13.02.2020 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә 2019 елда инвентаризация нәтиҗәләре буенча ачыкланган файдаланылмый торган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә кертү сораулары буенча киңәшмә узды.
Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ, «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Татарстан Республикасы Хисап палатасы, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетлары вәкилләре катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, яңа күчемсез милек объектларын планлаштыру алдыннан файдаланылмый торган объектлар барлыкка килүгә юл куймау буенча профилактик чаралар сыйфатында, капиталь ремонт яки реконструкция мөмкинлеге предметына, башка тармакларда куллану өчен яраклы булмаган объектларны анализларга тәкъдим ителде.