Кичә Росреестр видеоэлемтә режимында Росреестр һәм ведомствоара эшче төркем җитәкчесе Олег Скуфинский рәислегендә «Бердәм цифрлы платформа «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру һәм аның эшләвен тәэмин итү буенча ведомствоара эшче төркем утырышын уздырды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Министр ТР Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган чыршыдан Казаннан 10 яшьлек Мәрьямнең Кыш Бабайга язган юлламасын алды. Мәрьямнең Яңа елга иң яраткан теләге киностудиягә бару була.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесе 24 декабрьдә үзенең 5-еллыгын билгели!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында укыту практикасын узачак Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары белән очраштылар.
2023 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин рәислегендә «Табигый территорияләр белән идарә итү» Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Бүген ТР Пространство белешмәләре директоры Дмитрий Лунегов районнарның башкарма комитетлары белән шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Аралашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.
2023 елның 11 аенда Татарстан Республикасы җирле бюджетларының гомуми керемнәре 5 млрд 341 млн сум тәшкил итә, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 407 млн сумга күбрәк.
Татарстанда җир кишәрлеген арендага алу, аны башка категориягә күчерү яки башка «җир» мәсьәләсен хәл итү дәүләт хезмәте күрсәтүгә электрон гариза җибәрү юлы белән мөмкин. Электрон гаризаны теләсә кайсы вакытта, тәүлекнең вакытына, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (функцияләрен) һәм (яки) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын кулланганда бирергә мөмкин.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды. «2014-2025 елларга Татарстан Республикасы Дәүләт милке белән идарә итү» дәүләт программасының 2022 һәм 2023 елларга төп нәтиҗәләре турында мәгълүматны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин тәкъдим итте.
Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде.