ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Удмуртия Республикасы белән чик урынын билгеләү соравы буенча Татарстан Республикасының зур эш төркеменең соңгы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.

 


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.

Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды (Казан).

Директорлар советы әгъзалары 2022 елның тугыз аенда «Татнефть» төркеменең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

 

Бүген торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Биредә Татарстан Республикасы буенча “Росреестр ФКП” ФДБУ филиалы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.

 


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров 2022 елның 3 кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль унитар предприятиеләренең (алга таба-МУП) финанс – хуҗалык эшчәнлеген карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

2022 елның 3 кварталы ахырына республикада 111 МУП теркәлгән,шуларның 89ы гамәлдә, 8 МУПта эшчәнлек юк, 11-е бетерү процедурасында һәм 3 предприятиенең бөлгенлек процедурасында.

Бүген Татарстан Республикасында циффрлаштыру елы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев Кайбыч муниципаль районы Хозесаново урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Видеотехнологияләр» һәм «Ничек IT-эшкуар булырга» дигән темалар буенча чираттагы «Цирфлау дәресе»  үткәрде. Министр урынбасары укучыларны циффрлы технологияләр һәм Татарстан Республикасында IT-бизнесны оештыру үзенчәлекләре белән таныштырды.

 

28.11.2022 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарада – «Коррупциягә каршы бергә» коррупциягә каршы квестында  катнаштылар.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оештырды.

Бүген КФУның география һәм картография кафедрасы үзенең 218 еллыгын бәйрәм итә. Тантаналы чарада "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җитәкчеләре - директор Айрат Усманов, беренче урынбасары Руслан Комаров, урынбасары Гүзәл Миндубаева һәм персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никитина катнашты.


27
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Чирек гасыр элек, 1996 елның 27 ноябрендә, Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгы "бәяләүче (мөлкәтне бәяләү буенча Эксперт)" вазыйфасы буенча квалификация характеристикасын раслады.  Бу көн булды Россиянең 22 меңнән артык бәяләүчесе,  алар арасында Татарстан Республикасында эшләүче 300 гамәлдәге СРО әгъзаларының һөнәри бәйрәме булып калды.

 


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген «Олимпиец» спорт комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командалары белән очрашты.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әгһлиуллин рәислегендә  республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары катнашында җир-мөлкәт сораулары буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International