвамында торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләрнең беренче этабы Арча һәм Лаеш районнарында тәмамланды. Ахыргы этапта – Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Ютазы һәм Мамадыш районнары (барлыгы 176 чик).

 


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ тарафыннан оештырылган “Пространство белешмәләре: куллану технологияләре һәм стратегияләре “ темасына укыту семинары узды.

Чараның төп спикеры булып Казан (Идел буе) федераль университетының Физика институтында астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире, доцент Владимир Михайлович Безменов чыгыш ясады. Ул пространство белешмәләре турында заманча технологияләр җыелма өлкәсе буларак сөйләде.Он рассказал о пространственных данных, как о сфере концентрации современных технологий. Шулай ук әлеге тематика буенча гомуми төшенчәләрне аңлатып, белешмәләрнең килеп чыгышы, пространство белешмәләре белән пространство объектлары аермалары турында мәгълүмат белән уртаклашты.

 

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ белгечләре Россия Федерациясе төбәкләре – Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе арасындагы чикнең урнашуын сурәтләүче җир төзелеше эшен формалаштыру буенча эшләрне тәмамлады.

 


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 16 ноябрендә Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов белән күчмә киңәшмә булып узды. Очрашуда “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов, пространство белешмәләре фондын һәм каталогны алып бару бүлеге җитәкчесе Айнур Мифтахов белән җир асты коммуникацияләре җыелма планын алып бару бүлеге җитәкчесе Петр Белов катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International