6 октябрьдә «Казан Арена» стадионы янындагы территориядә зур йөгерү фестивале узды, ул Казан ярыммарафонында һәм «Милләтләр кроссы»ында катнашучыларны берләштерде.
"Милләтләр кроссы-2019" кысаларында узган җитәкчеләр йөгерешендә министр Фәнил Әһлиуллин да катнашты.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы - 2019" йөгерешендә һәм "Түбәтәйле массакүләм йөгереш"тә катнаштылар.
Күп кенә хезмәткәрләр спорт бәйрәменә хезмәттәшләре-йөгереш фестивалендә катнашучыларга көч биреп торырга гаилә әгъзаларыбелән бергә дә килгән иде. Бу чарада барысы да бик теләп катнаштылар.