ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына хезмәт күрсәтүче «Матди тәэмин итү идарәсе» ДБУ автопаркы 20 яңа хезмәт автомобиле белән тулыланды. Яңа автомобиль ачкычларын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.

 


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Цифрлау дәресе» үткәрде. Бу дәрес Татарстан Республикасында саннар елына багышланган мәктәп укучылары алдында чыгышлар циклын тәмамлый. Дәреснең темасы - "яшәү өчен болыт сервислары". Министр урынбасары укучыларга яңа циффрлы технологияләр һәм яңа алымнар мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү өчен элек күрелмәгән мөмкинлекләр ача дип сөйләде. Дәрестә сорауларның - дата үзәкләреннән алып төрле тармакларда болыт технологияләрен куллануга кадәр бөтен спектры каралды .

Татарстан Республикасында 3 660 зират бар, алар 4 229 җир кишәрлегендә урнашкан. Районнар мәгълүматларына караганда, 4 0578 җир кишәрлеге рәсмиләштерелгән, 171е рәсмиләштерелмәгән. Рәсмиләштерелмәгән: 55 җир кишәрлеге-урман фонды җирләрендә; 49ы-шәхси җирләрдә; 24е-кадастр эшләре алып барыла; 27се – генераль планнарны эшләп бетерү таләп ителә; 13е – категориягә күчерү өчен документлар әзерләү бара, 3се -  күчерүгә документлар ТР Министрлар Кабинеты каралуында.


16
декабрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан оештырылган магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары һәм саклау зоналарына караган таләпләрне үтәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.

 

Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 1970 елга кадәр төзелгән себер түләмәсе үләт базларының инвентаризация нәтиҗәләрен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. 


15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ дәүләт мөлкәтен исәпкә алу мәсьәләләрен җайга сала. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген, 12 декабрьдә, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов һәм ЮББ ФДБМУ “Казан дәүләт аграр университеты” ректоры Айрат Вәлиев хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.

 


12
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

9 декабрьдә Шомбыт авыл җирлеге генераль планын эшләү сораулары буенча Балык Бистәсе районы администрациясе белән уртак киңәшмә узды. “ТР Пространство белешмәләре фонды” дәүләт бюджет учреждениесеннән биредә директор Айрат Усманов, аның урынбасары Гүзәл Миндубаева һәм җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев катнаштылар.

 

2022 елның 5 декабрендә «Дәүләт кадастр бәясе турында «Федераль законның 18 һәм 22.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында " 513-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителде. Федераль законда, аерым дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә түләү күләме яисә бәясе дәүләт яисә муниципаль милектә булган күчемсез милек объектының кадастр бәясе күләменнән чыгып билгеләнсә, тиешле дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (үтенеч) биргән датага гамәлдә булган күчемсез милек объектының кадастр бәясе кулланылса күздә тотыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International