Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Цифрлы нигездә үзгәртеп кору үзәге һәм Ак Барс Цифрлы технологияләр командасы белән берлектә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыкмыйча гына цифрлы пропуск алу өчен сервис эшләгән һәм эшләтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашырган илдәге беренче төбәк булды.
30 нчы марттан башлап Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймас өчен, республикада яшәүчеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Аны үтәү һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыкмыйча гына цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин.
Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен кыска 2590 номерына, эшкәртүгә ризалык биреп, шәхси мәгълүматларны күрсәтеп SMS җибәрергә кирәк булачак. Хәбәр текстының үрнәге: Теркәү#Иванов Иван Иванович#9200123876#Казань ул. Спортивная 33#Согласен на обработку персональных данных.
Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк. Системада республиканың барлык халкына теркәлергә киңәш ителә.
Әгәр кешегә үз-үзеңне изоляцияләү вакытында тору урыныннан чыгып китәргә кирәк булса, ул 2590 номерына «Максат» тексты белән хәбәр җибәрергә һәм тормыш хәленең номерын күрсәтергә тиеш:
1. судка бару;
2. балигъ булмаганнарны мәгариф оешмаларына китерү;
3. медицина/ветеринария оешмасына бару;
4. җирләүдә катнашу;
5. паспортны торгызу;
6. дачага чыгу (шәһәр читендәге йорт)/дачадан кайту (шәһәр читендәге йорттан);
7. кредит оешмалары һәм почта бүлекчәләрендә булу;
8. дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерү, эшкә сәләтсез туганнарга ярдәм күрсәтү;
9. яшәү урынын үзгәртү (тору).
Җавап хәбәрендә аның гамәлдә булу вакыты турында мәгълүматлы уникаль код киләчәк. Шул ук вакытта республикада яшәүче бер кеше бер тәүлек эчендә яшәгән урыныннан китүгә рөхсәтне икедән артык ала алмый.
Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, якындагы кибеткә азык-төлек артыннан бару, йорт хайваннарын урамда йөртеп керү һәм чүп-чар чыгару өчен махсус рөхсәт алу таләп ителми.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында эшкә йөрергә тиешле Татарстан халкына пропуск рәсмиләштерергә кирәк түгел. Эш урынына барып кайту һәм кире кайту өчен, алар эш бирүче белешмәсе булган очракта өйдән чыга ала. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы волонтерлар хәрәкәте өчен белешмәләр бирүне гамәлгә ашырачак.