ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Финанс министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган бурычларны киметүгә һәм салымнар буенча җитешсезлекләргә бәйле чираттагы атналык киңәшмә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитеты) вәкилләре катнашты.

 


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының яңа билгеләнгән урынбасары Алмаз Кыямов “ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесе коллективы белән танышты.

 


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

2022 елның 31 декабренә Татарстан Республикасы бюджетына кергән дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан һәм сатудан кергән салым булмаган керемнәр 10 745,64 млн сум тәшкил итте. Татарстан Республикасы бюджеты каршындагы бюджет йөкләмәсе 31.12.2022 гә 100,1% ка үтәлде.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Росреестр тарафыннан булдырылган “Милли пространство белешмәләре системасы” Бердәм цифрлы платформа” федераль дәүләт мәгълүмати системасы 4 регионда тәҗрибәле кулланылышка кертелде. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдертте.

“Узган ел башында без Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән НСПД платформасын ясый башладык. 2022 елның декабрендә ул 4 төбәктә старт алды – Татарстан Республикасы, Краснодар, Пермь һәм Иркутск өлкәләрендә. Биредә территория турында ачык мәгълүматлар, шул исәптән җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шулай ук кешеләргә һәм базарның һөнәри катнашучыларына юнәлдерелгән нигездәге сервислар тупланачак. Әлеге платформаны һәм бердәм электрон картографик нигезне, бөтен ил территориясендә җир һәм башка күчемсез милек объектларын берләштереп, 2030 елга кадәр формалаштырып бетерергә планлаштырабыз”, - диде Марат Хөснуллин.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан һәм Марий Эл республикалары арасындагы чик кертелде. Әлеге чик урман массивлары һәм авыл җирлеге хуҗалыклары аша уза. Гомуми озынлыгы 334 километр тәшкил итә.

 

Бүген иртәнге оператив киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин министрның яңа урынбасары Алмаз Кыямовны тәкъдим итте. Ул бүген, ягъни 10 гыйнвардан яңа вазифада хезмәт вазыйфаларын башкарырга кереште.

Кыямов Алмаз Әхтәм улы 1983 елның 1 декабрендә Татарстан АССРның Баулы районы Баулы авылында туган.

2023 елда «Татарстан Республикасының Бәяләүчеләр союзы» Коммерциячел булмаган партнерлыгы Идарәсе утырышында 2023 елга эш планы расланды. Анда Берлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре – бәяләү берләшмәсенең оештыру эше, Һөнәри эшчәнлекне башкарганда мәгълүмати һәм методологик тәэмин итү, бәя кую, бәяләүчеләрне белем белән тәэмин итү, бәяләү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бердәм алымнар булдыру, бәяләү хезмәтләре сыйфатын күтәрү, үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре, үсешнең перспектив векторларын формалаштыру сораулары каралды.


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Сезнең барыгызны да чын күңелдән киләсе Яңа ел белән котлыйбыз!

Һәр яңа елда без яхшы үзгәрешләр көтәбез. Бүгенге көн – җаваплы карарлар һәм гамәлләр, яңа җиңүләр һәм истәлекле вакыйгалар вакыты. Без күп сынаулар кичердек, ләкин алар безне яңа тәҗрибә белән баеттылар һәм тагын да көчлерәк иттеләр. Сезгә игелек, тынычлык һәм татулык, уңышлар һәм бәхет телибез! Яңа ел сезнең барлык игелекле ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар елы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телибез!

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Казан шәһәре ИКМО вәкилләре белән 518-ФЗ Федераль Законы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның барышы турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

Министрлыкта Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль мөлкәт белән идарә итү буенча бердәм мәгълүмат системасын эшләүгә конкурста җиңүче булган «Барс Груп» компаниясе җитәкчелеге белән эшлекле очрашу узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International