Министр Фәнил Әһлиуллин каберләр урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү буенча эшләрнең барышы турында чыгыш ясады

2020 елның 7 феврале, җомга

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин каберләр урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүнең барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2019 елда районнар белән берлектә инвентаризация үткәрелде, аның барышында 3700 тирәсе зират ачыкланды. 4000 участок рәсмиләштерелергә тиеш. Шуларның 67% ы (2698) рәсмиләштерелгән, 1310 җир кишәрлеген рәсмиләштереп бетерәсе калган. Министр билгеләп үткәнчә, нигездә рәсмиләштерелмәгән зиратлар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан. Шулай ук күмелгән урыннар астында 80нән артык участокның урман фонды җирләрендә урнашуы ачыкланды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына 519 җир кишәрлеген күчерү буенча документлар тапшырылды. Аларның 240 ы күчерүгә әзер, 279ы буенча документларны эшләп бетерү таләп ителә. Моннан тыш, тагын 423 җир кишәрлеге буенча кадастр эшләрен төгәлләргә һәм категорияне үзгәртергә кирәк.

Бу  юнәлештә авырлыклар булуга да карамастан кайбер районнар (Алексеевск, Апас, Арча, Баулы, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Сарман, Спас) зиратларны теркәү эшләрен төгәлләп бетерделәр яки ахырына якынлаштылар, дип ассызыклады Фәнил Әһлиуллин үз чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International