ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2023 нче елның февраль аенда автотранспорт чаралары сату буенча электрон формада аукционнар үткәрелә. Сату турында мәгълүматларны Россия Федерациясенең рәсми сайтында www.torgi.gov.ru, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең сайтында www.mzio.tatarstan.ru һәм на электрон мәйдан - sale.zakazrf.ru сайтларында таба аласыз.
Кичә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасында «Бердәм циффрлы платформа Милли пространство мәгълүматлары системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру кысаларында эшләрнең барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Утырышны дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе О. А. Скуфинский алып барды.
Татарстан Республикасы Пермь һәм Краснодар крае, Иркутск өлкәсе белән беррәттән Россия Федерациясенең «милли пространство мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда дүрт пилот төбәкнең берсе сыйфатында катнаша.
Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды. ВКС ярдәмендә җыелышка Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин кушылды, биредә шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль Кадастр Палатасы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә территориаль планлаштыру документларын әзерләү буенча уртак хезмәттәшлек итү өчен җирле узидарә хезмәткәрләренә Фонд исеменнән рәхмәт белдерелде.
2022 елда Аксубай, Апас, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Чистай районнары анкеталарны тулысынча тутырып бетерде. Тагын өч районга (Әгерҗе, Алабуга, Норлат) әлеге эшне тәмамлыйсы кала.
Чираттагы тапкыр районнарга җәмәгать тыңлауларын үткәрү, аннан соң протокол һәм раслау турында карарларны шәһәр төзелеше документлар әзерләүче оешмага һәм Фондка юнәлдерү кирәклеге турында ассызыкладылар. 2022 ел дәвамында ЕГРНга 500 торак пункт чиге һәм 866 территориаль зона чиге кертелде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.
Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша узды.
Әйтик, республикада бүгенге көндә 71340 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 48470 гаилә кадастр исәбенә куелган, шуларның 45 меңе (67,41%ы) җир кишәрлекләрен милеккә алган. 26665 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре бирүне көтә.
Артур Галиев күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү проценты 80 проценттан да ким булмаган муниципаль районнарны атады. Болар: Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Кукмара, Зеленодольск, Биектау, Баулы, Арча, Лаеш һәм Түбән Кама районнары.
ТР ПБФ үз канаты астына Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка субъектларыннан һәм хәтта БДБ илләреннән дә белгечләр җыйды. Аларның һәрберсе үз юнәлешенең профессионалы - мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү, Җитештерү экологиясе, архитектура, геодезия, картография һәм башка - киңлек мәгълүматларын берләштерүче һәм структуралаштыручы барлык нәрсә. Коллектив инде 4 ел катлаулы проектлар өстендә эшли, яңа программаларны, ортофотопланнарны өйрәнә, йөзләгән Генпланнар һәм КЗЗ эшләп чыгара, зур бурыч - фондны тутыру өчен карталарның күп төрләрен булдыра. Бу эштә бүлекләрдә производство практикасы узучы Студентлар да ярдәм итә, ә аннары картографлар һәм проектларны әзерләү бүлеге белгечләренең тату рәтендә эшләргә кала.
Бүген ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы узды. Биредә РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешү расланды. Аның буенча мәгълүматны Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чиген билгеләү буенча эш алып бару йөкләнелгән иде. Эшләрне башкаручы итеп, министрлык боерыгы белән, Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.
Удмуртия белән чикнең озынлыгы 813 километр. Чиктә Татарстан Республикасының Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә һәм Актаныш районнары урнашкан. Булган сорауларны хәл итү өчен ВКС режимында эшлекле очрашулар, Ижау һәм Әгерҗе шәһәрләрендә күчмә киңәшмәләр үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе чикләренең төен нокталарын билгеләү өчен уртак сәфәрләр оештырылды.
Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.
"Матди тәэмин итү идарәсе" ДБУ да коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды.
Учреждение директоры Рафис Хәбибуллин коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору планы нигезендә чараларның үтәлеше турында сөйләде.
2016 елның 3 июлендәге «Дәүләт кадастр бәясе турында» 237-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 237-ФЗ номерлы Закон), Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 02.12.2022 ел, № 3733 – р боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясе нәтиҗәләре расланды.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре» белгечлеге буенча укучы Россия дәүләт гадел хөкем университетының 2 курс студентлары өчен уку практикасын ачты.
Чыгышның сәламләү өлешендә Фәнил Әһлиуллин студентларны практика җитәкчеләре белән таныштырды. Бу төр уку вакытында студентлар югары уку йортын тәмамлаганнан соң киләчәктә эштә кирәк булачак күнекмәләр алу мөмкинлегенә ия булачаклар, дип билгеләп үтте ул.